Бакы пәхләвәсе

Бакы пәхләвәсе

Бакы пәхләвәсе

Камыр өчен:

500 гр он

200 мл каймак

200 гр ак май

1 йомырка

1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч бер чеметем тоз.

Бүлмә температурасында җебетелгән майга каймак, йомырка салырга, яхшылап болгатырга. Онга камыр көпшәкләндергечне салып бутарга да, онны аз-азлап салып, камыр басарга. Әзер камырны 15-20 минут холодильникта ял иттерергә. Камырны 6 яки 7 кисәккә бүләрг (җәйгәндә җиңел булсын өчен). Кунага бераз он сибеп, камырны бик юка итеп җәяргә (камыр никадәр юка булса, шуның кадәр әйбәт).

Иң астагы җәем зуррак булса, яхшырак.Һәрбер җәем арасына эчлекне салып өеп менәбез. Өстен йомырка белән майлап, үткен пычак белән ромбиклап кисәргә.Иң аскы җәемне кисмәскә тырышыгыз. 200 градус эсселектәге духовкада 15-20минут пешереп алганнан соң, араларына эретелгән май салып, яңадан пәхләвә пешеп җиткәнче, духовкага озатырга. Өсте кызарып пешкәч, алырга да сироп салып куярга. 1-2 сәгатьтән пәхләвә әзер Сироп өчен: 250 гр шикәр комы 200 мл су 2-3 аш кашыгы бал. Суга шикәр комы салып, газга утыртырга.

Шикәр комы эреп беткәнче болгатырга. Кайнап чыккач, уртача утта 5-7 минут тотарга (бик еш болгатмаска). Газдан алгач кына балны салып болгатырга. Эчлек өчен: 2 стакан ярым әстерхан чикләвеге 1 стакан шикәр комы Әстерхан чикләвеген ваклап ( мин комбайнда ваклаттым, уклау белән дә ваклап була) шикәр комы белән кушарга. 1 йомырка өстен майларга кирәк; 50 грамм эретелгән сыер маен арасына салырга.

Әзерләү ысулы:

Майланган табага җәймәне җәярг, өстенә эчлек салырга, шулай берәм-берәм барсын да эслеэсле куеп чыгарга. Иң өстә җәймә була. Аннан бик сак кына ромбикларга кисеп чыгарга, өстенә йомырка сарысы сөртергә, ромбиклар өстенә чикләвек куеп чыгарга. 200 градуслы мичтә 40 минут чамасы пешерергә. Аннан мичтән алгач 50 грамм ак май кушып эретелгән 2 аш кашыгы балны пирог остенә сибеп чыгарга. Тагын 5-10 минутка мичкә куеп алырга.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...