АЛМАЛЫ КАЙМАК ПИРОГЫ

АЛМАЛЫ КАЙМАК ПИРОГЫ

АЛМАЛЫ КАЙМАК ПИРОГЫ

Камыр өчен кирәк:

300 гр каймак;

200 гр сыер мае;

2 данә күкәй;

2 аш кашыгы майонез;

1 аш кашыгы шикәр комы.

 

Әзерләү ысулы: 11 грамм чүпрә һәм 1 аш кашыгы шикәр комын ярты стакан җылы суга салып кабартырга. 1,5 чәй кашыгы тоз салырга. Барсын бергә кушырга һәм сыер маен (жылыда тотып) эретмичә салырга.

Ярты стакан кайнар суга 1 чәй кашыгы сода салып болгатырга да он салып камыр басарга. Он 850 грамм кирәк була.

Басып бетергәндә 2 аш кашыгы сыек май салып басып бетерергә дә, камырны 40 - 50 минут ял иттерергә.

 

Эчлек өчен кирәк:

4 данә алманы чистартып вак итеп турарга;

400 гр 20 процентлы каймак;

4 йомырка;

3 аш кашыгы песок салып болгатырга һәм ванилин кушарга.

Камырны майлаган табага жәяргә, өстенә туралган алманы тигезләп салырга, алма өстенә әзер каймакны тигез итеп жәеп 5 минут ял иттерергә.

180 грамм кайнар мичтә 40 минут пешерергә.

 

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...