Мөхәррәм ае

Мөхәррәм ае

Һиҗри буенча яңа елның беренче ае – ул Мөхәррәм ае. Бу ай дүрт хәрам айларның берсе. Бу хакта Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте:

 

“Һичшиксез, Аллаһ хозурында айларның саны Аллаһның күкләрне һәм җирне яралткан көндәге (катгый карарын белдергән) язуында (Ләүхелмәхфүздә) – унике. Шуларның дүртесе – харам (тыелган айлар)”. (Тәүбә сүрәсе, 36 аять)

Хәдисләрдә әйтелгәнчә, бу тыелган айлар – зөлкагъдә, зөлхиҗҗә, мөхәррәм һәм рәҗәб айлары. Бөтен мөселманнар да шушы фикергә таяналар, чөнки Пәйгамбәребез галәйһиссәләм үзенең саубуллашу хаҗында әйтте:

“Бер ел 12 айдан тора, шуларның дүртесе тыелган (хәрам) айлар. Аларның өчесе – зөлкагъдә, зөлхиҗҗә һәм мөхәррәм бер-бер артлы киләләр, ә дүртенчесе – рәҗәб ае”.

Бу инде башка айларның аерым бер кагыйдәләре юк дип әйтелми. Мәсәлән, рамазан ае елның иң изге айларыннан санала. Ошбу дүрт айның изгелеге, хәтта Мәккә мәҗүсиләре тарафыннан да танылган.

Үзенең табигате буенча һәр 12 ай икенчесенә тиң, аларның берсе дә башка айлардан аерым буларак бер табигый изгелеккә ия түгел. Бары тик Аллаһ Тәгалә тарафыннан гына изге ай буларак билгеләнә ала. Ул Үзенең нигъмәтләрен иңдерү өчен аерым бер вакытны сайлый.

Әлеге дүрт айның изгелеге Ибраһим галәйһиссәләм вакытыннан бирле танылып килә. Мәккә мәҗүсиләре Ибраһим галәйһиссәләмне хөрмәт иткәннәр, шушы айларның тыелган булуы турындагы канунны үтәгәннәр, үзара сугышып торсалар да, бу айларда сугышырга ярамый, дип санаганнар.

Аллаһ Тәгалә тарафыннан Мөхәммәд галәйһиссәләмгә бирелгән канун да бу айларның изгелеге шулай ук танылган, бу хакта Коръән Кәримдә ачык итеп әйтелгән. Моннан тыш Мөхәррәм аеның тагын башка махсус үзенчәлекләре бар:

  1. Мөхәррәм аенда ураза тоту. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйтте:

 “Рамазан аеннан соң ураза тоту өчен иң яхшы ай – ул Мөхәррәм ае”.

Бу айда ураза тоту фарыз булмаса да, сөннәт гамәлләрдән санала, аның өчен Аллаһтан олуг әҗер-савап булыр. Әлеге китерелгән хәдистән күренгәнчә, бу айда тоткан ураза, башка айларда тоткан нәфел уразаларга караганда күпкә саваплырак. Моннан тыш хәдистә мөхәррәм ае буе ураза тоткан очракта гына зур савап вәгъдә ителмәгән, бу айның бер генә көне дә уразада үтсә, ул зур савапка ия була. Шуңа күрә бу мөмкинчелектән файдаланып калырга кирәк.

  1. Гашура көне. Мөхәррәм ае тулысынча тыелган ай булса да, аның унынчы көне – бөтен көннәреннән дә изгерәк. Бу көнне Гашура дип атыйлар. Ибен Габбас разыяЛлаһу ганһү риваять итте: Пәйгамбәр галәйһиссәләм Мәдинәгә һиҗрәт кылганда, Мәдинә яһүдләренең мөхәррәм аеның унынчы көнендә ураза тотканнарын күрде. Яһүдләр әйттеләр, бу көнне Муса галәйһиссәләм һәм аның иярченнәре могҗизалы рәвештә Кызыл диңгезне кичеп чыктылар, ә фиргавен диңгездә батып калды. Бу хакта яһүдләрдән ишеткәч, Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Без Муса галәйһиссәләмгә күпкә якынрак”.

Моннан соң ул мөселманнарга Гашура көнендә ураза тотарга әмер итте.

