Уңышсызлыкның нигезе – ниятнең дөрес булмавында

Уңышсызлыкның нигезе – ниятнең дөрес булмавында

Уңышсызлыкның нигезе – ниятнең дөрес булмавында

Адәм баласы бу дөньяда вакытлыча, бары тик кунак кына. Ул дөньяга үз ихтыяры белән килмәгән кебек, киткәндә дә үз ихтыяры белән китә алмый. Шулай булгач, ул тормышын нәфес теләкләренә һәм шәһвәтләренә таянып үткәрергә тиеш түгел, аның моңа хокукы юк. Кеше бу дөньяга Аллаһның әмере белән килде һәм киткәндә дә Аның әмере белән китәчәк. Әгәр ул Аллаһның әмерләре буенча яшәсә, уңышка ирешә. Безнең яшәешебез – Аллаһка гыйбадәт кылу һәм Аңа итәгать итү. Тормышыбызның максаты – Аллаһны зекер итү.

 

Әгәр берәүне түрә янына чакырсалар, ул бу түрә каршында үзен әдәпле тота, аңа охшарга тырыша. Кыямәт көнендә Аллаһ Тәгалә каршында без дә шулай ук басып торачакбыз. Бу дөньядагы гомер – ул Аллаһ Тәгалә белән очрашуга әзерләнү өчен бирелгән.

Коръән Кәримдә әйтелгән: “Әгәр берәү Раббысы белән күркәм хәлдә очрашырга теләсә, яхшы гамәлләр кылсын, Аллаһка ширек кылмасын” (18:110)

Аллаһ Тәгалә адәм баласын бар кылганда, аның күңеленә яхшылыкны да, яманлыкны да салды. Шулай ук, уңышка ирешү юлы бары тик яхшылык юлы гына булуын да белдерде. Кеше изгелек юлын сайласа, ул уңышка ирешкән, ә инде яманлык юлын сайлаучы һәлак булыр. Мөэмин кешенең күңелендә яхшылык белән яманлык арасында, ягъни тәкъвалыкның куәте белән шайтан һәм аның юлдан яздырырга тырышуы арасында даими көрәш бара.

Без шайтанны күрмибез, ул гәйбәт, ялган сөйләүче бәндәләр, залим кешеләр аша да тәэсир итә ала. Андый кешеләр шайтанның ярдәмчеләренә әвереләләр. Белепме-белмичәме, алар башкаларны туры юлдан яздыралар.

Золымга каршы торучы көчләр – ул изге гамәл кылучыларның, изгелеккә, тәкъвалыкка өндәүчеләрнең бәрәкәтенең көче һәм куәте. Мондый юлны сайлау уңышка илтә, ә инде гөнаһлы юл югалтуларга китерә. Бу ике юл һәркемгә дә билгеле.

Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте: “Без кешене бер тамчы катнашмадан яраттык һәм аны ишетүче һәм күрүче иттек. Без аңа юлларны күрсәттек, ул шөкер итүчеләрдән булырмы яисә имансызлардан булырмы”. (76: 2-3)

Аллаһ Тәгалә шушы ике юлны аермачык итеп күрсәтте, Кыямәт көнендә берәү дә белмәдем дип әйтә алмый. Шулай ук Аллаһ Тәгалә хакыйкатьне безнең күңелебезгә салды. Күзләребезне ачып күңелебез түренә карасак, кальбебез безнең кем булуыбызга шаһитлык бирә. Кальбне берничек тә алдап булмый. Без башкалар каршында күрмәмешкә салына алабыз, әмма кальб – ул безнең хакыйкый асылыбызны күрсәтүче көзге. Аллаһ Тәгаләне алдап булмый, чөнки Ул безнең кальбебездә ни булганын Белүче.

Кешенең нәфесе бөтен теләкләрен тиз арада канәгатьләндерергә тели. Әмма Аллаһ Тәгалә безнең сабыр һәм итәгатьле булуыбызны тели. Сабырлыкның һәм итәгатьнең нәтиҗәсе җәннәттә теләкләребезнең үтәлүенә китерәчәк.

Аллаһ Тәгалә безне бу дөньяда да күп нигъмәтләр белән бүләкли һәм күбрәк өлешен ахирәт өчен саклый. Бу дөньяның чикләре бар, шуңа күрә Аллаһ Тәгалә вәгъдә иткән әҗер-саваплар бу дөньяга сыймый. Белгәнебезчә, җәннәткә керүче иң соңгы кешенең әҗер-савабы гына да бу дөньядан ун тапкыр күбрәк.

Безнең намус – ул Аллаһ Тәгаләнең бүләге. Кеше гөнаһ кылса яисә хаталанса, намусы аңа тиз арада исенә төшерә. Әгәр инде кеше намусын тыңламый башласа, нәфесенең теләкләрен канәгатьләндерү белән мәшгуль булса, ул вакытта намус тавышы юкка чыга, чөнки кешенең хакыйкый асылы йоклаган яисә үлгән була.

