Хаҗның бүләге – оҗмах

Хаҗның бүләге – оҗмах

«Әәли-Гыймран» сүрәсенең 97нче аятендә әйтелгән: «Көче җиткән кешегә, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт өчен хаҗ кылу фарыздыр».

 

Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: «Ике кече хаҗ кылу арасында кеше барлык гөнаһларыннан котыла, ә зур хаҗ өчен бүләк булып оҗмах тора», — дигән. Бу хакта сөйләшү ниятеннән сораулар белән хаҗ кылып кайткан Илмир хәзрәт Касимов белән сөйләштем.

 

— Илмир хәзрәт, кече хаҗ нәрсә ул? Олы хаҗ белән кече хаҗның аермасы нәрсәдә?

— Олы хаҗ Зөлхиҗҗә аеның бары тик бил¬геле көннәрендә генә үтәлә. Кече хаҗ исә (ягъни гомрә) елның теләсә кайсы вакытында кылына ала. Олы хаҗдан аермалы буларак, гомрә вакытында эзрәк гамәлләр эшләнә – алар барсы да диярлек Мәккәдәге Әл-Харам мәчетендә башкарыла. Һәм бу гамәлләрне үтәү өчен берничә сәгать җитә. Ә олы хаҗ моннан тыш Мина үзәнлегендә яшәүне, Гарәфә тавы итәгендә тәүбә кылуны, Мөздәлифә үзәнлегендә төн кунуны, Шайтан символы булган Җамарат диварларына таш атуны үз эченә ала. Тик теләсә кайсы очракта да матди яктан мөмкинлек булу зарур. Әмма олы хаҗны үтәү мөмкинлеге булган кешегә фарыз. Ә гомрә кылу фарыз түгел. Шуңа күрә башта олы хаҗны үтәргә кирәк, Аллаһ каршында бурычыңны үтәр өчен. Мин 2013 елда Олы хаҗ кылган идем инде.

 

— Алайса ни өчен тагын бер тапкыр Мәккәгә барырга уйладыгыз? Кайбер кешеләрдә шундый сорау да туа: берничә мәртәбә хаҗга барганчы шунда тотыласы акчаны гаиләңә, яисә мохтаҗларга, мәчет төзелешенә сарыф итсәң, хәерлерәк булмасмы иде, дип.

— Әйе, чыннан да, шундый сораулар еш ишетергә туры килә. Җавабы шундый: Хаҗ гамәл-гыйбадәтләрнең бөтен төрләрен дә үз эченә ала торган Ислам нигезләренең берсе. Аны башка гамәлләр белән алыштырып та булмый. Кеше яшәешендә һәр гамәлнең дә үз урыны, үз вакыты булырга тиеш. Хаҗ кылам дип, гаиләңне дә тәэмин итмичә калдырырга ярамый, фәкыйрьләр алдында булган зәкәт-фитр шикелле сәдакаларны да бирмичә калырга, мәчетләргә дә ярдәмеңне туктатырга тиеш түгелсең. Әмма шуны истә тотарга кирәк: хаҗга бару акча белән генә үтәлми! Анда Аллаһ Үзе дәшеп чакырса гына бара аласың! Хаҗ Раббыңда кунакта булуга тиң! Андый хисләр башка бер җирдә дә булмый! Хаҗилар иманнарын ныгыта, рухларын гөнаһлардан пакьли, алдагы гомерләренә җан азыгы ала шунда.

 

— Согуд Гарәбстанында хаҗ кылучыны нәрсә көтә?

— Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрен күз алдында тотып, Согуд Гарәбстанын «Ике харам мәчетләре иле» дип атыйлар. Һәрбер мөселман кешесенең хыялы – шул ике мәчеттә намаз уку, дога кылу. Башта без, самолет белән Казаннан Дубайга, аннан инде Мәдинәгә очтык. Согуд Гарәбстанында хаҗ оеш¬тыру белән махсус министрлык шөгыльләнә. Ул Хаҗ белән бәйле барлык сораулар өчен дә җавап бирә — виза бирү, хаҗиларның килүен контрольдә тоту, куркынычсызлыкны тәэмин итү, транспортны оештыру, хаҗилар санын мониторинглау, хаҗ вакытында төрле ыгы-зыгыларны булдырмау, бәла-казаларны алдан ук кисәтү. Кешеләр Аллаһка якынаерга, Аның белән аралашырга дип киләләр, аларга бернәрсә дә комачауларга тиеш түгел. Шунысын да әйтергә кирәк: дәүләттә бу эшләрнең барысын да яхшы итеп оештыра алганнар, бөтен механизм сәгать кебек җайга салынган. Беркем дә уңайсызлыклар тоймады. Апрель азагында һава кызулыгы 39 градустан артык иде инде. Кешеләргә уңайлы булсын өчен, бөтен җирдә, хәтта урамнарда да, кондиционерлар эшли. Без Мәдинәдә бөтен уңайлыклары булган, төп изге урыннардан – Мөхәммәд пәйгамбәр (галәйһиссәлам) мәчетеннән ерак түгел кунакханәдә яшәдек. Биредә Мәскәү вакыты булуы да бик уңайлы. Безнең төркемдә 27 кеше — җиде ир-ат, калганнары хатын-кызлар иде. Арабызда лаеклы ялда булучылар да, эшчеләр дә, медицина хезмәткәрләре дә, хәтта Самарада яшәүче яшь спортчы Чечня егете дә бар иде. Без үзара җиңел аралаштык, барыбызның да максаты бер иде.

 

— Шушы максатыгызга ирешә алдыгызмы?

— Әйе. Без өч көн Мәдинәдә булдык, Пәйгамбәребез (галәйһиссәлам) мәчетендә намаз укыдык. Анда укыган бер намаз өчен мең намаз савабы языла бит! Әлеге мәчеттә дивар артында Мөхәммәд Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең, хәзрәти Әбу-Бәкернең, хәзрәти Гомәрнең (Аллаһ алардан разый булсын) каберләре дә урнашкан. Дивар аша аларга сәләмнәр, салаватлар тапшырдык. Шулай ук Пәйгамбәребез (галәйһиссәлам) заманындагы мәчет урынында (җәннәт бакчасы дип атала ул) булдык. Аннары тугыз көн Мәккәдә яшәдек, гомрә кылдык, Кәгъбә урнашкан Әл-Харам мәчетенә көн саен намазга йөрдек. Анда укылган намаз өчен йөз мең намаз савабы языла! Башка җирләрдә намаз укып, башка төрле гыйбадәтләр үтәп кенә шундый савапка ирешә алмыйбыз бит!

 

— Гомрә кылганда нинди гыйбадәтләр үтәлә?

— Иң элек, Кече хаҗ алдыннан ир–атлар ике тукыма кисәгеннән торган махсус кием — ихрам – кияләр, ялан аякка сандалий шикелле аяк киеме кияләр. Хатын-кызлар мөселман кануннарына туры килгән гадәти киемнәр кияргә тиеш. Моның белән хаҗилар ихрам халәтенә керәләр (ислемай, шампунь, исле сабын шикелле әйберләр куллану тыела, бәхәсләшергә, башка кешеләргә уңайсызлыклар тудырырга, хәтта чебенне дә үтерергә хәрәм бу вакытта). Соңыннан Кәгъбәне җиде мәртәбә урап чыктык (тәваф кылдык), Кәгъбә тирәсендә намаз укыдык, зәм-зәм суы эчтек, Сафә белән Мәрва таулары арасында җәяүләп, җиде мәртәбә йөрдек (бусы сәгый кылу була). Шуннан соң ир-атлар тулысынча чәчләрен ала, хатын-кызлар бераз гына кыскарта. Шуннан соң гына киемнәрне салып, ихрам халәтеннән чыгарга мөмкин.

 

 

 

 

 

 

— Хаҗилар дога кылганда Аллаһтан нәрсә сорыйлар?

— Әлбәттә, иң беренче гөнаһларны ярлыкауны сорыйлар. Аннары гаиләләре, якыннары, туганнары өчен дә, илебездә бары да яхшы булсын дип тә дога кылалар. Бөтен дөньяда тынычлык булсын, сугышлар бетсен, динебез алга барсын, кешеләр Раббыларын танып яшәсен дип Аллаһтан сорыйлар.

 

— Хаҗ гыйбадәтләрен кылу өчен сәламәтлек тә, физик көч тә кирәк. Ә сәламәтлекләре начар, гарип булганнар нишли?

— Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен прокатка бушлай коляскалар бирелә. Бу юлы да коляскаларга утырган хаҗиларны күп күрдем, аларга туганнары, танышлары яки яллаган хезмәткәрләр ярдәм итте. Кәгъба тирәли йөрүче өч сукырны да күрдем, ярдәм тәкъдим иткән идем — баш тарттылар. Йөрер өчен зур көч куйган гарипне дә күрдем –җирдән шуышып бара иде. Аңа бик авыр булса да, ул үз максатына ирешергә тырышты. Шуларны күргәч кенә, иманлы кешенең рухи яктан никадәрле көчле һәм иманының никадәрле нык булуын аңлый башлыйсың! Аксап-туксап мәчеткә баручыларны күргәч, сау-сәламәт килеш кунакханәдә намаз укып калырга оят була, син дә һәр намазны Әл-Харам мәчетендә укырга дип ашыгасың. Кешеләр монда бөтен дөньядан — мөселманнар яшәгән һәр илдән килә.

Тагын өстәп шуны да әйтим: хаҗга кеше тикшерергә дә, кимчелекләр эзләргә дә бармыйсың. Аллаһта кунакта булгач, андый уйлар килергә дә тиеш түгел. Монда бердән-бер уй – хаҗым (гомрәм) кабул булса иде, Раббым миннән риза булып, гөнаһларымны ярлыкаса иде.

Барча дин кардәшләремә нәсыйхәт кыласым килә. Акчагыз чикле булуга карамастан, хаҗга яисә гомрәгә барудан өметегезне өзмәгез, ниятегездән аерылмагыз! Аллаһтан ялварып сорагыз – Ул хаҗга чакыручы, Ул мөмкинлекләрен дә бүләк итүче. Инде Раббыбыз хаҗиларның гыйбадәтләрен кабуллардан кылса иде. Барырга теләк белдерүчеләргә мөмкинлекләрен бирсә иде! Амин!

— Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт!

 

Эльвира Хуҗина

2026-03-01 (Шәүвәл 1447 ел.) №3.


V Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесендә Әлмәт шәкерте җиңүче булды

Рамазан ае алдыннан Саратов Җәмигъ мәчетендә V Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесе узды. Ул ел саен Россиянең күренекле хәйриячесе һәм җәмәгать эшлеклесе Эдуард хаҗи Ганиев (1948-2019 еллар) истәлегенә үткәрелә. Бәйгене Саратов өлкәсе мөселманнары Диния Нәзарәте, РФ мөселманнары Диния нәзарәте,...


Чабыр үләне (чабрец, тимьян)

Чабыр үләненең русчасы — чабрец, тимьян обыкновенный. Ул иренчәчәклеләр (губоцветные) семьялыгына керә. Агачка әйләнә торган сабаклы, ярымкуак кебек хуш исле үсемлек. Аның бөтен өлешләрендә дә эфир майлары бар.   Чабыр үләне яфракларыннан ясалган сыек экстракт бронхит, бума ютәл кебек...


Малайзиядә Кабан арты мәчете халыкара күргәзмәдә күрсәтелде

Казанның Кабан арты мәчете имамнары Хөсәен хәзрәт Зөфәров һәм Илдар хәзрәт Гарипов Куала-Лумпурда Малайзия халыкара ислам университетында узган LARAS – 26th Architectural Heritage Studies Exhibition Халыкара архитектура күргәзмәсендә катнаштылар. Күргәзмәдә Россиянең ислам архитектурасы һәм...


Казанда мәчет каршындагы татар теле курслары турында семинар узды

  Татарстанда мәчет каршындагы курслар һәм дини уку йортлары программалары кысаларында шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә мәктәп яшендәге балалар өчен «Без туган телне өйрәнәбез!» дәресләрен оештыру буенча семинар узды. Татар теле дәресләре 2 марттан 29 майга кадәр атнасына ике...


Гыйлемнән максат – нәфесне пакьләү

Коръән Кәримдә әйтелгән: “Көферлектән һәм гөнаһлардан чистарынучылар уңышка ирешерләр” (“әл-Әглә” сүрәсе, 14 аять)   Ягъни адәм баласы нәфес теләкләреннән чистарынгач кына канәгатьлек таба. Аллаһ Тәгалә адәм баласын яхшылык белән яманлык арасында көрәшүче итеп яратты....