Кыйбла

Кыйбла

Кыйбла

Азан ишетелми, чаң да сукмый

Торган болганчык бер заманда

Тау кадәрле күчтәнәчләр төяп,

Әнкәй килгән иде Казанга.

 

Автобустан аны каршы алдык.

Әйберләрен көчкә күтәреп

Өйгә кайтып кергәнебез истә,

Бик күп мәлләр, хәлләр истә юк.

 

Ни сөйләшкән, ниләр пешергәннәр...

Хәтеремдә түгел берсе дә.

Тик бер сүзе җанга уелып калды.

Сискәндерә исемә төшүгә.

 

Өйгә кайткач, чәйләр эчеп алгач,

Чыкты да ул таһәрәтләнеп,

“Кыйбла кайда?” – диеп сорап куйды,

“Беләсеңме кайда икәнен?!”

 

Мин аптырап калдым. Белми идем

Кайда мәшрикъ, кайда мәгъриб...

Бергә фикерләшеп, карар кылдык

“Кыйбла шул тарафта булыр...” дип.

 

Кыйбла мәсьәләсе хәл ителгәч,

Озак итеп намаз укыды.

“Кыйблаң кайдалыгын белмәгәч...” дип,

Үзалдына сөйләп утырды. –

 

“...Син бит андый түгел идең, балам,

Менә ышан син бу яшьләргә...

Кыйблаңны да белми, бу дөньяда

Нинди максат белән яшәргә...”

 

Оят иде миңа. Җир тишегенә

Керер булдым, әгәр ярылса.

...Ярый ла ул әнкәң исән чакта

Тоткан кыйблаң дөрес табылса.

 

...Сиңа килдем, әнкәй! Кабереңә.

Йөземне юнәлттем кыйблага.

Аллаһудан сиңа җәннәт түре,

Үземә ярлыкау сорарга.

 

Әнкәй, әнкәй! Рәнҗеп ятма миңа!

Тапкан кыйблам мәңге югалтмам.

Имансызлар, кыйбласызлар белән

Уртак гамәл, уртак юл сапмам!

 

Кемнәр белән генә аралашсам,

Йөрсәм дә мин хәзер кайда да,

Беренче эш итеп кыйблам барлыйм,

Калебемне юнәлтәм кыйблага.

 

Күптән булган хәлләр исемә төшеп,

Кайнар тиргә баттым кабаттан...

Кылмыйбызмы икән гамәлләрнең

Үкенерлекләрен азактан?!

 

Без кыйбланы, шөкер, таптык та бит...

Күңел тыныч түгел шуңарга –

Онытмыйбыз микән балалардан

“Кыйблаң кайда?!” – диеп сорарга.

 

Шәмсия Җиһангирова

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...