“Кырык хәдис” Ислам әдәбиятының жанры

“Кырык хәдис” Ислам әдәбиятының жанры

VIII гасырның уртасында Ислам дөньясында “Кырык хәдис” жанры барлыкка килә һәм тиз арада киң таралыш ала.

Гарәп телендә ул “Әрбәгыйн хәдис”, фарсы телендә “Чихил хәдис”, төрки телләрдә “ Кырык хәдис” дип атала. Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең: “Әгәр минем өммәтемнән берәү дингә кагылышлы кырык хәдисне саклап калса, Кыямәт көнендә галимнәр һәм фәкыйһләр белән бергә кубарылыр”, – дигән сүзләренә нигезләнеп, галимнәр шулкадәр сандагы хәдисләр җыентыгы туплаганнар. Бу жанр киң таралыш алгач, мондый җыентыкларны шушы гадәтне саклап калу максатыннан, укучыларның догаларын, Аллаһ Тәгаләнең савабын өмет итеп, яисә ниндидер бер авырудан шифа табуга өметләнеп әлеге җыентыкларны булдырганнар.

Бөтен авторлар да хәдис гыйлемендә тирән гыйлемле булган дип әйтеп булмый, шуңа күрә аларның сыйфаты да төрле булган. Шулай ук, тора-бара уйдырма хәдисләр җыелган җыентыклар да килеп чыккан. Җыентыклар “Кырык хәдис” дип аталса да, алар нәкъ шулкадәр сандагы хәдисләр тупланмасы булган дип әйтеп булмый, кайвакытта бу саннан күбрәк, яисә азрак риваятьләр дә тупланган. Авторлар 40 хәдисне төрле принципларга таянып җыйганнар. Кайбер очракларда мөселманнарга даими кирәкле һәм файдалы булган темаларны сайласалар, икенче җыентыкларда гакыйдәгә кагылышлы, ахирәткә, намазга, фикыһка, тәсаввыфка, Аллаһның Илчесе галәйиһссәләмне яратуга һәм башка темаларга кагылган җыентыклар да тупланган. Башкалары исә көдси хәдисләрне яисә иснәдләре бик кыска булган хәдисләрне җыйганнар. Шулай ук “Кырык хәдис” җыентыклары 40 төрле сәхәбәдән риваять ителгән хәдисләрне туплаганы да, кайберләре 40 тәбигыйннән, 40 төрле урыннан, 40 мәшһүр хәдисләр җыентыклары да килеп чыккан.

Мондый хезмәтләрнең иң мәшһүре һичшиксез Имам Нәвәвинең (1233- 1278) “Кырык хәдис” җыентыгы. Ул Ибне Сәлах Шаһразуриның “Әл-әхәдис ал-куллийә галләти галәйһә мәдәруд-дин” исемле 28 хәдисне үз эченә алган җыентыкка нигезләнеп тупланган. Имам Нәвәви аңа тагын 16 хәдис өстәп үзенең “Әрбәгыйн”ен булдырып, бу җыентык бөтендөнья мөселманнары өчен даими кулланылышта булган китапка әйләнде. Аны төрле телләргә тәрҗемә иттеләр һәм иң мәшһүр галимнәр бу җыентыктагы хәдисләргә шәрех яздылар. Бу жанрның икенче бер үрнәге Габдерахман Җәминең Иран әдәбиятендә беренче урында торган “Кырык хәдис” җыентыгы тора. Моңа охшаш җыентыкларны шулай ук Алишер Нәваи, Физули, Нәви, Нәби кебек шагыйрьләр төрле хәдисләрне шигъри юлларга салып язганнар.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Җилне яманлауның тыелуы һәм ул каты исә башлагач нәрсә әйтергә кирәкле турында

Әбел-Мөнзир Гобәйй бине Кәгъб разыя-Ллаһу ганһү сүзләреннән риваять ителә:   Аллаһның Илчесе галәй-һиссәләм әйтте: “Җилне яманламагыз, ә әгәр сезгә ошамаган нәрсә күрсәгез (ягъни: әгәр аның артык каты исүен күрсәгез), әйтегез: “Әй Аллаһ, дөреслектә, без Синнән бу җилнең яхшылыгын...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...