Ибраһим һәм Исмәгыйл пәйгамбәрләр кыйссасы

Ибраһим һәм Исмәгыйл пәйгамбәрләр кыйссасы

Бик күп еллар элек җир йөзендә

Ибраһим пәйгамбәр яшәгән.

Шактый гына өлкән яшькә җиткәч,

Аллаһ аңа угыл биргән.

 

Ибраһимның куанычы бик зур булган,

Күңеле шатлык белән тулган.

Яшь улына Исмәгыйль дип исем кушып,

Аллаһка ул күп шөкер кылган.

 

Ел арты ел үтеп кечкенә Исмәгыйль

Тыйнак малай булып үсеп җитте.

Аллаһ Раббысына гыйбадәттә булып

Әти - әнисен дә хөрмәт итте.

 

Шулай беркөн Ибраһим пәйгамбәр

Йоклаган вакытта төш күрде:

Аллаһ аңа улы Исмәгыйльне

Корбан итәргә әмер бирде.

 

Исмәгыйль туганчы Ибраһим пәйгамбәр

Аллаһка вәгъдә биргән иде.

“Балам туса, иң кадерле нәрсәмне дә

Сиңа Корбан итәрмен”, - диде.

 

Бала туып, инде шактый үсте

Вәгъдәләрне үтәр чак җитте.

Өч төн рәттән Ибраһим пәйгамбәр

Аллаһның әмерен ишетте.

 

Бу көндә Исмәгыйль унөч яшьтә иде.

Ә Ибраһим – туксан тугызда.

Корбан итеп чалырга кушылды

Иң кадерле булган улын да.

 

Сынау авыр булды пәйгамбәргә,

Бердән – бер улы бит, нишләргә?

Тик ул белә: Аллаһ әмереннән

Һич ярамый читкә китәргә.

 

 

Яшь Исмәгыйль төш хакында белде,

“Әй, әтием, борчылма! – диде.

- Аллаһ хөкеменнән баш тартмыйча,

Сабыр итеп, буйсыныйк инде”...

 

Раббыбыз кушканга каршы килү

Тыеладыр Аллаһ колына,

Газиз улын корбан итәр өчен

Пычак алды ата кулына...

 

Ташламас үз бәндәсен Аллаһ,

Тугры булып үтәсәң хакын,

Корбанга сарык бирде Ул

Саклады Исмәгайль җанын.

 

Зур куаныч килде Ибраһимга,

Калебе шатлык белән тулды.

Бу вакыйга Аллаһ Раббыбызның

Рәхимлегенә дәлил булды.

 

Мөселман бәйрәме Корбан Гаетенә

Шушы көннән нигез салынды.

Көченнән килгән һәр мөселманга

Корбан чалу тиеш кылынды.

 

 

Нәзилә Шагаева

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...