Хәерең белән, шәүвәл ае

Хәерең белән, шәүвәл ае

 

Һиҗри календарьда изге Рамазан аен шәүвәл ае алыштыра. Бу айның беренче көнендә без Ураза бәйрәмен билгеләп үтәбез...

 

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән: “Рамазан уразасыннан соң шәүвәл аенда алты көн ураза тотучыга тулы ел дәвамында ураза тоткан кебек савап булыр, чөнки безнең шәригатебездә бер изгелеккә ун өлеш саваптан ким булмас. Исәпләсәк утыз көнгә өч йөз, алты көнгә алтмыш көн ураза булыр.” Дәхи Рәсүлуллаһ галәйһиссәләм әйтте: “Бер кеше Рамазаннан соң шәүвәл аенда алты көн ураза тотса, Аллаһы Тәгалә бу кешенең тәнен тәмугка хәрам кылыр. Һәр көне бәрабәренә кырык шәһид (сугышта шәһид булган сәхабәләр) савабын бирер, һәр көне бәрабәренә бу кеше өч оҗмахта бер шәһәр бина кылырлар”.

Без сезгә бу шәүвәл ае хакында, аның кодрәте, бу айда кыла торган гыйбадәтләр хакында бераз аңлатып үтәбез.

1890 елда Санкт-Петербургта басылып чыккан “Хуләсәтүл-мәсәилә үә мүһиммәтүл-дәләил” китабының туксан алтынчы битендә шәүвәл ае тарихы языла.

Башка айлар кебек үк бу айның да исеме гарәп падишаһларының исеме белән бәйле. Бәни Гайсә кабиләсенең Әнүш исемле падишаһы була. Ул гомеренең күбрәк өлешен сахраларда, урманнарда йөреп, төрле бөҗәкләрне, аларның тән төзелешен өйрәнеп уздыра торган була. Һәрбер хакимдә була торган үзенә бертөрле сәерлек Әнүш падишаһта да була. Ул гомере буе диңгез буенда яшәргә тиешле кигәвен зурлыгындагы яшел чебен эзли... Көннәрдән беркөнне, кояш баегач, диңгез буенда нәкъ шул чебеннәрнең өерен күрә һәм гаҗәпләнеп кычкырып җибәрә: “Мә һәзәл шәүвәләте”, ягъни “Бу нинди ачыш!” мәгънәсендә. Бу – ул вакытта “туван” дип аталган айның ахыргы көне була һәм Әнүш падишаһ бу айны шушы ачыш хөрмәтенә “шәүвәл” дип атый. Ислам дине кергәнче, шәүвәлнең беренче көне гарәпләрдә нәхес, ягъни бәхетсезлек, шомлылык, уңышсызлык көне дип исәпләнелгән.

Гарәп ярымутравына ислам дине кергәч, шәүвәлнең беренче көне Гайдел-фитыр көне, ягъни Рамазан уразасы тәмам булганнан соң бәйрәм ителә торган Ураза гаете булды. Без хәзер шушы изге айга керештек. Рәсүлебез галәйһиссәләм бик күп хәдисләрдә шушы айның фазыйләтләре хакында безгә аңлатты. Өммәтебезгә нәсыйхәт кылып, Рамазан аенда яшәгән гомеребезнең, кадерле тормышыбызның тагын да дәвамы булсын өчен, гамәлләребез тагын да ихлас булсын өчен, шушы шәүвәл аенда өстебезгә тагын бер гыйбадәтне йөкләде. Барча мөселман өммәтендә Рамазан аенда тоткан ураза кебек, шулай ук шәүвәл аенда да алты көн ураза тотып уздырырга тиешле. Бу, әлбәттә, өстебезгә йөкләтелгән фарыз, вәҗеб гыйбадәт үк булмаса да, мәгәр безнең иманыбызның Рамазан аенда пакьләнүе, җаныбызның, тәнебезнең сафлануы тагын да дәвам итү өчен зур мөмкинчелек бу. Хәтта Рәсүлебез галәйһиссәләм бер хәдисендә: “Шәүвәл аенда алты көн тоткан уразасына кеше дөньяга килгән сабый бала кебек гөнаһсыз булыр”, – диде. Бала дөньяга килгәндә беләбез, гөнаһсыз булып туа. Шулай ук кеше дә Рамазан уразасын тотканнан соң, шәүвәл аенда да алты көн ураза тотып уздырса, гөнаһсыз бала кебек калыр, ди. Ягъни, барча гөнаһларын Аллаһ Раббыбыз гафу кылырмын, ди. Бу – безгә зур шатлык, зур сөенеч. Рамазан аенда тоткан уразабыздан каффәрәт, тагын да зур сөенечкә ирешү өчен зур мөмкинчелек бирелде.

