Баллы кабартмалар

Баллы кабартмалар

Кирәк:

300 мл – сөт;

2 аш кашыгы – шикәр комы;

25 гр. – чүпрә;

3 данә – йомырка;

1 чәй кашыгы – тоз;

100 гр. – йомшарган сыер мае;

Он кирәгенчә.

Әзерләү ысулы:

300 мл җылымса сөткә 2 аш кашыгы шикәр комы, 25 гр чүпрә, 2-3 аш кашыгы он салып, башта чүпрәне күпертергә. Аннан 3 йомырка (берсенең сарысын кабартмаларның өстен майларга калдырырга), 1 чәй кашыгы тоз, 100 гр йомшак сыер мае, он белән йомшак камыр басырга. Камырны кабарырга куярга, бер күтәрелгәч басып төшерергә. Икенче күтәрелгәч, кечкенә шарчыклар алып, кул белән генә җәеп әченә кайнаган куертылган сөт (сгущенка) салырга һәм кабартмалар ясарга (эчлекне башка баллы нәрсәдән дә ясарга була).

Әзер кабартмаларны каплап тагын 20-30 минут кабартырга, йомырка сарысына 1 чәй кашыгы сөт кушып, өсләрен майларга. Өстенә берәр төрле татлы тәмләткеч сибәргә дә була. 170 градуста 30 минут пешереп алырга.

ЗӘМЗӘМИЯ СӘМИГУЛЛИНА

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...


Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар.   Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...