СОРАУ-ҖАВАП

СОРАУ-ҖАВАП

СОРАУ-ҖАВАП

Тәһарәт алганда гади оекбашка мәсех кылырга буламы? Мондый тәһарәт дөрес саналамы? Абруйлы мөселман галимнәре һәм дүрт мәзһәб имамнары моңа ничек карый?

Абруйлы фикъһ галимнәре һәм мөҗтәхидләр юка, су үткәргән, аякта өстәмә ныгытмаларсыз тормаган һәм аяк киемсез җитәрлек ара үтәргә мөмкин булмаган оекбашларны (носки) мәсех кылырга рөхсәт итми. Хәзерге мамыктан, йоннан, нейлоннан эшләнгән оекбашлар күннән ясалган оекка (читек) хас булган сыйфатларга ия түгел, шуңа күрә аларга мәсех кылырга ярамый. Мондый ысул белән тәһарәт алучының тәһарәте дә дөрес булмый. Бу карар Изге Коръән аятьләре, Пәйгамбәребез ﷺ сөннәте һәм 4 мәзһәб имамнары тарафыннан раслана. Шулай ук бу кешенең намазы да дөрес булмый.

 

 

 

Шәригать хөкемнәре гомрә хаҗы хакында нәрсә ди?

Гомрәнең хөкеме хәленнән килгән кешегә сөннәт-и мөәккәдә булу. Әбү Һөрәйрә (Аллаһ аңардан разый булсын) фриваять иткән, Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: «Алдагы гомрә хаҗыннан соң кылган һәр гомрә хаҗы алар арасында кылынган гөнаһларга кәффәрат була, ә бик яхшы итеп үтәлгән хаҗ өчен җәннәт бүләк ителә».

 

 

 

Хаҗдагы кебек гомрәнең дә үз вакыты бармы?

Гомрәнең хаҗдагы кебек үзенең махсус бер вакыты юк. Гомрәне хаҗ вакытыннан кала елның төрле вакытларында да кылырга мөмкин. Рамазан аенда гомрә кылуның фазыйләте тагын да артыграк, чөнки гомрәне рамазанда кылмак, хаҗ кылу кебек үк саваплы.

 

 

 

«Гомрә» сүзенең сөйләмдәге һәм шәригатьтәге мәгънәләрен аңлатсагыз иде, аның фарызлары һәм ваҗиблары нинди һәм аны ничек үтәргә?

Гомрә – сүзенең сөйләмдәге мәгънәсе зиярәт кылу. Шәригатьтәге мәгънәсе дүрт нәрсәнең бергә җыелуын белдергән төшенчә. Ул дүрт нәрсә: әл-ихрам кию; кәгъбә тирәли тәваф кылу; Сафа белән Мәрва арасындагы әс-сәгъи кылу; чәчне кыру яки кыскарту. Беренче ике гамәлне кылу – фарыз. Калган икесе ваҗибка якын. Гомрә кылырга ниятләгәндә, тәһарәт яки госел алырга, ике рәкәгать намаз укып, гомрә хаҗына ният кылу сүзләре әйтелә: «Аллаһуммә инни уриду-л-гумрата фәйәссирһу ли уә тәкаббәлһу минни» (тәрҗемәсе: Йә Аллаһ, мин гомрә кылырга ниятләдем, аны миңа җиңеләйт һәм миннән кабул ит»). Аннан соң хаҗдагы кебек үк сәламләү сүзләре (тәлбия) әйтелә. Әс-сәгъи тәмамланганнан соң чәчне кыралар яки кисеп аталар да, шуннан соң гомрә тәмамланган дип санала.

 

 

 

Гомрәнең микатлары нинди?

Гомрәнең микатлары хаҗ микатларына туры киләләр. Пәйгамбәребез ﷺ шундый биш урынны-микатны билгеләп калдырган: - Мәдинә әһелләре һәм шул яктан килүчеләр өчен ул урын – Зө-л-хәлифә; 2. Гыйрак ягыннан килүчеләргә – Затү-Гыйрак; 3. Сүрия һәм Лүбнән ягыннан килүчеләргә – әл-Җөхфә; 4. Нәҗед ягыннан килүчеләргә – Карин; 5. Йәмән ягыннан килүчеләргә – Ялүмлүм. Бу микатлар ерактан килүчеләргә, ә микатның үзендә яшәүчеләргә микат булып микат әл-Хил дип аталган урын тора. Ул микат белән әл-Хәрам арасында булган җирлектер. Гомрәгә килгәндә – әл-Хил, ә хаҗга килгәндә – әл-Хәрам дигән урын микат булып санала.

