СОРАУ-ҖАВАП

СОРАУ-ҖАВАП

СОРАУ-ҖАВАП

«Эшкәртелми һәм файдаланылмый торган ташландык җир» дип нинди җирләрне атыйлар һәм шәригать андый җирләрне үзләштерү мәсьәләсенә ничек карый?

«Эшкәртелми һәм файдаланылмый торган ташландык җир» дип су булмау сәбәпле, яки башка сәбәпләр аркасында эшкәртергә кыен булган һәм файдаланырга яраксыз булган җирләрне атыйлар. Андый җирләрне үзләштерергә ярый. Шулай ук бу җир төренә элек яшәгән кешеләрдән калган җирләр дә яисә элек мөселманнарда булган ташландык җирләр дә керә. Аларны да үзләштерергә һәм эшкәртергә (кулланышка кертергә, файдаланырга) рөхсәт ителә. Андый җир кешеләр яши торган урыннан кычкырып сөрән салганда ул тавыш ишетмәслек ераклыкта булырга тиеш.

Әгәр дә коеның суы, җир өстенә чыгып, агып торса, андый очракта кое янындагы үзләштерелгән җирнең күләме күпме була?

500 аршын.

Әгәр дә берәр кешенең ташландык җирдә казыган арыгы башка кеше биләмәсе аша үтә торган булса, бу башка кеше җирендәге арык тирәсе арык хуҗасыныкы буламы яисә юкмы?

Әбү Хәнифә (Аллаһ аннан разый булсын) әйтүенчә, башка кеше җиреннән үткән арык тирәсе арык хуҗасыныкы була алмый һәм тиешле дәлиле булмый торып, ул аны дәгъва да итә алмый. Әбү Йосыф һәм Мөхәммәд исә (Аллаһ алар белән разый булсын): «Арыкның ике як яры да аныкы булып санала һәм ул ярларны канал хуҗасы йөрү һәм су төбеннән ләм чыгару өчен куллана ала» дигәннәр.

Бу эшне башкару өчен солтанның (җитәкченең) рөхсәте кирәкме?

Әбү Хәнифә (Аллаһ аннан разый булсын) мондый җирләрне үзләштергәндә солтаннан (җитәкчедән) рөхсәт алуны төп шарт итеп куя. Берәү солтаннан рөхсәт алып андый җирне үзләштерсә, ул җир аның милке булып санала, рөхсәтсез үзләштерсә, ул җир аның милке булып саналмаячак. Әбү Йосыф һәм Мөхәммәд (Аллаһ алар белән разый булсын): «Рөхсәтсез үзләштерсә дә ул кеше җирнең хуҗасы булып санала», диләр.

Сез үзләштерергә рөхсәт ителгән ташландык җирнең кешеләр яши торган җирдән ерак булырга тиешлеге турында әйткән идегез – әмма мондый шарт үтәлгән очракта да нәрсәне исәпкә алу мөһим булып тора?

Файдаланылмый торган җир, кешеләр тора торган җирдән ерак булуына карамастан, кемнеңдер милке булырга мөмкин. Гадәттә, андый җирләрне я бернәрсә дә чәчмичә ял иттерәләр, яисә көтүлек җире итеп файдаланалар. Шунлыктан андый җирләрне һич тә үзләштерергә ярамый.

Әл-Фурат (Евфрат) һәм Дәҗлә (Тигр) елгаларының сулары баса торган җирләрне үзләштерергә ярыймы?

Елга сулары җирне гел басып тора торган булса, ярамый, ә гел басып тормый икән һәм дә ул җирләр кешеләр яши торган җирләргә якын булмасалар һәм солтанның рөхсәте булса, ярый.

Әгәр дә мондый җир зимми тарафыннан үзләштерелсә, мондый очракта шәригать ничек хөкем итә?

Аңа да мөселманнарга карата кулланыла торган хөкем кулланыла, ягъни, ул да бу җирнең хуҗасы булып санала.

Ташланган җирнең үзләштерелгәнлеген нинди билгеләрдән белеп була?

Әгәр дә ташландык җир кемдер тарафыннан сукаланса, сугарылса яисә ул җирдә арыклар казылган булса, кое яисә су тота торган дамбалар ясалса, яисә ул җирдә нәрсәдер чәчелгән булса, агачлар утыртылса, бу җир үзләштерелгән булып санала.

Казылган кое тирәсендә булган җир биләмәсенең никадәре кое казучының милке булып санала?

Әгәр дә кое дөяләр сугару өчен тотылса, кое янындагы җир территориясенең үлчәме, су алу шартларына һәм мөмкинчелекләренә карап, ике төрле булырга мөмкин: әгәр дә су кул белән генә җиңел алына торган булса – 40 аршын әйләнәсендә; әгәр дә кое суы дөяләр ярдәмендә чыгарыла торган булса – 60 аршын әйләнәсендә).

Әгәр дә берәү ташландык җирне, үзенеке итәргә теләп, берәр нәрсә белән билгеләп киткән булса (әйтик, ташлар белән), аңа солтан бу җирне үзләштерергә вакыт бирәме?

Солтан аңа билгеләп куйган җирен өч ел дәверендә үзләштерергә мөмкинчелек бирә. Бу вакыт узса, җир икенче кешегә бирелә.

Кое казучының кое тирәсендәге җирнең дә хуҗасы булуында нинди файда бар?

Файда аның коесы тирәсендә башка берәүгә кое казу рөхсәт ителмәвендәдер.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


Татарстан һәм Волгоград өлкәсе Мөфтиләренең дусларча очрашуы булды

Мөфти Бата Кифах Мөхәммәд Волжск шәһәрендәге Волгоград мөфтияте каршындагы Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам исемендәге рухи мәдәни үзәктә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан мөфтияте делегациясен кабул итте. Очрашуда Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков, Казанның...