Бөтен юллар Мәккәгә алып бара

Бөтен юллар Мәккәгә алып бара

 

Ерак таулар артында

Елга, диңгезләрне кичеп

Кызу комлар чүллегендә

Урынлашкан изге мәчет

 

Бөтен юллар шунда бара

Юкка әйтмәгәннәр бит

Минем де эз шунда таба

КәгъбәтуЛлаһ күрергә, - дип.

 

Борынгы газиз мәчет

Ибраһим кирпеч салган

Җәбраил фәрештә көче

Аллаһ әмере белән.

 

Халыклар йола үтәсен,

Хаҗ гамәлләре кылсын

Гөнаһлардан арынып

Раббыларына кайтсын.

 

 

Хаҗ кылу – ул гыйбадәт

  • Хаҗ – Мәккә шәһәренә барып гамәлләр үтәү
  • Мәккә – Согүд Гарәбстанында шәһәр
  • Кәгъбәтуллаһ – иң беренче җир шарында корылган мәчет

 

Нинди кеше хаҗ кыла?

  • Мөселман
  • Балигъ булган
  • Сәламәт
  • Малы җиткән

 

Хаҗ гамәлләре

  • Ният – хаҗ кылырга теләү, омтылу
  • Таваф – Кәгъбәтуллаһ тирәли әйләнү
  • Сәгый – Сафа һәм Мәрвә калкулыклары арасында йөрү
  • Гарәфәт – догалар кылу шул тауга барып
  • Зәм-зәм – Зәм-зәм чишмәсеннән су эчү

 

Зәм-зәм суын эчкәндә укыла торган дога:

«Аллааһүммә иннии әсъәлүкә ризкан үәәсигән үә гильмән нәәфигән үә шифәәъән мин күлли дәәъин» (Йә Рабби, дөреслектә, мин Синнән киң ризыкны, файдалы гыйлемне һәм һәрбер авырудан шифаны сорыймын).

 

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


Татарстан һәм Волгоград өлкәсе Мөфтиләренең дусларча очрашуы булды

Мөфти Бата Кифах Мөхәммәд Волжск шәһәрендәге Волгоград мөфтияте каршындагы Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам исемендәге рухи мәдәни үзәктә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан мөфтияте делегациясен кабул итте. Очрашуда Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков, Казанның...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...