СОРАУ-ҖАВАП

СОРАУ-ҖАВАП

Ислам динендә уразаның хөкеме нинди?

Рамазан аенда ураза тоту балигълыкка ирешкән һәрбер мөселманга йөкләнгән фарыз гамәл. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Ий, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кебек сезгә дә, һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки рузәгә кимчелек китерүдән сакланырсыз!» (2: 183) Рамазан аеннан башка айларда уразаны үз теләгең белән тотып була. Әгәр инде нәфел уразасына ният кылсаң, аны тотып бетерү ваҗиб.

Әгәр авыру сәламәтләнсә, мосафир сәфәрен тәмамласа, алар уразаны каза кылырга тиешме?

Әйе, авыру кеше калган уразаларын сәламәт булган көннәрендә тотып уразасын тулыландырырга тиеш, ә мосафир сәфәрен тәмам кылган көннән башлап, тотылмаган уразаларын тотып, тулыландыра. Бу очракта, гомумән, тулыландыру турында сүз бармый, ә үлгән кешенең намусында уразаны тулыландыру бурычы калганмы икәнлеге хакында сүз бара. Әгәр ул каядыр тукталган һәм мосафир булудан туктаган булса һәм шунда үлеп калса, яки авырып китеп, терелгәннән соң калган уразаларын тотып бетерә алмыйча үлеп китсә, ул аның өчен боларны тулыландыра ала иде.

Рамазан көнендә бала балигъ булса, мөселман булмаган кеше ислам динен кабул итсә, алар нәрсә эшләргә тиеш?

Аларга шул көннең калган өлешен һәм рамазан ае уразасын тотып бетерергә кирәк.

Уразаны нәрсәләр бозганын аңлатсагыз иде?

  1. Ураза түбәндәге очракларда бозыла: чы ашату, садака-и-фитырдан аермалы буларак”.
  2. Әгәр үпкәндә яки назлап кагылганда мәни чыкса;
  3. Әгәр кеше көнбагыш, таш яки тимер кыйпылчыкларын йотса;
  4. Әгәр кеше клизма ясаса яки борынына дару салса;
  5. Әгәр ул баш сөягендәге яки эчендәге яраны юеш дару белән эшкәрткәндә ул аның эченә яки баш миенә үтеп керсә;
  6. Әгәр колагына дару салса;
  7. Әгәр ул әле таң атмаган дип ашаса, ләкин аннан соң таң аткан икәнлеге беленсә;
  8. Әгәр ул кояш батты дип уйлап кояш баеганчы ашаса; Бу очракларның барысында да ураза бозыла һәм ул аны каза кылырга тиеш, бу очракларда кәффәрат гамәлләр кылу тиеш түгел.

«Әс-саум»ның сөйләмдәге мәгънәсе ничек һәм ул нәрсәне аңлата? Ураза вакыты кайчан башлана, кайчан тәмамлана?

«Әс-саум»ның сөйләмдәге мәгънәсе – ниятләп, нәрсәдән булса да тотылып тору дигән сүз, ә шәригатьтәге мәгънәсе – Аллаһ разыйлыгы өчен, ниятләп, ашау-эчүдән һәм җенси якынлыктан таңнан алып кояш батканчыга кадәр тыелып торуны аңлата.

Әгәр дә мосафир юлда булу сәбәпле яки берәү авыруы сәбәпле ураза тота алмыйча үлеп китсә, мосафир бу вакытта сәфәреннән кайталмаган, авыру кеше авыруыннан шифа таба алмаган көе үлгән очракта, алар өчен ничек булса да түләргә кирәкме?

Юк, аларга бернәрсә дә йөкләнми.

Алар соңыннан уразаларын бурычлы кешеләр бармы? каза кылалармы?

Әйе, алар пакьләнгәч шул көннәр өчен уразаны каза кылырга тиеш булалар.

Мондый фидия садакасының күләме күпме?

Рамазан аенда калдырылган һәрбер ураза көне өчен бер ярлыны сыйлау кирәктер. Фитыр садакасының күләме ярты сагъ бодай яки бер сагъ хөрмә, йөзем яки арпадыр. Фитыр садакасын акча, дөге яки кукуруз белән бирергә дә мөмкин, ләкин бәясе югарыда искә алынганнарныкы белән тигез булырга тиеш. «Әл-Бәхер әр-раикъ» китабының авторы әйтә: «Аңа авырлык килгәнгә күрә ураза тотмаска рөхсәт ителгән иде. Ул үзенең калган уразаларын тулыландырсын өчен садакати фитр буларак, һәр көн яртышар сагъ бодай яки йөзем яки бер сагъ финик яки арпа бирергә тиеш. Ләкин монда ашатырга да рөхсәт ителә, бу ике мәртәбә туйганУраза түбәндәге очракларда бозыла: чы ашату, садака-и-фитырдан аермалы буларак”.

Әгәр мәҗнүн бәндә рамазан аенда акылына килсә, ул нишләргә тиеш?

Ул алдагы көннәрен тулыландыра, калган көннәрен ураза тотып бетерә.

Алар калган көннәрне каза кылырга тиешләрме?

Юк, алар калган көннәрне каза кылырга бурычлы түгелләр.

Рамазан аенда кемгә булса да ураза тотмаска рөхсәт ителәме?

Әгәр дә кеше мосафир хәлендә булса, яки авыру булып ураза тоту сәбәпле авыруы көчәюдән курыкса, ураза тотмаса да ярый. Тик соңыннан калган уразаларны каза итеп тоту ваҗиб. Әгәр мосафирга ураза тотудан зыян килмәсә, ураза тоту хәерлерәк.

Рамазан аенда мосафир белән авырудан тыш тагын кемгә дә булса ураза тотмаска рөхсәт ителәме?

Әгәр ураза тоту сәламәтлекләренә яки бала сәламәтлегенә зыян китерер дип курыксалар, авырлы һәм бала имезүче хатыннарга рамазан аенда ураза тотмаска рөхсәт ителә. Ләкин соңыннан бу уразаны каза кылу ваҗиб.

Рамазан аенда ураза тотмаска бурычлы кешеләр бармы?

Әйе, күремле, нифаслы хатыннарга ураза тоту тыела.

«Бик карт кеше» дигәнне ничек аңларга?

Бу рамазан уразасын тота алмаслык карт кеше.

Әгәр дә мосафир юлда булу яки хаста кеше авыруы сәбәпле уразасын калдырса, әмма соңыннан вакытлары булып та уразаларын тулыландырмаган булса, үлем сәгате якынлашса аларга нишләргә?

Алар Аллаһтан гафу-истигфар үтенәләр, үзләренең вәкилләренә аның өчен көн саен бер ярлыны ашатуны васыять итәләр, ярты сагъ бодай яки бер сагъ хөрмә, йөзем яки арпа, күләмендә садака бирергә дә мөмкин.

Әгәр юлчы әйләнеп кайтса һәм ураза тотарга ниятләмәсә яки хатын-кыз көн барышында айлык күремнән чистарынса, алар нишләргә тиеш?

Көннең калган өлешендә алар уразаны боза торган өч нәрсәдән тыелалар, ураза аена хөрмәт йөзеннән.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...


Татарстан һәм Волгоград өлкәсе Мөфтиләренең дусларча очрашуы булды

Мөфти Бата Кифах Мөхәммәд Волжск шәһәрендәге Волгоград мөфтияте каршындагы Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам исемендәге рухи мәдәни үзәктә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан мөфтияте делегациясен кабул итте. Очрашуда Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков, Казанның...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...