Балалар әти-әниләр өчен нинди дога кыла?

Балалар әти-әниләр өчен нинди дога кыла?

Балалар әти-әниләр өчен нинди дога кыла?

Әти-әниләребез безнең бу дөньядагы иң якын кешеләребез. Шуңа күрә без аларны вафат булгач кына дога белән искә алырга тиеш түгелбез. Ә исән чакта да аларны хөрмәтләп тәрбияләп, кадерләрен белеп, алар өчен догалар кылырга тиешбез.

 

 

Әлеге язмада Изге Коръәндә килгән әти-әни өчен дога кылу үрнәкләрен күрсәтеп үтәбез:

«Раббәнә-гфирлии вәли-вәлидәййә вә лиль-мүэминиинә йәүмә йәкуумуль-хисәәбе»

(Әй Раббыбыз! Гафу ит мине һәм әти-әниемне, һәм барча мөэминнәрне Кыямәт көнне хисап кылынган чакта). «Ибраһим» сүрәсе, 41 нче аять.

«Раббир-хәмһүмәә кәмәә Раббәйәәнии сагыйра»

(Әй Раббым! Алар мине мәрхәмәт белән тәрбия кылганы кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!»). «Исра» сүрәсе, 24 нче аять

Пәйгамбәребез саллалаһу галәйһиссәләм әйтте: «Кеше вафат булгач аның өч гамәленнән кала барлык гамәлләре киселер», — диде. «Вафатыннан соң да файда китерүче өч гамәлгә керә: «Үзе үлгәннән соң да файда китерүче сәдака, биргән гыйлеме һәм үзе өчен дога кылучы баласы гына аңа файда китерәчәк диде. Күрәбез, ошбу хәдистә әйтелде, баласының догасы вафат булган әти-әнисенә дә файда китерә диелде. Шуңа күрә әти-әниләргә алар исән чакта да һәм вафат булсалар да гел дога кылып тору кирәк. Догаларыбыз аларга ирешер ин шә Аллаһ.

Коръәндә «Әти-әниең белән тупас сөйләшмә, беркайчан да аларга «Уф!» дип әйтмә, җикеренмә, икесенә карата да күркәм мөгамәләдә бул» диелә. Аллаһы Тәгалә, беренче карашка, бик гади тоелган әлеге сүзгә игътибарны җәлеп итә һәм әти-әнигә карата кулланмаска куша икән, аларны тыңламау, каршы килү, ярдәм итмәү кебек ямьсез күренешләр турында ни әйтергә мөмкин? Әлбәттә, иманлы кеше беркайчан да дорфа кыланмый, каты бәгырьле булудан саклана һәм Аллаһы Тәгаләгә каршы бармый. Моннан тыш, әти-әнисен хаклап яшәмәүчеләрнең тормышта уңышсызлыкка дучар булулары, җәмгыятьтә ихтирам яуламаулары да мәгълүм. Ахыр чиктә алар үзләре үк балалары тарафыннан рәнҗетелергә мөмкин.

Әти-әни – ул Раббыбызның кодрәте, адәм балаларын зурлавы, хәер-фатихасы. Алар исән чакта һәммәбез дә кадерле кешеләребезгә мәрхәмәт һәм рәхим-шәфкать күрсәтеп, көн саен әҗер-саваплы булу мөмкинлегенә ия без. Авырмы бу? Кайгыртучан, яхшы күңелле һәм олы йөрәкле кеше өчен бу һич кенә дә катлаулы түгел. Үзеңдә бу сыйфатларны тәрбияләү өчен берничә тәкъдим-киңәшне хәтерегезгә салып куегыз.

