Зөбәйдә каналы мең ел дәвамында хаҗиларны һәм Мәккә халкын су белән тәэмин иткән

Зөбәйдә каналы мең ел дәвамында хаҗиларны һәм Мәккә халкын су белән тәэмин иткән

Бүгенге көндә Гарәфә тавы итәгендә элек “Зөбәйдә каналы” дип аталган каналның бер өлеше булган калдыкларын күрергә була. Үз исемен ул Һарун ар-Рәшиднең хатыны Зөбәйдә бинт Җәфәр хөрмәтенә ала.

 

Бу канал IX гасыр башында хаҗиларны су белән тәэмин итү өчен төзелгән. Гарәпчә аны «Нәхру Зөбәйдә» (Зөбәйдә елгасы) яки «Әйн Зөбәйдә» (Зөбәйдә чыганагы) дип атыйлар.

Зөбәйдә бинт Җәфәр ибн Мансур Габбасилар династиясеннән бишенче Хәлифә Һарун ар-Рәшиднең хатыны була. Ул гаять бай, ләкин шулай ук үзенең диндарлыгы һәм итәгатьлеге белән дә мәшһүр булган. Коръән укучы хатын-кызларның тавышлары аркасында аның сараенда бал кортлары гүләвенә охшаш гүләү торган, дип сөйлиләр.

809 елда Зөбәйдә үзенең бишенче хаҗын кыла. Ул елны Мәккәдә корылык була. Шул сәбәпле Зөбәйдә җирле халыкның һәм хаҗиларның бу афәт китергән һәлакәт нәтиҗәләренең шаһиты була.

Әлеге вәзгыятьне кайгыртып ул килеп чыккан проблеманы хәл итүне таләп итә. Кризисны юк итү өчен төрле төбәкләрдән инженерлар һәм белгечләр китерелә, алар Мәккәгә Хөнәен һәм Ногман үзәннәреннән су китертергә тәкъдим итәләр. Ләкин ташлы туфрак аркасында җир өстендә канал төзү мөмкин түгел. Шуңа күрә инженерлар суны тоннель аша җибәрә торган суүткәргеч төзергә булалар.

Зөбәйдә бу су каналы үтәргә тиешле барлык җирләрне сатып алган. Кыялы туфракны һәм “Зөбәйдәнең чыганагы” туп-туры түгел, бәлки калкулыклар арасында бөтерелүен исәпкә алып, аны төзү бик зур тырышлык таләп итә. Бөтен чыгымнарны Зөбәйдә үз өстенә ала. Биограф ибн Халликан сүзләренчә, моның бик кыйммәткә төшәчәге турында кисәткәч, ул «кәйкәнең һәр сугуы бер динар торса да» бернәрсә белән дә исәпләшмәскә кушкан. Кайбер бәяләүләр буенча, тулаем төзелеш якынча 1,7 миллион динарга төшкән (ул вакытта бер динар ун грамм алтынга тигез булган).

Техник яктан корылма бик уйланылган. Коелар казыла, алардан су тоннельләр аша «Уммия» дип аталган үзәк коега килә. Таштан төзелгән канал, су табигый юл белән аксын өчен, аз гына авышлык астында барган. Су тигез дәрәҗәдә булсын өчен, су юлы кайбер урыннарда җир өстендә, ә башка урыннарда җир астында ята. Каналны чиста тоту өчен һәр 50 метр саен «хараза» дип аталган подъезд коелары казыла.

Берничә елда төзелеш эшләре тәмамланганнан соң, канал Гарәфә тавына кадәр, аннары Мина һәм Мөздәлифә үзәннәренә кадәр озайтыла. Гомумән алганда, аның озынлыгы 35 км чамасы була. Айн Зөбәйдә (Зөбәйдә чыганагы) ярдәмендә хаҗиларны һәм Мәккә халкын даими су белән тәэмин итәләр.

Канал кешеләргә 1950 елга кадәр мең елдан артык хезмәт иткән. Куллануның артуы ахыр чиктә каналны туендыручы коеларны ярлыландырган, чөнки грунт сулары дәрәҗәсе бик түбән төшкән. Зөбәйдә чыганагы кипкән. Аның үзәк өлеше бүгенге көндә сак астындагы объект булып кала һәм башлангыч халәтендә саклана. Киләчәктә хакимият борынгы һәйкәлне торгызырга ниятләүләрен белдерде.

 

Гөләндәм Әхмәтҗан

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...