Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.

 

Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез әле, мин сезгә бер тартма алып килдем, ачып карыйк әле, анда ниләр бар икән? (Анда балаларның төрле гамәлләрен сурәтләгән рәсемнәр яисә язып куелган карточкалар чыга.) Балалар, сез карточкаларны күрдегезме? Ә бүлмәдә тагын нәрсәләр күрәсез? Тәрәзәдән карыйк әле, анда нәрсәләр бар?

Ә хәзер күзне йомыгыз әле. Сез нәрсә дә булса күрәсезме? Әйе, балалар, Аллаһның кодрәте, безгә рәхмәте, ул безгә күзләр биргән. Аллаһка мактау әйтик әле.

– Әлхәмделлиләһ.

– Ә дөньяда күзләре күрмәгән кешеләр бармы?

– Аларны ни өчен Аллаһ сукыр иткән?

– Менә без күзле кешеләр өчен Аллаһ аларны гыйбрәт итеп яралткан. Без аларга карап гыйбрәт алырга һәм күзебезне күрә торган итеп яралткан өчен һәрдаим Аллаһка рәхмәтле булырга тиешбез.

– Балалар, ничек уйлыйсыз, ә безнең күзләр күрмәгән нәрсәләр бар микән бу дөньяда? (Балалар фикерен тыңлау.)

– Бар икән. Бу дөньяда безнең күзләр фәрештәләрне, шайтанны, җенне күрми икән. Күрмәгәч, аларның барлыгын кайдан белгәннәр икән кешеләр?

– Белмәгән әйберне кайдан белеп була?

– Китаптан укып, телевизордан карап.

– Ә менә фәрештәләр, җеннәр, шайтан хакында кешеләр Коръәннән укып белгәннәр. Ул хакта бары Аллаһ кына белә һәм кешеләр дә белсеннәр дип, алар турында үзенең китабына язган. Фәрештәләр канатлы, нурдан яратылганнар һәм берсүзсез Аллаһның әмерен үтәүчеләр. Алар бик тиз очалар, һәрдаим Аллаһка тәсбих әйтеп торалар. Әйдәгез без дә тәсбихләрне кабатлыйк әле. (Балалар тәсбихләрне кабатлыйлар.) Аллаһның кодрәте белән аларны кеше күзе күрми. Бихисап күп фәрештәләр арасыннан Коръәндә 4 төрле фәрештә 12 аерып тасвирлана. Бу Җәбраил, Микаил, Газраил, Исрафил фәрештәләр. Аларның үзләренең җаваплы эшләре бар. Безнең һәркайсыбызның да янында фәрештәләр бар. Алар безнең ике җилкәбездә. Без нәрсә эшләсәк тә, алар безнең эшне язып баралар. Һәм шулай ук безгә күренми торган мәхлуклар арасында җеннәр дә бар. Җеннәр нәкъ кешеләр кебек яшиләр, ашыйлар, гаилә коралар, Аллаһ барлыгын беләләр. Бу хакта кешеләр Коръәннән укып беләләр. Тагын бер мәхлук, безгә күренмәүче – ул шайтан. Аны Аллаһ уттан бар иткән, ягъни ясаган. Шайтан – тәкәббер, ул үзен барлык мәхлуклардан фәрештәдән дә, кешеләрдән дә, җеннәрдән дә өстен дип саный һәм берәүгә дә баш ими, буйсынмый. Аллаһ әмеренә дә буйсынмый. Ул кешеләрнең дошманы. Кешеләрне начар гамәлләр кылырга өндәүче, вәсвәсә салып котыртып торучы ул шайтан. Ә хәзер тартмадан чыккан рәсемнәр буенча гамәлләргә бәя бирик әле. Кайсылыры яхшы гамәл, ә кайсылары начар шайтанга ияреп эшләнгән гамәл.

Биремнәр:

  1. Азат йокысыннан торды да әнисенә: «Хәерле иртә, әнием» – диде.
  2. Азат күршеләре бакчасында үсеп утыручы алманы күрде һәм сорамыйча өзеп ашады.
  3. Алисәгә әнисе күрше апага сөт кертергә кушты. Алисә күрше апаның ишеген шакыды да: «Керергә ярыймы?» – дип эндәште.
  4. Рәиснең уенчык машинасын энесе алгач ул сүгенеп энесенә сукты. Балалар начар сүзләр, сүгенү сүзләре әйтсәң шайтан дус таптым дип, сезнең янга йөгереп килеп җитә. Һәм син тагын да начар гамәлләр эшлисең. Шуңа да шайтаннан сакланырга кирәк. «Әгүүзү билләһи минәш-шайтаанир-раҗиим» сүзләре безне шайтаннан саклый. Ягъни шайтанның әшәкелегеннән Аллаһка сыенам дигән сүз бу. (Шушы сүзтезмәне балалардан кабатлату.)

Балалар, ә фәрештәләр нинди кешеләр яныныда күп булалар икән? – Кемнәр яхшы, әйбәт, кешеләрне шатландыра торган эшләр эшли, Коръән укый, алар шундый кешеләр янында булалар һәм аны начар эшләрдән саклыйлар икән. Бездән, шайтан ерак йөрсен һәм яныгызда фәрештәләр йөрсен, дип телим мин сезгә.

 

Әхмәтҗанова Разия, Балтач районы Шубан авылы мәчете каршындагы курслар мөгаллимәсе

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...