Бик кызганыч, без бу дөньяга караучы йөзебезне, ягъни битебезне һәркөнне юабыз, әмма Аллаһ Тәгалә даими күзәтеп торган кальбебезне пакьләргә онытабыз.

Тәкъва кешеләр – алар Аллаһ Тәгаләгә якын булучылар. Гөнаһка баткан бәндәләр Аллаһ Тәгаләдән ерагайганнан ерагая баралар. Аллаһ Тәгалә безне Үзенә таба йөгереп барырга өнди. Аллаһ Тәгаләнең нигъмәтләре безне гел үзенә тартып тора, тик без гөнаһларыбыз сәбәпле бу нигъмәтне кире кагып, каядыр башка юнәлештә хәрәкәт итәбез.

Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте: “Әй Адәм балалары, Мин сездән гаһед алмадыммы, сезгә белдермәдемме шайтанга иярмәгез, дип? Дөреслектә ул сезнең өчен ачык дошмандыр. Миңа гыйбадәт кылыгыз – бу туры юл!” (36: 60,61)

Уңышсызлыкларның һәм авыр-лыкларның нигезе ниятләребезнең ихлас булмавында. Без кешеләр турында гел начар уйлыйбыз, бер-беребзгә ышанмыйбыз, чөнки без бары тик үз теләкләребезне генә күрәбез, шул сәбәпле фикерләребез дә бозыла.

Икенче яктан караганда, Аллаһ Тәгаләнең дусларының, әүлияларның ниятләре һәм фикерләре һәрвакыт пакь: алар бары тик яхшы ниятләр белән генә гамәл кылалар, кешеләр турында бары тик яхшы яктан гына уйлыйлар.

Пәйгамбәребез галәйһиссәлам кешеләргә карата яхшы мөгамәләдә булуның тиешлеген безгә васыять итеп калдырды. Без Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам юлыннан баручылар.

Без үзебезнең фикерләребезне, кешеләргә карата мөгамәләбезне үзгәртергә, кешеләргә бары тик яхшылык кына теләргә тиешбез. Шул чакта күп кенә мәшәкатьләребезнең юкка чыкканын күрербез. Көнләшүдән тыелсак, бәхәсләшүләр килеп чыкмас. Тәкәбберлектән һәм үз-үзебез белән горурланудан тыелсак, тормышыбызга иминлек килер.

Аллаһ Тәгалә безгә моны аңларлык хикмәт бирсен һәм тәүбә кылып, Аңа итәгать итү юлына юнәлтсен. Амин.

 

Резидә Замалетдинова

 

 

2026-03-01 (Шәүвәл 1447 ел.) №3.


Чабыр үләне (чабрец, тимьян)

Чабыр үләненең русчасы — чабрец, тимьян обыкновенный. Ул иренчәчәклеләр (губоцветные) семьялыгына керә. Агачка әйләнә торган сабаклы, ярымкуак кебек хуш исле үсемлек. Аның бөтен өлешләрендә дә эфир майлары бар.   Чабыр үләне яфракларыннан ясалган сыек экстракт бронхит, бума ютәл кебек...


Мөслимәләр өчен Рамазанга рухи һәм физик яктан әзерләнүгә багышланган очрашу узды

Нәзарәтнең ”Зәкят” хәйрия фондында мөслимәләр өчен Рамазанга рухи һәм физик яктан әзерләнүгә багышланган очрашу узды. Очрашуда фонд карамагындагылар гына түгел, ә барлык теләүче хатын-кызлар – 20 дән артык кеше катнашты. Кунаклар алдында «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе...


Гыйлемнән максат – нәфесне пакьләү

Коръән Кәримдә әйтелгән: “Көферлектән һәм гөнаһлардан чистарынучылар уңышка ирешерләр” (“әл-Әглә” сүрәсе, 14 аять)   Ягъни адәм баласы нәфес теләкләреннән чистарынгач кына канәгатьлек таба. Аллаһ Тәгалә адәм баласын яхшылык белән яманлык арасында көрәшүче итеп яратты....


СОРАУ-ҖАВАП

Намаз вакытында, онытылып китеп, тәшәххүд урынына “әл-Фатиха” сүрәсен укысаң, ни була? Әгәр сез ялгышып тәшәххүд урынына “әл-Фатиха” сүрәсен укыгансыз икән, сезгә намаз ахырында сәҗдә сәхү кылырга кирәк. Чөнки сез хаталанып ваҗибны (“тәшәххүд” укуны)...


Балык Бистәсендә Рамазанга багышлап “Гыйлем мәҗлесләре” үткәрелде

Балык Бистәсе районы үзәгендә “Гыйлем мәҗлесләре” проектының чираттагы очрашуы узды. Дин кардәшләр белән очрашулар республиканың төрле почмакларында үткәрелә һәм ул халыкның дини гыйлемен, әхлагын күтәрүгә юнәлдерелгән. Мөселманнар арасында танылган хәзрәтләр ислам кыйммәтләре турында...