Тәүбә итү – бәхет ишеге

Тәүбә итү – бәхет ишеге

 

Аллаһтан гафу үтенүнең фазыйләтләре яхшы билгеле. Хаталарның гафу ителүе – ул җәннәткә керүгә, ризыкның бәрәкәте артуга, көч артуга, зарарларның югалуына, эшләрнең җиңеләюенә яңгыр яуга, байлыкның һәм балаларның артуына китерә. Бу җиңеллек һәм бәхет ишеге. Гафу үтенү белән кайгылар тарала, догалар кабул була, ризык һәм гыйлем ишекләре ачыла.

 

Истигъфарның үтәлүе (гафу үтенүнең) – тынычлыкка ирешү өчен һәм авырлыкларны җиңеләйтү өчен файдалы ысул.

Ибен Габбас (Аллаһ аңардан разый булсын) әйткән: “Аллаһның Илчесе галәйһиссәләм әйтте: “Әгәр берәү даими Аллаһтан гафу үтенсә, Аллаһ аңа теләсәнинди бәладән дә чыгу юлларын бирә һәм теләсә нинди шомлануда җиңеллек бирә, һәм ул көтмәгән җирдән ризыкландыра”.

Бер сүз белән әйткәндә, Аллаһтан гафу үтенү – ул теләсә нинди проблеманы чишү юлы. Кешеләр еш кына бу хакта оныталар.

Коръән Кәримдә әйтелгән: Дәхи гөнаһларыгыз өчен Аллаһудан гафу сорагыз, соңра тәүбә итеп Аллаһуга кайтыгыз! Шулай булсагыз, Аллаһ сезне дөньяда күркәм файдаландыру илә файдаландырыр, билгеле әҗәлегезгә чаклы, һәм яхшылыкта юмартлык кылганнарга Аллаһ нигъмәтләре белән юмартлык кылыр. (Худ сүрәсе, 3 аять)

Әбү Һөрайра (Аллаһ аңардан разый булсын) әйтте: “Мин Аллаһның Илчесе галәйһиссәләмнең болай дигәнен ишеттем: “Аллаһ белән ант итәм, мин көненә 70 тапкыр Аллаһтан гафу үтенәм һәм Аңа тәүбә кылып мөрәҗәгать итәм”.

Аллаһның күркәм исемнәренең берсе – әл-Гаффәр – Гафу Итүче, Үзенең колларының гөнаһларын даими гафу итә.

Тәүбә ишеге һәрвакыт ачык. Шуңа күрә тәүбәне иртәгә кылырмын дип калдырмагыз, без бит иртәгәсе көн туармы, юкмы икәнен белмибез. Шуңа күрә хәзер тәүбә һәм истигъфар кылыгыз һәм “Әстәгъфиру-Ллаһ” (ягъни Мин Аллаһымнан гафу үтенәм) дип даими әйтегез.

“Дөреслектә Аллаһ тәүбә итүчеләрне һәм пакьләнүчеләрне ярата” (Бакара сүрәсе, 222 аять)

 

Рөстәм Әминов

 

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...