 

 

 

Мөселманнарга ат итен ашарга ярыймы? Хәнәфи мәзһәбендә ат итен ашау тыелган дип ишеттем. Әбү Хәнифә (рәхмәтуллаһи галәйһи) үзе нинди фикердә булган?

Хәнәфи мәзһәбендә ат итен ашау рөхсәт ителә һәм ул гөнаһ эш саналмый. Ибн Габидин (рәхмәтуллаһи галәйһи) “Әд-Дөррел-л-мохтар” китабында Әбү Хәнифәнең (рәхмәтуллаһи галәйһи) үләренә өч көн кала ат итен ашау ярамый дигән фикереннән кире кайтуы турында язылган. Имам Әгъзамның иң мәртәбәле шәкертләре - имам Әбу Йосыф белән имам Мөхәммәд Шәйбанинең (рәхмәтуллаһи галәйһи) шулай ук ат итен ашау хәләл, шәригать тарафыннан тыелмаган дип әйтүе билгеле.

 

 

 

Гомрәдә язык булган, ягъни тыелган нәрсәләр бармы?

Гомрәнең тоелган нәрсәләре хаҗдагы кебек: буш сүз сөйләү, бозыклык, бәхәсләр, ирләргә тегелгән кием кию, чәчне кисү, ауга чыгу яки аучыга ярдәм итү, тырнак кисү – болар барысы да тыелган гамәлләр.

 

 

 

Гомрәнең ихрамында тәлбия әйтүнең хөкеме нинди?

Тәлбия ихрам хәленә кергәндә мәҗбүри шарт булып тора, аны мөмкин кадәр күп әйтү яхшы санала, тәвафның беренче әйләнмәсен кыла башлаганда тәлбия әйтүне туктатырга кирәк.

 

 

 

ДУМ РТ сайтыннан

 

 

 

Мөхәммәд Гашыйкның “Әл-Кудури мәсьәләләрен тиешлечә җиңеләйтү” китабыннан алынды

2026-03-01 (Шәүвәл 1447 ел.) №3.


Изге эшкә - шәфкать, яман эшкә – җәза

Коръән-Кәримдә әйтелгән: (мәгънәсе) “Һәм иман китереп инанучылар белән игелекле эшләр эшләгәннәрне Без, әлбәттә, җәннәттә, асларыннан елгалар агып торган бүлмәләргә урнаштырырбыз, алар анда мәңгегә калырлар. Никадәр матурдыр гамәл ияләренең әҗере, сабыр иткәннәрнең һәм Раббыларына...


Кадер кич

(Сүрәи кадердән)  Бу кадер кич елда бер кич — барча кичләр изгесе; Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе. Сафланыр ул, пакьләнер, — бик зур Ходайның дәүләте; Һәм төшәр ул көзгеләргә күк капугы шәүләсе. Шул капугъдан күндерермез Тәңремезгә без теләк, — Бер кадер кич Тәңре каршында мең...


Казанда мәчет каршындагы татар теле курслары турында семинар узды

  Татарстанда мәчет каршындагы курслар һәм дини уку йортлары программалары кысаларында шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә мәктәп яшендәге балалар өчен «Без туган телне өйрәнәбез!» дәресләрен оештыру буенча семинар узды. Татар теле дәресләре 2 марттан 29 майга кадәр атнасына ике...


Гыйлемнән максат – нәфесне пакьләү

Коръән Кәримдә әйтелгән: “Көферлектән һәм гөнаһлардан чистарынучылар уңышка ирешерләр” (“әл-Әглә” сүрәсе, 14 аять)   Ягъни адәм баласы нәфес теләкләреннән чистарынгач кына канәгатьлек таба. Аллаһ Тәгалә адәм баласын яхшылык белән яманлык арасында көрәшүче итеп яратты....


Саранга җәза

Бер кечкенә авылда Хәлил исемле бик саран кеше яшәгән. Аның кибете булган. Авыл халкы шул кибеттән төрле кирәк-ярак, азык-төлек сатып алып көн иткән.   Кибеттәге һәр әйберне Хәлил кыйммәт хакка сатарга тырышкан. Бурычка сораганнарга ул: “Юк!” – дип кенә җавап биргән. Бер...