Ни өчен мөселманнар хәләл ризык ашарга тиеш?

Ни өчен мөселманнар хәләл ризык ашарга тиеш?

Хәләл ризыкны куллануның мәгънәсе нәрсәдә? Хәләл ризык ашау нинди файда китерә?

 

Ислам – ул Аллаһы Тәгаләнең теләгенә һәм әмеренә итәгать итү, буйсыну дигәнне аңлата. Мөселман буларак, бу дөнья тормышында безнең бердәнбер максатыбыз – кодрәтле Аллаһка буйсыну һәм Аның ризалыгына омтылу. Шәригать кануннары мантыйкка һәм акылга түгел, ә Аллаһтан килгән вәхигә нигезләнгән.

Гипотетик рәвештә әйткәндә, бу әмерләр артында бернинди хикмәт тормаган булса да, без барыбер итәгать итәргә, буйсынырга тиеш булыр идек. Без кодрәтле Аллаһыга табыну, Аңа хәмед әйтү (мактау) һәм буйсыну өчен яралтылган мәхлуклар.

Шуңа да карамастан, Аллаһы Тәгалә – әл-Хәким (Хикмәтле), димәк, аның һәр әмерендә хикмәт бар һәм без Аллаһы Тәгаләнең чиксез хикмәтенә ышанабыз.

Кайчакта теге яки бу әмернең нигезендә яткан хикмәт ачык күренә, ә кайчакта ул безгә бөтенләй үк аңлашылмый. Шуңа да карамастан, мөселманнар буларак, без, хәтта аңламасак та, бу әмер артында чыннан да хикмәт яшеренгәнлегенә нык ышанабыз.

Безнең өчен хәләл булган нәрсәгә килгәндә, Коръән Кәримдә әйтелгән: «Алар синнән (ий Мөхәммәд) үзләренә рөхсәт ителгәнне сорыйлар. Син аларга әйт: «Аллаһыдан куркыгыз, үләксәне яки Аллаһ исеме әйтелмичә суелган хайван итен ашаудан сакланыгыз!», - дип». («әл-Мәидә» сүрәсе, 4 нче аят)

Аллаһы Тәгалә Үзенең чиксез хикмәте белән хайванны хәләл, ягъни ашарга яраклы итү өчен суюның махсус ысулын билгеләгән. Әгәр бу ысулны анализласак, анда билгеле бер өстенлекләр булуы ачык күренә. Йокы артерияләрен, үңәч һәм трахеяларны кисү — хайванны үтерүнең тиз, нәтиҗәле һәм гуманлы ысулы. Моннан тыш, суюның мондый ысулы хайван тәненнән кан агызуны җиңеләйтә.

Аллаһы Тәгалә хәрам дип игълан иткән нәрсәләрне карап чыксак, бу хикмәтне яхшырак аңларга була. Мәсәлән, хәмер эчүнең тыелган булуын алыйк. Коръән Кәримдә әйтелгән: «Ий Мөхәммәд г-м! Синнән хәмер һәм отыш уены хакында сорашалар. Әйт: «Ул нәрсәләрдә зур гөнаһ бар һәм кешеләргә аз гына файдасы да бар, ләкин файдасына караганда гөнаһы һәм зарары зуррак». («әл-Бакара» сүрәсе, 219 нчы аят)

Аллаһы Тәгалә хәмернең берникадәр файдасы барлыгын хәбәр итә, ләкин соңыннан аның белән бәйле гөнаһның файдасына караганда күпкә авыррак булуын аңлата. Бу аять ел саен дөньяда өч миллион үлем хәмерне чиктән тыш куллану нәтиҗәсе булуын дәлилли. Шул үлүчеләр санының 5,3% тәшкил итә. Шулай ук, барлык наркотикларны тыюның нигезендә яткан хикмәт тә ачык күренә.

Хәләл ризык куллануның файдасына килгәндә, барыннан да элек, бу – Аллаһы Тәгаләгә буйсыну һәм әҗер-савап алу чарасы, шуның ярдәмендә җәннәткә юл ачыла. Икенчедән, хәләл ризык – чиста туклану чыганагы булып тора, ул кешенең табынуына һәм рухилыгына зур йогынты ясый.

Әбү Һөрәйрә (Аллаһы Тәгалә аңардан разый булсын) риваять иткән хәдистә әйтелгән: Пәйгамбәребез галәйһиссәлам әйтте: «Ий кешеләр! Аллаһы Тәгалә яхшылыкны гына кабул итә! Аллаһы Тәгалә мөэминнәргә үзенең илчеләренә әйткән әмерләрен ирештерде: «Ий рәсүлләр! Пакь ризык ашагыз һәм яхшы гамәлләр кылыгыз». Шулай ук Аллаһы Тәгалә әйтте: “Ий мөэминнәр! Без сезгә биргән пакь, хәләл ризыклардан гына ашагыз һәм Аллаһуга шөкер итегез, әгәр Аңа гына гыйбадәт кылучы булсагыз!» («әл-Бакара» сүрәсе, 172 аят).

Шуннан соң Пәйгамбәребез галәйһиссәлам тузанга баткан, тузган чәчле кулларын күккә күтәреп: «Ий Раббым, Аллаһым!» - дип дога кылып утыручы юлчы турында сөйләде. Бу юлчының ашаган ризыгы хәрам, эчемлеге – хәрам, киемнәре – хәрам һәм шулай ук ул хәрам ризык белән тукландырылган, шундый бәндәнең догасына җавап бирелермени?!» (Мөслим җыентыгында китерелгән хәдис)

Тормышыбызның мәгънәсе Аллаһы Тәгаләгә буйсынуда икәнен исәпкә алсак, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгыннан да кыйммәтлерәк нәрсә була аламы? Әлбәттә, юк! Аллаһы Тәгалә яхшырак белүче.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...