Догалар нигә кабул булмый?

Догалар нигә кабул булмый?

Догалар нигә кабул булмый?

Шәех Ибраһим Әдһәм (Аллаһның рәхмәтендә булсын) Басра шәһәренең урамнарыннан барган вакытта Басрада яшәүче кешеләр җыелып аңардан: “Әй Шәех, Аллаһ Тәгалә Үзенең китабында әйткән: “Сез Миннән сорагыз, Мин догаларыгызга җавап кайтарырмын” (Гафир сүрәсе, 60 аят). Ни булды икән безгә? Без Аллаһ Тәгаләдән сорыйбыз, әмма Ул безгә җавап кайтармый. Нигә догаларыбыз кабул булмый икән?”, - дип сорадылар.

 

Ибраһим Әдһәм җавап итеп болай дигән: “Әй Басра шәһәрендә яшәүчеләр, ничек Аллаһ Тәгалә догаларыгызга җавап бирсен? Сезнең күңелләрегез, йөрәкләрегез үле бит. Күңелләрегезнең, йөрәкләрегезнең үлүендә ун төрле сәбәп бар. Беренчесе, без Аллаһка иман китердек, Аны таныдык дисез. Коръәнне матур итеп укыйсыз, әмма Коръән өйрәткәнчә эшләмисез. Аллаһның Илчесе Мөхәммәд галәйһиссәламне яратабыз, хөрмәт итәбез, дисез, әмма ул күрсәткән юлдан читләшеп йөрисез. Шайтан – безнең дошманыбыз дисез, әмма эшләгән эшләрегезгә карасаң, аны үзегезгә дус иткәнсез. Җәннәткә керергә телибез, дип аңлатмалар бирәсез, әмма анда эләгер өчен бернинди тырышлык куймыйсыз. Җәһәннәм утыннан котылырга кирәк дип кычкырасыз, әмма үзегез анда илтә торган юллардан йөрисез. Үлем тиздән килер, безне алып китәр, дип сөйлисез, әмма ул үлемгә бер дә әзерлек күрсәтмисез. Кешеләрне тикшереп гомер уздырасыз, әмма үзегезнең кимчелекләр чокырына төшеп батканыгызны сизмисез. Сезнең арагызда үлгән кешеләрне кабергә илтеп күмәсез, әмма шуннан гыйбрәт ала белмисез. Аллаһның нигъмәтләрен иртә-кич ашап торасыз, бар өчен “юк” дип Аллака шөкер кылмыйсыз.

Ий Басра әһеле, сез бит тере булып күренсәгез дә, Аллаһ Тәгалә каршында мәетләр кебек яшисез. Мәетләр Аллаһтан нәрсә сорасыннар? Догагызның кабул булуын теләсәгез, күңелләрегезне терелтеп, мәет булудан үзегезне коткарыгыз”.

Нәсихәт: Пәйгамбәребез галәйһиссәлам әйтте: “Дога кылу – ул гыйбадәтнең җелеге (уртасы, тамыры, нигезе). Аллаһ Тәгаләне танып, Аннан сорамыйча, дога кылмыйча яшәгән бәндә бик тирән гафләт йокысында гомер кичерә, дигән сүз. Догасыз яшәгән кеше үзенең кем икәнлеген, дөньяга ни өчен килгәнлеген һәм тиздән кая барачагын белмичә яши. Догасыз яшәгән кеше, никадәр күкрәк киереп: “мин бәхетле”, дип әйтсә дә, ул бәхетсезләрнең иң бәхетсезе. Һәм аның бәхетсез булуын бик тиз күреп була

