Бу дөньядан имансыз китүнең сәбәпләре

Бу дөньядан имансыз китүнең сәбәпләре

Мансур бине Гаммәр (Аллаһның рәхмәтендә булсын) сөйләгән: “Минем бер дустым бар иде.

 

Мин аны Аллаһ ризалыгы өчен ярата идем. Ул миңа ышана иде, тормышымда җиңеллек булганда да, авырлыклар килгәндә дә мине күрергә килә иде. Вакытын күбесенчә гыйбадәттә үткәрә иде, тәһәҗҗед намазларын укыр һәм Аллаһтан куркып бик күп елар иде.

Күпмедер вакыт мин аны күрмәдем. Аның танышларыннан хәлен сораштым. Миңа аның авыруы һәм зәгыйфьләнүе турында әйттеләр.

Мин дустымны зиярат итәргә дип өенә килдем, ишеккә шакыдым. Ишекне кызы ачты. Өйгә кергәч, дустымның өй уртасындагы түшәктә ятканын күрдем. Йөзе каралган, күзләре күгәргән һәм иреннәре кабарган иде.

Мин аның янына килеп: “Әй кардәшем, “Лә иләһә иллә-Ллаһ” кәлимәсен әйт”, - дидем. Ул күзләрен ачып миңа карады. Мин берничә тапкыр шәһәдәт кәлимәсен кабатладым, аның да минем артымнан кабатлавын үтендем. Ахыр чиктә: “Әгәр син бу сүзләрне әйтмәсәң, мин сиңа госел кылмыйм, кәфенгә төрмим һәм җеназа намазын укымыйм”, - дидем.

Ул миңа җавап биреп: “Мансур кардәшем! Бу олуг сүзләр, әмма минем белән алар арасында киртә тора”, - диде. Мин аңа болай дидем: “Гөнаһлардан тыелу һәм гыйбадәт кылу ул бары тик Аллаһ Тәгаләнең кодрәте белән генә. Кая синең кылган намазларың, тоткан уразаларың, төнге гыйбадәтләрең?” Ул менә нәрсә дип җавап кайтарды: “Әй кардәшем! Бу гамәлләремнең берсе генә дә Аллаһ ризалыгы өчен түгел иде. Мин аларны кешеләр мине мактасыннар өчен кылдым. Үзем генә калган вакытларда, тәрәзә пәрдәләрен ябып гөнаһлы гамәлләр кылдым, Раббыма итәгатьлек күрсәтмәдем”.

 

Нәсихәт

Бу риваятьтән иң беренче аңлашылганы шул, әгәр мәчеткә намазга даими йөрүче булып, кинәт кенә мәчеткә килми башласа, аңа ни булганын белешергә кирәк. Әгәр ул авырып киткән булса, барып хәлен белергә, мәшәкатьләре килеп чыккан булса, ярдәм кулы сузарга кирәк, әгәр ул вафат булган булса, җеназа намазында катнашу тиешле. Мансур бине Гаммәрнең кылган гамәле бу хакта ачык итеп күрсәтә. Кардәшен күрми башлагач, ул аның турында сораштыра башлаган, авырып китүен белгәч, хәлен белергә килгән. Бу мөселманнарның бер-берсе каршында булган вазыйфалары.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм һәм сәхәбәләр нәкъ шулай гамәл кылганнар. Намаздан соң Пәйгамбәребез галәйһиссәләм җәмәгатькә йөзен боргач, сәхәбәләрдән берәрсен күрмәсә, башкалардан аның хәле турында сораштыра торган булган.

Үлем хәлендә ятучыга “Лә иләһә иллә-Ллаһ” кәлимәсен әйттерергә тырышу – ул сөннәт гамәл. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Үлем хәлендә булучыларга “Лә иләһә иллә-Ллаһ” кәлимәсен әйтергә кирәклеге турында исенә төшерегез. Әгәр берәүнең соңгы сүзе “лә иләһә иллә-Ллаһ” булса, ул җәннәткә керер”.

Тәлкыйн – ул үлем хәлендә булучы белән бергә “лә иләһә”иллә-Ллаһ” кәлимәсен кабатлау. Әмма шуны истә тотарга кирәк, бу хәлдә булган кешене мәҗбүриләргә ярамый.

Адәм баласы һәрбер гамәлен Аллаһ ризалыгы өчен кылырга тиеш, әгәр берәр нәрсәдән тыела икән, тыелуы да Аллаһ ризалыгы өчен булырга тиеш.

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


СОРАУ-ҖАВАП

Аллаһны ничек яратырга? Бервакыт бөек шәех янына килеп: “Аллаһны ничек яратырга?” - дип сораганнар. Моңа каршы галим: “Синең хатыныңны, балаларыңны яратканың булдымы? Кемне булса да яраттыңмы?” - дип сораган. Бу кеше: “Юк”, - дигәч, “Әгәр синең бөтенләй дә...


Ислам мәдәнияте музее “Татар намазлыгы” күргәзмәсе өчен экспонатлар җыя

“Казан Кремле” музей-тыюлыгы татар намазлыгына багышланган уникаль күргәзмә әзерли. Экспозиция 2026нчы елның октябренә планлаштырылган һәм ул 2027нче елның февраленә кадәр “Кол Шәриф” мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда эшләячәк. Әлеге чара Россия халыклары...


Себер мөфтие Мәскәүнең «Ярдәм» мәчетендә булды

Себер мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов Мәскәүгә эш сәфәре барышында Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты. Очрашуда Россия халыклары бердәмлеге елында планлаштырылган чаралар кысаларында уртак эш юнәлешләре...


“Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы” статусы кысаларында чаралар

Казанда тарихи әһәмияткә ия вакыйга булды – Казан кулъязма Коръәненең асыл нөсхәләре басмага бирелде. “Идел-Пресс” нәшриятының полиграфия-җитештерү станогын Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин; ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Кулъязма...


Корбан гаете

Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләгә чиксез хәмед һәм шөкраналарыбыз булса иде. Бөтен пәйгамбәрләрнең имамы булган, безгә бу дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булырга өйрәткән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле гаиләсенә,...