Хәдисләрдә әйтелгәнчә, әүвәлдә мөселманнарга Гашура көнендә ураза тоту фарыз булды. Аннан соң рамазан аенда ураза тоту фарыз булгач, Гашура көнендәге ураза сөннәт гамәлләрдән булып калды. Сәйидә Гаишә (Аллаһ аңардан разый булсын) әйтте:

“Пәйгамбәр галәйһиссәләм Мәдинәгә һиҗрәт кылгач, ул Гашура көнендә үзе дә ураза тота иде һәм башкаларга да ураза тотарга әмер итте. Әмма рамазан аенда ураза тоту фарыз булгач, Гашура көнендә ураза тотуның фарыз булуы кире кагылды. Бу көнне теләгән кеше ураза тота ала, әгәр теләмәсә, уразасын томаса да ярый”. Әмма Пәйгамбәр галәйһиссәләм Рамазан аенда ураза тоту фарыз булганнан соң да, Гашура көнендә дә ураза тота иде. Габдулла бине Муса (Аллаһ аңардан разый булсын) әйтте: “Пәйгамбәребез галәйһиссәләм башка көннәргә караганда Гашура көнендә ураза тотуны өстенрәк күрде”. Ягъни Гашура көнендә ураза тоту – ул Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең сөннәте, бу гамәлне үтәүчегә зур савап булачак.

Бер хәдистә әйтелгәнчә, Гашура көнендәге ураза тагын бер көн белән тулыландырылса хәерлерәк. Ягъни ике көн ураза тотарга кирәк: мөхәррәмнең 9 нчы һәм 10 нчы көннәрендә, яисә 10 нчы һәм 11 нче көннәрендә. Моның сәбәбе шунда, Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтүенчә, яһүдләр Гашура көнендә генә ураза тоттылар, ә Пәйгамбәребез галәйһиссәләм мөселман уразасын яһүд уразасыннан аермалы итәргә теләде. Шуңа күрә ул мөселманнарга Гашура көне уразасына тагын бер көн өстәргә кушты.

Кайбер хәдисләр Гашура көненең тагын бер хосусый ягына ишарәлиләр. Бу хәдисләрдә килгәнчә, бу көнне гаиләңә карата юмартрак булырга кирәк, башка көннәргә караганда күбрәк ризыкландыру тиешле.

Аллаһ Тәгалә безгә дә бу мөбарәк көннәрнең бәрәкәтенә ирешергә насыйп итсен!

 

Рамилә Рәхмәтуллина

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


Габдулла Тукай иҗатында дога мотивы

Шагыйрьнең тормышы һәм иҗатының илаһият кануннары белән тыгыз үрелгәнлеге, бу бергәлекнең иҗтимагый-тарихи шартлар, мәдәни багланышлар белән бәйлелеге турында инде шактый күп язылды. Әмма Тукайның җан халәте, Ходайның кодрәтенең чикләнмәгәнлеген кабул итүе, Аңа ышануы шагыйрь иҗатын күңел нечкәлеге...


Хаҗ – Аллаһка якынаю юлы

Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров үзенең хаҗда булган кичерешләре белән уртаклаша:   Минем Мәккәдә алтынчы мәртәбә булуым. Бу юлы төркемдә Россиянең төрле төбәкләреннән – Татарстаннан, Оренбург шәһәреннән, Красноярскидан, Чиләбе, Самара, Тольяттидан төрле милләт кешеләре...


Сугыш чоры балалары

22 июнь – илебез тарихында иң коточкыч көннәрнең берсе, ул кара хәрефләр белән язылган хәтер һәм кайгы көне. Нәкъ шул иң озын көндә, дөресрәге – 1941 елның 22 июнь таңында фашистик Германия илебезгә бәреп керә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу канкойгыч сугышта безнең илебез 27...


СОРАУ-ҖАВАП

Аллаһны ничек яратырга? Бервакыт бөек шәех янына килеп: “Аллаһны ничек яратырга?” - дип сораганнар. Моңа каршы галим: “Синең хатыныңны, балаларыңны яратканың булдымы? Кемне булса да яраттыңмы?” - дип сораган. Бу кеше: “Юк”, - дигәч, “Әгәр синең бөтенләй дә...


Раббым Аллаһым

Шөкер кылыплар куанам, рәхмәтлемен, Дүрт саным да төгәл, хозурыңда калам. Гөнаһлардан азат түгел Синең балаң, Ярлыка син, ярлыкаучы Раббым Аллам.   Йорт-курамны җыештырам атна кичен, Пакьләнәмен, изге көнем – җомга өчен. Аша күккә мәчетләрдә моңлы азан, Намазларны кабул итче,...