Дога кылу, Аллаһка ышану, Аны тану һәм Аңардан гына сорау – ул кешенең сәламәтлегенә дәва. Дога чишмәсеннән авыз итмәгән кеше үзен һәм башкаларны “мин бәхетле” дип алдамасын. Доганың кабул булу-булмавы ул кадәр әһәмиятле түгел, иң мөһиме – догалы булып яшәүдә. Чөнки күп вакытта кеше Аллаһыдан нәрсәдер сораган була һәм шул соравының нәтиҗәсен күрмичә, кабул булмавын күреп бик кайгыра.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм сөннәтендә урын алган шундый сүзләр бар. Ул да булса: “Әгәр кешенең сораган соравы аның өчен хәерле булмаса, кабул булмыйча хәерлерәк бер әйбер белән алмаштырыла”. Шуңа күрә кеше догалы булып яшәргә тиеш. Сораган теләкләре нинди генә рәвештә кабул булса да, ул кабул булган, дигән сүз. Бер сүз белән әйткәндә, дога төшенчәсенә Аллаһтан сорау, Аллаһка ышану һәм Аллаһка таяну, һәр эшнең нәтиҗәсе – Аллаһ Тәгаләдән дигән мәгьнә салынган.

И мөэмин, догам кабул булсын дисәң, һәрхәлдә дә Аллаһка нык инан һәм таян. Ул тыйганнарда тыел, кушканнарын үтәргә тырыш. Ашаган ризыгың, кигән киемең, яшәгән йортың хәләлдән булсын.

Догаң кабул булсын дисәң, кешеләрне кулың белән, телең белән, хаксыз рәвештә малларын үзләштерүең белән рәнҗетмә.

Догаң кабул булсын дисәң, күңелең сабыйларныкы кебек булсын. Ашыйсы килгән сабый сүз әйтмичә, елап әнисен чакырган кебек, син дә кайвакыт сүз әйтмичә Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтен өмет итеп елый бел.

 

 

Әсма Ильясова

2026-03-01 (Шәүвәл 1447 ел.) №3.


Гыйлемнән максат – нәфесне пакьләү

Коръән Кәримдә әйтелгән: “Көферлектән һәм гөнаһлардан чистарынучылар уңышка ирешерләр” (“әл-Әглә” сүрәсе, 14 аять)   Ягъни адәм баласы нәфес теләкләреннән чистарынгач кына канәгатьлек таба. Аллаһ Тәгалә адәм баласын яхшылык белән яманлык арасында көрәшүче итеп яратты....


Кадер кич

(Сүрәи кадердән)  Бу кадер кич елда бер кич — барча кичләр изгесе; Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе. Сафланыр ул, пакьләнер, — бик зур Ходайның дәүләте; Һәм төшәр ул көзгеләргә күк капугы шәүләсе. Шул капугъдан күндерермез Тәңремезгә без теләк, — Бер кадер кич Тәңре каршында мең...


Изге эшкә - шәфкать, яман эшкә – җәза

Коръән-Кәримдә әйтелгән: (мәгънәсе) “Һәм иман китереп инанучылар белән игелекле эшләр эшләгәннәрне Без, әлбәттә, җәннәттә, асларыннан елгалар агып торган бүлмәләргә урнаштырырбыз, алар анда мәңгегә калырлар. Никадәр матурдыр гамәл ияләренең әҗере, сабыр иткәннәрнең һәм Раббыларына...


Рамазан аеның соңгы ункөнлеге һәм Кадер кичәсе

Бөтен галәмнәрнең Раббысы булган, безне төрле нигъмәтләр белән нигъмәтләндергән Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләгә иксез-чиксез рәхмәтләребез, мактауларыбыз, шөкра-наларыбыз булса иде.   Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә тарафыннан галәмнәргә рәхмәт, мәрхәмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд...


Балык Бистәсендә Рамазанга багышлап “Гыйлем мәҗлесләре” үткәрелде

Балык Бистәсе районы үзәгендә “Гыйлем мәҗлесләре” проектының чираттагы очрашуы узды. Дин кардәшләр белән очрашулар республиканың төрле почмакларында үткәрелә һәм ул халыкның дини гыйлемен, әхлагын күтәрүгә юнәлдерелгән. Мөселманнар арасында танылган хәзрәтләр ислам кыйммәтләре турында...