СОРАУ-ҖАВАП

СОРАУ-ҖАВАП

СОРАУ-ҖАВАП

Нәрсә ул «солых»?

Кайбер вакытта кешеләр арасында хокукый мәсьәләләрдә дәгъвалы бәхәсләр, низаглар һәм тарткалашулар барлыкка килә. Мондый очракларда алар, бер-берсенә юл куешып, килешүгә киләләр һәм, төрле алыш-бирешләр ясап, үзләренең дәгъвалаган өлешләрен алалар, хакларын кайтаралар. Исламда мондый юл куешып килешүләр хәерле гамәлләрдән санала.

Солых төзү нинди рәвештә башкарыла?

Солых төзү өч төрле рәвештә башкарыла:

1) икърар итеп килешүгә килү;

2) сүзсез килешүгә килү;

3) инкярь иткән хәлдә килешүгә килү. Шәригатьтә өчесе дә рөхсәт ителә.

«Икърар итеп килешүгә килү»не ничек аңларга була?

Бу солыхта җавап бирүче кеше дәгъвачының хокукларын (үзенең дәгъвачы алдында булган бурычларын) таный һәм дәгъвачыга бирәсе булган бурычына алмаш берәр нәрсә биреп аның белән үзара килешүгә килә.

Ә «сүзсез килешүгә килү»не ничек аңларга була?

Җавап бирүче кеше дәгъвачы кеше алдында булган бурычын күңеле белән (сүзсез генә) танымаса да, әмма аның дәгъвасын кире какмыйча үзенә мәшәкатьләр һәм авырлыклар китермәс өчен аның белән үзара килешүгә килә.

Ә «инкарь итеп килешүгә килү»не ничек аңларга була?

Җавап бирүче кеше дәгъвачының таләпләрен сүз әйтеп инкарь итсә дә (кире какса да), ул низаглашуны туктату максат итеп аның белән үзара килешүгә килә.

«Икърар итү белән килешүгә килү»нең хөкемнәре нинди?

Әгәр дә бу солыхта милек мәсьәләсе каралса, мәсәлән, милекне милек белән кайтару турында сүз булса – килешү сәүдә хөкемнәре нигезендә төзелә. Әгәр дә килешү ниндидер вакытлыча файдаланып тора торган әйбер турында булса, килешү аренда хөкемнәре нигезендә төзелә.

Ә «сүз дә әйтмичә килешүгә килү»нең яки «инкарь итеп килешүгә килү»нең хөкемнәре нинди?

Бу ике солых төрендә җавап бирүченең ант итүе таләп ителми һәм җаваплылык аның өстеннән төшә, әмма җавапка тартучының (дәгъвачының) үзенә кире кайтарасы әйбер урынына алмаш әйбер алырга риза булуы таләп итә.

Солыхта дәгъва булса йорт алу (алыштыру) мәсьәләсендә хокук беренчелеге ничек хәл ителә?

Хокук беренчелеге йорт алуда бирелә, ә алышуда бирелми.

Солых ике кеше арасында икърар итү рәвешендә төзелә һәм җавап бирүче дәгъвачыга бирәсе милкен бирә, шуннан соң бу бирелгән милекнең бер өлеше өченче кешегә бирелергә тиеш булуы ачыклана – җавап бирүче бу өченче кешегә биреләсе өлешне үзенә кире кайтарырга хакы бармы?

Әйе, җавап бирүче бу өлешнең үзенә кайтарылуын таләп итә ала.

Ә солых төзү берәрсенең күңелдән килешмәве (яисә инкарь итүе) белән башкарылса һәм соңыннан ул разыйсызлыгын белдерергә (дәгъва кылырга) теләсә – бу очракта ул нишләргә тиеш?

Башта ул җавап бирүчедән алган әйберсен кире кайтарырга тиеш һәм шуннан соң дәгъвасын белдерә ала.

Ә киресенчә – хатын-кыз ир кешене үзенең хәләл җефете дип белдерсә, ә ир кеше моның белән килешмәсә һәм бу хатынның дәгъвасыннан котылыр өчен аңа милек биреп аның белән солых төзесә – мондый солых төзүгә рөхсәт бармы?

Юк, рөхсәт ителми.

Бер кеше йорт алуны дәгъвалый, әмма бар нәрсәсен дә җентекләп-барлап түгел. Аның белән йорт урынына алмашка башка әйбер бирербез дип солых төзиләр һәм аңа ул алмаш әйберне бирәләр. Соңыннан ул алган алмаш әйбердә кемнеңдер (өченче кешенең) өлеше барлыгы ачыклана. Дәгъвачы ул таләп ителгән өлешне яңа дәгъвачыга (өченче кешегә) кайтарырга тиешме?

Дәгъвачы яңа дәгъвачыга бернәрсә дә кайтармый.

Милек үзләштерү яисә аннан файдалану, аңлы рәвештә яки ялгышып җинаять кылу очракларында, шәригатьчә җәзага тарту карарлары буенча, дәгъва белдергәндә солых төзергә рөхсәт ителәме?

Шәригать җәзаларыннан башка барча дәгъвалар буенча солых төзергә рөхсәт ителә.

Ир кеше бер хатын-кызны үзенең хәләл җефете (хатыны) дип белдерә, ә ул хатын бу ир белән никахта булуын танымый. Ирнең дәгъвасыннан котылыр өчен бу хатын бу иргә милек биреп аның белән солых төзи, мондый солых төзүгә рөхсәт бармы?

Рөхсәт ителә һәм мондый солых талакхөлга хөкеме тәртибендә башкарыла һәм хатын-кызның иренә милек түләп талак кылдыру хөкеменә туры килә.

Җавапка тартылган бер кеше солых төзүдә үзе урынына икенче кешене вәкил итеп куйган. Ул вәкил кеше җавапка тартылган кешенең бурычын түләргә тиешме?

Вәкил җавапка тартылган кешенең бурычын түләүне үз өстенә алмаган булса аны түләргә тиеш түгел. Җавапка тартылган кеше үзенең бурычын үзе түләргә тиеш.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...