Гомрә (кече хаҗ) кылуның фазыйләтләре

Гомрә (кече хаҗ) кылуның фазыйләтләре

Гомрә (кече хаҗ) кылуның фазыйләтләре

Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйткән: "Анда (беркемдә дә буталчык тудырмый торган) ап-ачык аятьләр (вә галәмәтләр) һәм Ибраһимның мәкаме бар. Кем дә кем анда керсә, (курыканнарыннан) имин булыр.

 

Юл үтеп аңа (җитәргә) көч тапкан кешеләр Аллаһ өчен (әл-Хәрам мәчете булган) Бәйткә хаҗ кылырга тиеш. Кем дә кем (хаҗның фарызлыгын инкарь итеп) кәфер булса, һичшиксез Аллаһ – (һичнинди гыйбадәткә һәм һичкемгә ихтыяҗы булмаган) бөтен гамәлләрдән бай (зат)”. (Әәли Гыймран сүрәсе, 97 аят)

1.Аллаһның әмерен үтәп аның ризалыгын аласын.

  1. Хаҗ кылу Ислам диненең 5 нче әркәне (нигезе).
  2. Гөнаһлардан чистарынуга сәбәп.

Пәйгамбәребез (галәйһиссәлам) әйткән:

" Әгәр берәү талашмыйча (начар бозык сүзләр сөйләмичә) гөнаһлы гамәлләр кылмыйча, Аллаһ ризалыгы өчен Хаҗ кылса, (гөнаһларыннан арынып) анадан туган бала кебек пакьләнеп кайтачак". (Имам Бохари җыентыгыннан)

  1. Җәннәткә керүебезгә бер сәбәп.

Пәйгамбәребез (Пәйгамбәребез галәйһиссәлам) әйткән:

"Бер гомрәдән икенче гомрә арасы гөнаһларга кәффәрәт ( ике Гомрә арасында булган гөнаһларны сөртә) һәм кабул хаҗның нәтиҗәсе – ул җәннәт." (Имам Мөслим җыентыгыннан)

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...