Мөселман бу айда алты көн өстәмә ураза барлыгын онытмаска тиеш. Бу – мәҗбүри булмаса да, пәйгамбәребез галәйһиссәлам үтәгән, безгә дә моны үтәү саваплы икәнлеге хәдисләр белән ачыкланган бер ураза төре. Моның турында Пәйгамбәребез галәйһиссәләм болай ди: «Кем Рамазан аенда ураза тотса, шуннан соң шәүвәл аеның алты көнен ураза тотса, бер туктамый ураза тоткан кебек булыр (ягъни ел буенча ураза тоткан кебек саналып, шуның әҗеренә ирешер)».

Иң мөһиме: ихлас булып, шушы гыйбадәтне башкарып та без макталырга тиешбез. Ягъни Рамазан аенда бәндәләр, Әлхәмдүлилләһ, барчаларыбыз да бер ай гомеребезне ризыктан, эчемлектән, гөнаһлы гамәлдән тыелып уздырдык. Шушы гамәлебез дәвамлы булсын өчен без бу гыйбадәткә дә көч-куәтебезне куярга тиешлебез. Нәфел гыйбадәт кенә булса да, Рәсүлебез галәйһиссәләм аны һәрвакыт үтәде (ягъни моны сөннәт мүәккәдә дип алырга кирәк). Шундый сөенеч бирелгән шәүвәл аенда. Аллаһ Раббыбыз шушы мөбарәк шәүвәл айларыбызда да ураза-гыйбадәтләребезне башкарып, барчабызга да бу йөкләтелгән бурычны үтәргә ярдәм итсә иде. Гает көннәрендә исә без барчабыз да бер-беребезне бәхилләп, гафу итеп, туганнар белән арабызны ныгытып, төзек кылып, бер-беребезне рәнҗетүдән сакланып, гает шатлыгын уртаклашыр өчен, зиратка барып, мәетләребезгә дә дога кылып, туганнарыбызны зыярәт кылып уздырырга тиешлебез. Шулай бәйрәм итү – бу мөселманнарга хас булган күренеш. Аллаһ Раббыбызның кодрәте белән Рамазан аенда да ураза гыйбадәтен башкардык, шәүвәл аенда да шушыны дәвам итеп, шатлык-сөенеч белән шәүвәл уразаларын тотарга да барчабызга Аллаһы Тәгалә үзе насыйп әйләсә иде. Әмин!

 

Рамил хәзрәт Миңгәрәев

 

2026-03-01 (Шәүвәл 1447 ел.) №3.


Фитыр сәдакасы

Хәлле кешегә Рамазан аеннан соң, Ураза гаете көнендә үзе һәм сабый балалары өчен фитыр сәдакасын бирү – вәҗиб, ягъни үтәлергә тиешле гамәл. «Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам фитыр сәдакасын кешеләр бәйрәм намазына басканчы таратырга кушкан» (әл-Бохари).   Фитыр сәдакасы күләме...


Изге эшкә - шәфкать, яман эшкә – җәза

Коръән-Кәримдә әйтелгән: (мәгънәсе) “Һәм иман китереп инанучылар белән игелекле эшләр эшләгәннәрне Без, әлбәттә, җәннәттә, асларыннан елгалар агып торган бүлмәләргә урнаштырырбыз, алар анда мәңгегә калырлар. Никадәр матурдыр гамәл ияләренең әҗере, сабыр иткәннәрнең һәм Раббыларына...


Кадер кич

(Сүрәи кадердән)  Бу кадер кич елда бер кич — барча кичләр изгесе; Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе. Сафланыр ул, пакьләнер, — бик зур Ходайның дәүләте; Һәм төшәр ул көзгеләргә күк капугы шәүләсе. Шул капугъдан күндерермез Тәңремезгә без теләк, — Бер кадер кич Тәңре каршында мең...


Рамазан аеның соңгы ункөнлеге һәм Кадер кичәсе

Бөтен галәмнәрнең Раббысы булган, безне төрле нигъмәтләр белән нигъмәтләндергән Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләгә иксез-чиксез рәхмәтләребез, мактауларыбыз, шөкра-наларыбыз булса иде.   Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә тарафыннан галәмнәргә рәхмәт, мәрхәмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд...


Казанда мәчет каршындагы татар теле курслары турында семинар узды

  Татарстанда мәчет каршындагы курслар һәм дини уку йортлары программалары кысаларында шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә мәктәп яшендәге балалар өчен «Без туган телне өйрәнәбез!» дәресләрен оештыру буенча семинар узды. Татар теле дәресләре 2 марттан 29 майга кадәр атнасына ике...