Хәбибулла ишан Хансөяров мөридләреннән

Хәбибулла ишан Хансөяров мөридләреннән

 

 

 

Раббым Аллам, Мәүләм (Хуҗам) Сән,

Тән яраттың, бирдең җан,

Раббым Аллаһ, фазлың берлән

Бир Илаһым нурлы иман

Ай һу җәнәнә (йөрәгемдә) Аллаһ,

ай һу, җәнәнә Аллаһ.

 

Яратканым бер Аллаһ,

Аның икенчесе юк,

Җөмлә коллар эчендә

Миннән гөнаһлысы юк,

Ай һу җәнәнә Аллаһ, ай һу,

җәнәнә Аллаһ.

 

Яраткан Ул ким сине,

Теләрсең дип тәүбәне,

Ярлыкар ул бәндәне,

Сал күңелеңә Аллаһны,

Ай һу, җәнәнә Аллаһ, ай һу,

җәнәнә Аллаһ.

 

Бу дөньяга бакмагыз

Гафил булып ятмагыз,

Хәзрәт Кәбәм биргәнне

Ике күзләп саклагыз,

Ай һу, җәнәнә Аллаһ, ай һу,

җәнәнә Аллаһ.

Бу дөньядан туйганнар,

Хәзрәт белән булганнар.

Хәзрәт Кәбәм биргәнне

Кальбләренә куйганнар.

Ай һу, җәнәнә Аллаһ, ай һу,

җәнәнә Аллаһ.

 

Хәзрәт Кәбәм, кадереңне белгән

Дуслар буш булмас.

Хәзрәт Кәбәм шәфкатеңдә булган

Ике җиһан хур булмас.

Ай һу, җәнәнә Аллаһ, ай һу,

җәнәнә Аллаһ.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...