  1. Рәхмәтле булыгыз! Бик еш кына әти-әниләрнең безнең иминлек өчен нинди юлларга барулары турында онытабыз. Бала аларның гамәлләрен тиеш дип кабул итә, үсеп җиткәч исә алар хакында гел оныта. Әгәр дә йөрәгегез рәхмәтле булырга өйрәнә икән, әти белән әни өчен мөмкин булмаганны да эшләп, сөендерәсе килү теләге уяначак.
  2. Киңәшләр сорагыз! Нинди яшьтә булуыбызга да карамастан без үзаллы булырга тырышабыз. Әмма еллар үткән саен, әти-әниебезнең зирәк киңәшләренә мохтаҗ булуыбызны ныграк аңлый башлыйбыз. Алардан киңәш сорап, без әти белән әнигә ышанычыбызны күрсәтәбез, ә бу алар өчен бик кыйммәт.
  3. Ярдәм итәргә әзер булуыгызны күрсәтегез! Яшь чакта көч-кодрәте ташып торган әти-әниләргә олыгайган саен физик эшләр авыррак бирелә. Әмма алар балаларына комачауламас өчен һәрвакытта да ярдәм сорап мөрәҗәгать итми. Безнең бурыч – әти-әниләргә һәрчак булышу, тормышларын җиңеләйтү.
  4. Кунакка барыгыз, сәбәпсез дә шалтыратып торыгыз! Уйлап карагыз әле, сез әти-әниләрегез белән нинди очракларда аралашасыз? Мөгаен, күпләрегез балаларыгызны калдырып китәргә яки көнкүрештә берәр төрле ярдәм кирәк булганда гына шалтыратадыр. Әмма әни кеше өчен кызы-улының сәбәпсез генә шалтыратып, хәлләрен сорашуы зур шатлык булыр иде. Чәй янына күчтәнәч, хөрмәт йөзеннән чәчәкләр белән кунакка килү исә аеруча да кәефен күтәрәчәк – бәхет өчен күп кирәкми ич!

 

Дарья Абдуллаева

2026-03-01 (Шәүвәл 1447 ел.) №3.


СОРАУ-ҖАВАП

Намаз вакытында, онытылып китеп, тәшәххүд урынына “әл-Фатиха” сүрәсен укысаң, ни була? Әгәр сез ялгышып тәшәххүд урынына “әл-Фатиха” сүрәсен укыгансыз икән, сезгә намаз ахырында сәҗдә сәхү кылырга кирәк. Чөнки сез хаталанып ваҗибны (“тәшәххүд” укуны)...


Казанда мәчет каршындагы татар теле курслары турында семинар узды

  Татарстанда мәчет каршындагы курслар һәм дини уку йортлары программалары кысаларында шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә мәктәп яшендәге балалар өчен «Без туган телне өйрәнәбез!» дәресләрен оештыру буенча семинар узды. Татар теле дәресләре 2 марттан 29 майга кадәр атнасына ике...


Кадер кич

(Сүрәи кадердән)  Бу кадер кич елда бер кич — барча кичләр изгесе; Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе. Сафланыр ул, пакьләнер, — бик зур Ходайның дәүләте; Һәм төшәр ул көзгеләргә күк капугы шәүләсе. Шул капугъдан күндерермез Тәңремезгә без теләк, — Бер кадер кич Тәңре каршында мең...


Изге эшкә - шәфкать, яман эшкә – җәза

Коръән-Кәримдә әйтелгән: (мәгънәсе) “Һәм иман китереп инанучылар белән игелекле эшләр эшләгәннәрне Без, әлбәттә, җәннәттә, асларыннан елгалар агып торган бүлмәләргә урнаштырырбыз, алар анда мәңгегә калырлар. Никадәр матурдыр гамәл ияләренең әҗере, сабыр иткәннәрнең һәм Раббыларына...


Гыйлемнән максат – нәфесне пакьләү

Коръән Кәримдә әйтелгән: “Көферлектән һәм гөнаһлардан чистарынучылар уңышка ирешерләр” (“әл-Әглә” сүрәсе, 14 аять)   Ягъни адәм баласы нәфес теләкләреннән чистарынгач кына канәгатьлек таба. Аллаһ Тәгалә адәм баласын яхшылык белән яманлык арасында көрәшүче итеп яратты....