Бәйрәм торты

Бәйрәм торты

Минем бер торт рецепты белән уртаклашасым килә!!! Бу рецепт бик җайлы да, тәмле дә була. Кайбер кеше белсә дә әйтми. Яхшылык эшләү бик зур изгелек бит. Бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк бу дөньяда.

Камыр өчен кирәк:

• 6 йомырка

• 250г шикәр комы

• 250г он.

• 1 чәй кашыгы күперткеч (разрыхритель).

Әзерләү ысулы:

Йомырка белән шикәр комын бергә салып 20 минут миксер белән кабартырга. Аннан сон 250 гр онны һәм күперткечне әкрен генэ салып калак белән болгатырга да, табага салып духовкага куярга. Өсте кызарып киткәч, алып суытырга. Суынгач 3 өлешкә бүләргә.

Аннан инде крем ясарга була. Крем кемгә нинди ошый. Без үзебез сөт өсте, эремчек сырын һәм шикәр комы пудрасы салып ясыйбыз. Эчендә дә, өстендә дә шул крем. Бик тәмле була. Өстен инде кем ничек бизи. Тәмле булсын ризыкларыгыз!!! Сәламәт булыйк!!!

РЕЗЕДӘ АХМЕТЗЯНОВА

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...