Мәчет

Мәчет

Булат үзен бик акыллы малайга, үзен күп белүчеләрдән саный. Ул бит мәктәпкә йөри! Сумкасында да аның китаплары искиткеч күп.

 

Ә бабасы мәктәптә укымаган. Алар кечкенә чагында мәчеткә йөргәннәр. Ә менә Булатның мәчеткә барганы юк әле. Ул анда кешеләрнең нәрсә өчен барганнарын белми. Малай үзенең нәрсәнедер белмәвеннән ризасызланып, моны һичшиксез үзгәртергә булды. Әлбәттә! Ул бит мәктәптән “бишле”ләр генә алып кайта, ул күп нәрсәне белә, монысын да белергә тиеш!

Шулай ул, бабасына ияреп, мәчеткә барды. Беренче тапкыр. Һәм ул исе китеп, күргәннәренә таң калып, күп нәрсәләр белеп кайтты! Иптәшләренә дә сөйләр инде ул!

Мәчет – ул Аллаһның бер Үзенә гыйбадәт кыла торган җир икән. Икенче төрле – Аллаһ Тәгалә йорты. Иң беренче мәчет Мәдинә шәһәреннән ике чакрым ераклыкта урнашкан Кубә шәһәрендә Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның сәламе, бәрәкәте булсын) заманында ук төзелгән. Ул дүрт почмаклы агач бинаның түбәсе хөрмә агачы яфраклары белән ябылган булган.

Хәзерге заманда мәчетләр бик матур эшләнелә. Аларның манаралары күккә ашкан. Манара очындагы ай кояш нурында балкып тора. Мәчеттә һәрвакыт тәртип һәм чиста. Аның эченә килеп керүгә үк җанга тынычлык, рәхәтлек иңә.

Кеше дөньядагы барлык вак һәм зур мәшәкатьләрен онытып, Аллаһ каршында гыйбадәт кыла.

2026-03-01 (Шәүвәл 1447 ел.) №3.


Ислам – сәламәт яшәү чыганагы

(Ата-аналар һәм яшүсмерләр белән әңгәмә)   Хәзерге заман гаҗәеп катлаулы, өстәвенә әле бик каршылыклы да. Урлашу, кеше үтерү, көчләүләр, эчкечеләр, наркоманнар саны арта бара. Иң хафага салганы – рухи һәм физик сәламәтлекнең кими баруы; бу, барыннан да элек, балалар, үсмерләр...


Балык Бистәсендә Рамазанга багышлап “Гыйлем мәҗлесләре” үткәрелде

Балык Бистәсе районы үзәгендә “Гыйлем мәҗлесләре” проектының чираттагы очрашуы узды. Дин кардәшләр белән очрашулар республиканың төрле почмакларында үткәрелә һәм ул халыкның дини гыйлемен, әхлагын күтәрүгә юнәлдерелгән. Мөселманнар арасында танылган хәзрәтләр ислам кыйммәтләре турында...


Кадер кич

(Сүрәи кадердән)  Бу кадер кич елда бер кич — барча кичләр изгесе; Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе. Сафланыр ул, пакьләнер, — бик зур Ходайның дәүләте; Һәм төшәр ул көзгеләргә күк капугы шәүләсе. Шул капугъдан күндерермез Тәңремезгә без теләк, — Бер кадер кич Тәңре каршында мең...


СОРАУ-ҖАВАП

Намаз вакытында, онытылып китеп, тәшәххүд урынына “әл-Фатиха” сүрәсен укысаң, ни була? Әгәр сез ялгышып тәшәххүд урынына “әл-Фатиха” сүрәсен укыгансыз икән, сезгә намаз ахырында сәҗдә сәхү кылырга кирәк. Чөнки сез хаталанып ваҗибны (“тәшәххүд” укуны)...


Гыйлемеңне тормышта куллана бел

Син күпме генә укымышлы булсаң да, ышанычлы, намуслы булмасаң нәтиҗә булмый.   Пәйгамбәребез (галәйһиссәлам): «Галим бул, яки гыйлемне өйрәнүче, яки галимнәрне тыңлаучы (гыйлем мәҗлесләрендә гыйлем тыңла), яки гыйлемне сөюче бул (укытучыларга, мөгаллимнәргә гыйлем таратуда, шәкертләргә...