Аллаһны искә алырга онытма!

Аллаһны искә алырга онытма!

Аллаһны искә алырга онытма!

Бервакыт ябык шайтан белән симез шайтан очрашалар. Симез шайтан ябык шайтанга әйтә:

– И, дустым! Ни өчен бу кадәр ябыгып беттең син? Нәрсә булды? – ди.

Ябык шайтан аңа жавабында:

– Әй, кардәшем, мин бер мөселман кешегә билгеләнгән идем, ул нәрсә генә эшләсә дә, кайда гына барса да, нинди генә халәттә булса да – шатлыклымы ул, борчулымы – һәрвакыт Аллаһны телгә алып йөри: эшләрен башлар алдыннан “бисмиЛләһ”, ди; иртә-кичен догалар язылган китаптан төрле зикерләр укый; нәрсә генә булса да:

“Әлхәмдү лиЛләһи галә күлли хәл”

Ягъни, “Нәрсә генә булса да, Аллаһка мактау булсын!” – ди!!! Аптырагач, ачуын китереп карыйм, ә ул: “әгузу биЛәһи минәшшәйтанир ражим”, – ди. Шул сәбәпле, ашамый-эчми калам, ябыгып, шыр сөяккә калдым! Аннан кача-кача арып, талып беттем! Ә иң авыры шул – ул күзләрен харамнан саклый! Бер угымны да ата алмыйча калдым! Зур шайтан янына барып, берәр жиңелрәк бирем бирүен сорыйм әле!

– Әй, дустым! Синең хәлең бигрәк кызганыч икән! Ә мин шундый бер гамьсез бәндәгә эләктем: “бисмиЛләһ” әйтү түгел, Аллаһны исенә дә алмый!!! Ашаганы – харам, эчкәне – харам, эшләгәне дә – харам!!! Өенә кергәндә муенына атланып керәм, башын кайда борсам, шунда карый, нинди сүз пышылдасам, кабатлый! Рәхә-ә-әт!!! Аның белән бергә ашыйм, бергә эчәм, йоклыйм һәм башка бөтен гамәлләрен дә аның белән бергә башкарам. Менә, күр, ничек тазарып беттем! Шулай дәвам итсә, аны утка керәчәге көн кебек ачык!…

Шулай итеп, әле алар бик озак сөйләшеп тордылар.

Дарья Абдуллаева

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...


Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар.   Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...