СОРАУ-ҖАВАП

СОРАУ-ҖАВАП

Хәзрәткә гүр сәдакасын акча белән генә бирергәме? Әллә он, яки тавык бирелергә тиешме?

Элек мәетне җирләү эшен үз өстенә алган, аны озатканда булышкан өчен, хәзрәткә гүр сәдакасын тере сарык белән биргәннәр. Аннары сарыкны тавык алыштырган. Кечкенә чагымда үзем дә хәтерлим: әбине җирләгәч, имамга тавык белән бер табак он биргәннәр иде. Бу – халыкның хәзрәткә ниндидер бер ярдәм дә күрсәтүе кебек булган. Беләсез, имамнарга ул вакытта да, хәзер дә хөкүмәттән хезмәт хакы бирелми. Гүр сәдакасын бирү ислам динендә мәҗбүри гамәл түгел. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (галәйһиссәләм) дә бу хакта хәдисләре юк. Моны халык үзе уйлап чыгарган. Гүр сәдакасын бирәсең килсә – бирәсең, бирмәсәң – юк. Аны бирмәү гөнаһ түгел. Ә ни өчен сарык яки тавык дигәндә, элек халыкта акча булмаган. Имамга сәдака бирмиләр икән, ул аңа үпкәләргә тиеш түгел. Ул бу гамәлләрне якынын югалткан кешегә ярдәм итү йөзеннән, Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен, аннан әҗер-савап өмет итеп эшли. Әгәр дә сәдака алу өчен генә башкара икән, аның нияте дөньяви байлыкка ирешү өчен генә була.

 

 

 

Үлгән кешене жәлләп яки артык кайгырып, бик озак еларга ярамый, югыйсә ул су эчендә ята, диләр. Бу чынлап та шулаймы?!

Мәетне озатканда, соңыннан да елау рөхсәт ителә, әмма ул җир тырнап, чәчләрне йолкып, киемне ертып, Аллаһ Тәгаләгә ризасызлык күрсәтеп елау булмаска тиеш. Чиктән тыш әдәпсезлек күрсәтеп елау тыела. Синең елавыңнан мәет газапланмый, аның җаны борчылмый. Бу бер ырым гына дип уйлыйм. Бәлки, ул кешене әдәп-әхлакка өйрәтү өчен уйлап чыгарылгандыр.

 

 

 

Кешене күмгәндә, каберенә туфрак сибү гадәте каян килә?

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм мәетне ләхеткә иңдергәч, өч уч туфрак сибә торган булган. Аны сипкән вакытта, «Та һә» сүрәсендәге аятьләрне укыган. Аның безнеңчә тәрҗемәсе: “Без сезне балчыктан барлыкка китердек, Без сезне кире балчыкка кайтарабыз һәм Кыямәт көнне җирдән янә чыгарабыз”. Кабергә туфрак сибү – сөннәт гамәл. Аны үтәмәсәң, гөнаһ булмый, үтәсәң – савап була.

 

 

 

Хатын-кызга зиратка керергә ярыймы?

Әбү Хәнифә мәзхәбендә рөхсәт ителә. Иң мөһиме – анда ирләр белән аралашып, алар арасында буталышып йөрергә тиеш түгел. Киемнәре дә гаурәт урыннарын капларлык булу мәҗбүри.

Бер хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр (галәйһиссәләм): “Әүвәлдә мин сезне зиратка барудан тыя идем, ә хәзер рөхсәт итәм, зиратка барыгыз, чөнки ул сезгә үлемне һәм Кыямәт көнен искә төшерә, ди.

 

 

 

Вафат булган кешегә берни ярдәм итми, диләр. Тик шулай да алар безнең догаларга мохтаҗмы?

Үлгән кеше өчен дога кылу – сөннәт. Бу турыда Коръәндә, хәдисләрдә дә әйтелә. Доганы үз сүзләрең белән татарча да кылырга була, гарәпчә дә. Бу очракта «Хәшер» сүрәсенең 10нчы аятен укырга киңәш ителә. Әбү Хәнифә мәзхәбендә Коръән укыгач, дога кылган вакытта аның савабын үлгән кешеләргә багышлыйлар. Коръәндәге теләсә кайсы сүрәне укып, кул күтәреп, әрвахлар рухына шуның әҗер-савабын багышлыйсың. Үлгән кешеләр безнең догаларга мохтаҗ.

