Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.

 

Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта әчелегеннән маңгаена тир бәреп чыккан. Ул аңа: «Мин татлы гранат сорадым, ә син миңа әчесен алып килдең», - дигән.

Мөбарәк икенче бер агач янына килеп тагын бер гранатны өзеп ала. Хуҗа аны татып карагач: «Монысы да әче», дигән.

Ул аңа ачуланып: «Мин синнән татлы гранат сораган идем, ләкин һәрвакыт син миңа әчесен китерәсең», - дип хурлаган.

Мөбарәк өченче тапкыр китеп икенче агачтан тагын бер гранат өзеп алган. Ләкин бу юлы да ул әче булып чыга. Аның хуҗасы бик ачуланып: «Син әле һаман баллы гранатны ничек өзәргә икәнен белмисеңме?!» - дип сораган.

Мөбарәк җавап биреп: «Җимешнең татлылыгын аны татып карап кына билгеләргә мөмкин. Минем бу бакчадан бер генә гранат та ашаганым юк. Шуңа күрә мин аның тәмен белмим», - дигән.

Хуҗасы гаҗәпкә калып: «Нигә алай?», - дигән. Мөбарәк җавап итеп: «Менә шулай, әфәнде! Сез миңа бу бакчадан бернәрсә дә алырга рөхсәт итмәдегез. Мин бу бакчадагы җимешләрнең берсен дә сезнең рөхсәтегездән башка ашый алмыйм», - ди.

Мөбарәкнең бу сүзләренә хуҗа бик шатлана. Аның ышанычлы булуы хуҗага шулкадәр тәэсир итә ки, ул кызын Мөбарәккә кияүгә бирә. Бу никахтан ул заманның бөек галиме булган Габдуллаһ ибне Мөбарәк дөньяга килә.

Бу вакыйгадан без нәрсәләр белергә тиеш?

Без рөхсәт сорамыйча бернәрсәне дә алырга тиеш түгел. Аллаһы Тәгалә безне һәрвакыт күрә. Без мондый гадәтләрне балачактан ук үзебездә тәрбиялибез икән, ул вакытта без шундый күркәм гадәтләр белән үсәчәкбез һәм тормышыбыз да гаҗәеп матур булачак.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...