Хәбәрсез югалганнар

Хәбәрсез югалганнар

Хәбәрсез югалганнар

Шакиров Гыйсмәт Зиннәтулла улы якынча 1915 елда, Түбән Новгород өлкәсендә туган. 1937 елда ул Печә (Пица) авылында гаилә кора. 1938 елда аның улы Равил (минем әтием) дөньяга килә. Арзамас шәһәрендә хәрби хезмәттә була, кече командир дәрәҗәсендә хезмәт итә, 1937-1939телларда хәрби училилищеда укый һәм кече лейтенант дәрәҗәсенә ирешә.

Аннан соң Саранскта 409 нчы укчылар полкында хезмәт итә, 1940 елда Солнечногорск шәһәрендә укып лейтенант дәрәҗәсен ала. Печә (Пица) авылында физика укытучысы булып эшли. 1941 елның июнь аенда аны Горькийга җибәрәләр, ә аннан инде фронтка чыгаралар. 1942 елда яралана, Липецк шәһәренең госпиталендә ята. Аннан соң ул Саратов өлкәсенең Аткарск шәһәрендә була.

1943 елның 3 мартында килгән соңгы хатында адресы язылмаган, ә соңрак инде аның һәлак булуы турындагы хәбәр килеп төшә. Нинди җирлектә һәлак булуы һәм каберлеге билгесез. Ул капитан дәрәҗәсендә, батальон командиры буларак, 1943 елның 16 мартында батырларча һәлак була. Түбән Новгород өлкәсендәге Пица авылының хәтер тактасында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар исемлегендә аның исеме дә бар. Фронттан ул гаиләсен ничек яратуы, хатынының туганнарын беркайчан да онытмавы турында бик җылы хатлар язган. Бик әдәпле һәм гыйлемле кеше булган. Минем әбиемне бик яраткан, аңа шигырьләр яза торган булган. Госпитальдә ятканда әбием баласын алып аның янына барырга теләгән, әмма ул рөхсәт итмәгән. Исән калсам, тиздән үзем кайтырмын, дип юаткан. Тик кавышырга гына насыйп булмаган. Рәхимә әбием гомере буе авылда яшәгән, улы Равильне (минем әтием) тәрбияләп аякка бастырган. Тик кызганыч, бабамның кая күмелүе, каберлеге бүгенге көнгәчә билгесез.

ЗӨҺРӘ ШАКИРОВА

2026-03-01 (Шәүвәл 1447 ел.) №3.


Балык Бистәсендә Рамазанга багышлап “Гыйлем мәҗлесләре” үткәрелде

Балык Бистәсе районы үзәгендә “Гыйлем мәҗлесләре” проектының чираттагы очрашуы узды. Дин кардәшләр белән очрашулар республиканың төрле почмакларында үткәрелә һәм ул халыкның дини гыйлемен, әхлагын күтәрүгә юнәлдерелгән. Мөселманнар арасында танылган хәзрәтләр ислам кыйммәтләре турында...


Фитыр сәдакасы

Хәлле кешегә Рамазан аеннан соң, Ураза гаете көнендә үзе һәм сабый балалары өчен фитыр сәдакасын бирү – вәҗиб, ягъни үтәлергә тиешле гамәл. «Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам фитыр сәдакасын кешеләр бәйрәм намазына басканчы таратырга кушкан» (әл-Бохари).   Фитыр сәдакасы күләме...


Изге эшкә - шәфкать, яман эшкә – җәза

Коръән-Кәримдә әйтелгән: (мәгънәсе) “Һәм иман китереп инанучылар белән игелекле эшләр эшләгәннәрне Без, әлбәттә, җәннәттә, асларыннан елгалар агып торган бүлмәләргә урнаштырырбыз, алар анда мәңгегә калырлар. Никадәр матурдыр гамәл ияләренең әҗере, сабыр иткәннәрнең һәм Раббыларына...


СОРАУ-ҖАВАП

Намаз вакытында, онытылып китеп, тәшәххүд урынына “әл-Фатиха” сүрәсен укысаң, ни була? Әгәр сез ялгышып тәшәххүд урынына “әл-Фатиха” сүрәсен укыгансыз икән, сезгә намаз ахырында сәҗдә сәхү кылырга кирәк. Чөнки сез хаталанып ваҗибны (“тәшәххүд” укуны)...


Саранга җәза

Бер кечкенә авылда Хәлил исемле бик саран кеше яшәгән. Аның кибете булган. Авыл халкы шул кибеттән төрле кирәк-ярак, азык-төлек сатып алып көн иткән.   Кибеттәге һәр әйберне Хәлил кыйммәт хакка сатарга тырышкан. Бурычка сораганнарга ул: “Юк!” – дип кенә җавап биргән. Бер...