Сәламләшү

Сәламләшү

Сәламләшү

- Исәнме, дустым! - дип кычкырды Сәед, мәктәптән чыгып баручы Госманны күреп. Малай бу мәктәпкә күчкәч, алар бик нык дуслаштылар, бергәләп намаз укый, Коръән сүрәләрен өйрәнә башладылар.

- Хәерле иртә!-...

- Исәнме, дустым! - дип кычкырды Сәед, мәктәптән чыгып баручы Госманны күреп. Малай бу мәктәпкә күчкәч, алар бик нык дуслаштылар, бергәләп намаз укый, Коръән сүрәләрен өйрәнә башладылар.

- Хәерле иртә!- дип елмайды Госман. - Хәлләрең ничек?

- Синмени инде ул Сәед? - дип, аларга кемдер эндәште. Госманның әтисе икән. Аны алырга килгән. Ул малайларга якынлашты.

- Әйе, мин, -дип җавап бирде Сәед һәм зур кызыксыну белән сакаллы абзыйны күзәтә башлады.

"Нинди кызык кеше, бүтәннәргә охшамаган да", дип уйлап куйды ул.

- Госман сезнең бергәләп догалар өйрәнүегезне әйтте, - дип дәвам итте сакаллы абый,-алайса, ник син безгә кунакка килмисең?

- Мин бер кереп чыгармын, - диде Сәед, бераз оялып. Госманның үзен инде берничә мәртәбә кунакка чакыруы исенә төште.

- Госман,- дип, әтисе улына борылды. Аның тавышы бераз кырысрак яңгырады, - син бит дустыңны күп нәрсәгә өйрәттем дигән идең. Ә нигә син аңа иң гади әйберне өйрәтмәдең?

- Нәрсәне? - дип гаҗәпләнеп сорады Госман.

- Сәлам бирүне, - дип җавап кайтарды әтисе. -Пәйгамбәребез әйтә торган сәламне.

- Мин бу хакта бөтенләй уйламаганмын, - диде Госман, колак очларына кадәр кызарып.

- Улым, - дип йомшак кына эндәште әтисе, - һәр кич Җәмилә белән сиңа ислам нигезләре турында юкка сөйлиммени?! Сезгә сәлам хакында ни әйткәнемне оныттыңмы әллә?

- Юк, әтием, хәтерлим, - дип аны ышандырырга тырышты малай, - Безнең пәйгамбәребез:"Исламның иң яхшы чагылышы - кешеләрне сыйлауда һәм бар белгән-белмәгән кешеләрне "Сезгә тынычлык, Аллаһның рәхмәтен һәм Аның бәрәкәтен телим" дип сәламләүдә", - дигән.

- Әс-Сәламү гәләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтү - һи!-дип әйтте Госман Сәедкә.

- Вә галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү! - дип җавап кайтарды тегесе.

- Менә күрәсезме, ничек тиз өйрәндегез! - дип елмайды әтисе. - Ярар, хәзер инде пәйгамбәребез сүзләренең беренче яртысын тормышка ашырыйк,- дип күз кысты ул.

- Әйдәгез кафега туңдырма ашарга барабыз. Мин сезне сыйлыйм!

 

“Балаларга иң кирәкле догалар” китабыннан

 

 

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...