Аллаһ һәм Аның коллары каршындагы бурычлар

Аллаһ һәм Аның коллары каршындагы бурычлар

Безне Үзенең коллары итеп яраткан һәм Үз нигъмәтләре белән безнең яшәешебезне тәэмин иткән Раббыбызга – чиксез мактауларыбыз.

Бар мөэминнәргә үрнәк итеп күндерелгән Мөхәммәд пәйгамбәргә (салләллаһу галәйһи вәсәлләм), аның гаиләсенә һәм сахабәләренә – Аллаһның сәламе һәм ярлыкавы ирешсә иде! Аллаһ безне хак һәм туры юлдан аермасын.

Фикер йөртергә сәләтле булган теләсә нинди кеше, бу дөньяда булганнарның барысының да никадәр камил булуын күреп, аларның ниндидер бер сәбәп һәм зирәклек белән, ниндидер бер максатларда яратылуы турындагы фикергә киләчәк. Ә бу исә, бар яратылганнар арасында иң камиле, иң лаеклысы – кешенең дә ниндидер билгеле бер максат белән яратылуы турында сөйли. Аллаһы Тәгалә кешеләр турында Коръәндә менә нәрсәләр әйтә: (мәгънәсе)

“Әнә адәм баласы үзенә Аллаһтан йөкләмә йөкләтелмәүне, Аллаһка каршы эшләрдә ихтыярга куелунымы һәм ахырда җавапсызлыкны телиме?” (“Кыямәт” сүрәсе, 36 аят).

Чынлап та, кеше тулысынча үз иркенә куелмаган. Аның күптөрле бурычлары бар. Аның бу бурычларын ике төргә бүләргә була:

1. Кешенең Аллаһ каршындагы бурычлары.

2. Кешенең башка кешеләр алдындагы бурычлары.

Намаз уку, ураза тоту, хаҗ кылу кебек бурычларыбыз – безнең Аллаһ каршындагы бурычларыбыз булып исәпләнә. Ә үз сәламәтлегебезне саклау, гаиләбез турында хәстәрлек күрү, якындагыларга һәм еракта булганнарга, аеруча дин кардәшләреңә, алар аңа мохтаҗ булган вакытта ярдәм күрсәтү, аларның тормыш хәлләре белән кызыксыну, хаҗәтлекләрен кайгырту, хокукларын яклау кебек бурычларыбыз – безнең Аллаһ коллары каршындагы бурычларыбыз, алар да безнең дини бурычларыбыз булып санала.

Намазны калдыру, ураза тотмау, фарыз гамәл булган хаҗ кылуны санга сукмау һ. б. гамәлләр – мөселман булган кеше өчен Аллаһ каршындагы бурычларны үтәмәү һәм гөнаһ булып исәпләнә. Нәкъ менә шулай ук, кеше үтерү, башка кешенең мөлкәтенә кул сузу, аның намуслы исеменә кара ягу, гайбәт, ялган сөйләү, яла ягу кебек гамәлләр дә гөнаһ булып санала. Болар барысы да кешеләрнең Аллаһ биргән хокукларына кул сузу булып тора һәм Аллаһ коллары каршындагы бурычларны бозу буларак, зур гөнаһлар исемлегенә керә.

Хак мөэмин-мөселман булу өчен Аллаһ каршындагы һәм Аллаһ коллары каршындагы бурычларыңны төгәл үтәп барырга кирәк.

Бу гамәлләрне башкару – дини күзлектән караганда да, дөньяви күзлектән караганда да, һәр мөэминнең бурычы булып тора һәм ул аларны үтәргә тиеш. Аллаһның Рәсүле (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) кемнәр каршында бурычларны үтәү кирәклеге турында болай дип әйткән:

“...Раббыңның да синдә хокукы бар, гаилә әгъзаларыңның да синдә хокуклары бар. Шуңа күрә дә, син, синдә хокуклары булганнарның барысының да хокуклары үтәлешен тәэмин итәргә тиешсең”.

Безгә йөкләнгән бу бурычларны үтәү, Аның колы буларак, Аллаһ каршындагы бурычларны үтәүдән башлана. Ә аннан соң үз-үзең каршындагы бурычлар килә, ә аннан ары – үз туганнарың, якыннарың, күршеләрең, дин кардәшләрең, милләттәш-ләрең, ватандашларың һәм башка бар кешеләр каршындагы бурычлар үтәлергә тиеш.

Теманы бераз ача төшеп, шуны күрсәтеп китик: безнең бөек ислам динебездә бурычларны биш төркемгә бүлү кабул ителгән:

1) Аллаһ каршындагы бурычлар, ягъни Аллаһның сиңа булган хокуклары.

2) Үз-үзең каршындагы бурычлар.

3) Гаилә әгъзаларың каршындагы бурычлар.

4) Үз халкың, үз ватаның каршындагы бурычлар.

5) Башка кешеләр каршындагы бурычлар. Кешеләрнең бер-берсе каршындагы бурычлары.

Иң беренче чиратта, һәрбер кеше аны юктан Бар итүче каршындагы бурычларын үтәргә тиеш. Бу бурычлар икегә бүленә: Аны танып белү буенча бурычлар һәм Аның колы буларак куелган бурычлар. Бу турыда Коръәндә болай диелгән:

“Кеше белән җенне мәгәр Миңа гыйбадәт кылсыннар өчен генә халык кылдым” (“Зарият (Таратучы)” сүрәсе, 56 аят).

Болар – безнең Аллаһ каршындагы бурычларыбыз булды. Шулай итеп, кешеләр һәм җеннәрнең яратылуының һәм бар булуының төп максаты – Аллаһ колы булу, Аңа гыйбадәт кылу.

Кайбер мөфәссир галимнәр аятьтә кулланылган “гыйбадәт кылу” сүзләрен “танып белү” дип аңларга кирәк диләр. Ә бу исә: “Аңа гыйбадәт кылучыны танып белү өчен яратылганнар” дигәнне аңлата. Аның мәгънәсе болай булачак: “Минем хөкемнәремне башкарып, Миңа гыйбадәт кылырлар һәм Минем колларым булырлар”.

Алда әйтелгәннәр буенча, кешенең иң беренче чираттагы бурычы – Аллаһны танып белү, Аңа гыйбадәт кылу һәм Аның колы булу.

ДУМ РТ сайтыннан алынды

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...