Бер хәдистә әйтелгәнчә, җәннәттә бер кешенең дәрәҗәсен күтәрәләр, ул кеше, гаҗәпләнеп, Раббым, мин бит мондый дәрәҗәгә лаек түгел идем, ди. Ни өчен дәрәҗәмне күтәрдең, дип сорый. Аллаһ Тәгалә аңа, дөньяда калган балаңның синең өчен дога кылганы һәм гөнаһларыңның гафу ителүен сораганы өчен, ди (Ибен Мәҗәһнең хәдисләр җыентыгыннан)

 

 

 

Алай булгач, әрвахлар сәдакага да мохтаҗ булып чыгамы?

Бу да ислам динендә сөннәт гамәл санала. Бервакыт Мөхәммәд пәйгамбәргә (галәйһиссәләм) бер кеше килә дә: «Минем әнием көтмәгәндә үлеп китте һәм васыять әйтмәде. Әгәр дә ул васыять калдырырга теләсә, минем исемемнән сәдака бирегез дип әйткән булыр иде. Әгәр дә мин аның исеменнән сәдака бирсәм, аңа әҗер-савап буламы?» – дип сорый. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: “Әйе, була”, - ди (Бохариның хәдисләр җыентыгыннан)

 

 

 

Сәдаканы биргәндә, әрвахлар рухына барып ирешсен дияргәме, әллә аның исеменнән дип тапшырыргамы?

Аның исеменнән бирәм дип ниятләсәгез, дөресрәк, ягъни ул биргән кебек була. Шул рәвешле аның гамәл дәфтәренә әҗер-савап языла.

 

 

 

Кайберәүләр кәфенлекне алдан алып куярга курка, ул үлемне чакырып тора, диләр. Бу чынлап та дөресме?

Бу уйлап чыгарылган ырым-шырым. Киресенчә, кәфенлекне алдан әзерләп кую хәерлерәк тә әле. Ул синең өчен генә түгел, башка бер үлеп киткән кешегә кирәк булырга мөмкин.

 

 

 

Кәфенлеккә дога тыгып калдыру гадәте дә бар, моңа нинди караш?

Аны җавапнамә дип атыйлар. Ул мәет өчен, имештер, шпаргалка. Кәгазь кисәгенә «Иман кәлимәсе»н, «Раббым – Аллаһ, Пәйгамбәрем – Мөхәммәд (галәйһиссәләм), динем – Ислам» дип язалар да кәфенлек эченә тыгалар. Имештер, мәет, шуны укып, Мөнкир белән Нәкирнең сорауларына җавап бирә. Дөреслектә, мәет ике фәрештәнең соравына Аллаһ кушкан гамәлләрне үтәп һәм гөнаһлардан тыелып яшәгән булса гына җавап бирә ала. Мәеткә ярдәм итү йөзеннән, кәфенлеккә җавапнамә тыгу дөрес гамәл түгел. Аның мәеткә бер файдасы да юк.

 

 

Мәетне юганда җиде комган су гына кулланырга кирәк, комганны җиргә, идәнгә куеп торырга ярамый, кулдан-кулга гына йөртергә кирәк, диләр. Болары да уйдырма гынамы?

Әйе, уйлап чыгарылган гамәлләр. Мәетне юганда җиде генә түгел, күбрәк тә су кирәк булырга мөмкин. Җиде комган су белән мәетне юу ул – шарт түгел. Иң мөһиме: мәетне өч кат юып чыгу. Халык арасында таралган тагын бер гадәт турында әйтеп китәргә кирәк. Гадәттә, үлгән кешенең буен мунчала бау белән исәплиләр. Кайбер якларда әлеге бауны кабер казыласы туфрак өстенә куеп, көрәк белән чапкалыйлар да ул шунда туфрак белән буталып бетә. Күмгән вакытта туфрак белән кабергә төшә. Бу да – кирәксез бер гамәл.

 

 

Мөхәммәд Гашыйкның “Әл-Кудури мәсьәләләрен тиешлечә җиңеләйтү” китабыннан

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...