Кабак бәлеше

Кабак бәлеше

Кирәк:

(ризыклар бер зур табага исәпләп бирелә)

1 кг чистартылган, туралган кабак;

1 стакан тулыр-тулмас дөге (түгәрәге);

300–400 г җимеш: йөзем, күрәгә, өрек, караҗимеш;

2 аш кашыгы шикәр комы (кабакның тәменә карап, бераз күбрәк тә салырга була);

4 аш кашыгы эретелгән атланмай.

Камыр өчен:

100 г кибет каймагы (15%);

1 йомырка;

3 аш кашыгы көнбагыш мае;

0,5 чәй кашыгы тоз;

0,5 чәй кашыгы камыр күперткеч (разрыхлитель);

3 стакан чамасы он.

Эш барышы:

тирән эчле савытка каймак, йомырка, көнбагыш мае, тоз салып, туглыйбыз. Онны камыр күперткеч белән кушып, токмач камыры кебегрәк катылыкта камыр басабыз. Басып бетергәч, ярты сәгатькә суыткычка тыгып, ял иттерәбез. Ул ял иткән арада, эчлекне әзерләп куйыйк. Дөгене юып, тәменчә генә тоз һәм кашык ярым көнбагыш мае салынган кайнап торган суда бүрттереп алабыз. Су дөбердәп кайнамасын, югыйсә дөге изелә. Якынча 10 минут чамасы кирәк.

Җимешләрне җылымса суда яхшылап юабыз. Аннары чиста җылымса суда тотып, бераз йомшартабыз. Кабакны өчпочмакка бәрәңге тураган кебек итеп турап, бер зур табакка бушатабыз. Шунда ук суы саркытылган дөгене, җимешләрне, шикәр комын салып, яхшылап болгатабыз.

Камырны куна тактасына бушатып, өч өлешкә бүләбез. Берсе – бәлешнең капкачына дигәне – 70-80 г (табаның зурлыгына бәйле); икенчесе – капкач өстен бизәргә дигәне – 40-50 г, калганы – бәлешнең төбенә. Бәлеш төбеннән бармак башы чаклы гына камыр алып калабыз – анысы бөке өчен. Бәлеш төбенә дигән камырны таба читеннән мул гына чыгып калырлык итеп җәеп, майлаган табага салабыз. Аның өстенә эчлекне бушатып, тигезлибез. Өстәге җимешләрне батырыбрак куябыз. 4 аш кашыгы эретелгән май сибәбез. Табадан чыгып калган камырны тигез бөкләмнәр белән бәлеш өстенә күтәреп куябыз. Бәлеш өстенә дигән камырны артык зур итмичә җәябез дә эчлек өстенә каплап, бәлешне бөрәбез. Капкач өстен бизәргә дигән камырны да шундый ук зурлыкта юка итеп җәябез. Ул кунада килеш, камыр читеннән 1 см эчкә кереп, уртага таба 8 кисем ясыйбыз. Уртага ук килеп җитмибез.

Камырны бәлеш өстенә салып, кырыен бәлешкә бөреп тоташтырабыз. Кисемнәрнең бер читен янәшәдәгесе белән бер урыннан гына чеметеп тоташтырабыз. Уртасын тишеп, бәлеш эчендә калган һаваны чыгарып бетерәбез дә кечкенә камыр кисәге белән бөкеләп куябыз. Бәлешне180–200 градуска кадәр кызган мичкә тыгып, 1 сәгать–1 сәгать тә 10 минут чамасы пешерәбез. Мичтән алгач, бәлешне эретелгән атланмай белән майлыйбыз. Кайнар сөтле чәй янына шулкадәр дә тәмле бу бәлеш, телеңне йотарлык!

РЕЦЕПТ АВТОРЫ

МӘРЬЯМ МИҢНЕГУЛОВА

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар.   Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...