Ураза гаете

Ураза гаете

 

Ураза бәйрәме – бик шатлыклы, сөенечле көн. Ни өчен Ураза гаете сөенечле көн соң? Ниһаять, көндез ашый һәм эчә алабыз дип бәйрәм итмибез, әлбәттә. Аллага шөкер, Аллаһның кушканнарын үтәдек, нәфесләребезне тыя алдык, изге Рамазан аенда ураза тоттык дип шатланабыз һәм изге гамәлләребезнең кабул булуына өметләнәбез. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә:

 

“Санаулы (ураза) көннәрен тәмам итеп сезгә тугры юл күрсәткәне өчен Аллаһны олылагыз, шөкер итегез” (“Бәкара” сүрәсе, 185 нче аять).

Аллаһы Тәгалә безгә ошбу гаетне һәм шулай ук Корбан гаетен һәр елны үткәрергә кушкан. Шулай итеп, Аллаһ Раббыбыз безгә шатлану, сөенү көннәрен биргән.

Беренче гает намазын сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәлам һиҗринең икенче елында (милади буенча 624 нче елда) үткәргән һәм ул Ураза гаете намазы булган. Рәсүлебез галәйһиссәлам гает намазларын бер тапкыр да калдырмаган. Гает намазын уку – ул Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең нык сөннәтләреннән, ягъни ваҗиб гамәл булып тора.

Әбу Һөрәйрә (Аллаһ аннан разый булсын!) әйткән: “Гаетләрегезне тәкбир белән зиннәтләгез”.

Аллаһның илчесе галәйһи-ссәлам үзенең бер хәдисендә әйткән: “Кем дә кем гает көнендә 300 тапкыр “Субхән-аллаһи вә бихәмдиһи” дип әйтсә һәм шушы зикер савабын мәетләргә багышласа, һәр кабергә мең нур керер, әгәр инде үзенең әҗәле җитсә, аңа да Аллаһы Тәгалә мең нур яктыртыр” (Имам Газали китабыннан).

Пәйгамбәребез галәйһиссәлам үзенең бер хәдисендә әйткән: “Кем дә кем гает кичәсе төнен иман белән һәм өмет белән гыйбадәттә үткәрсә, башка калебләр үләчәк көндә аның калебе сәламәт калыр”, – дигән.

Риваятьтә килгәнчә, Ураза гаете җиткәч Аллаһы Тәгалә җир йөзенә үзенең фәрештәләрен җибәрер һәм алар юлга басып көчле тавыш белән мөрәҗәгать итәрләр, аларны җеннәрдән һәм адәмнәрдән кала бөтен мәхлуклар ишетер: “Әй Мөхәммәт өммәте, юмарт булган Раббыгыз каршына чыгыгыз, Ул сезне Үзенең юмартлыгы белән бүләкләр һәм зур гөнаһларыгызны гафу итәр”. Ә мөселманнар мәчеткә килгәч, Аллаһы Тәгалә фәрештәләрдән: “Эшчегә эшен тәмамлагач нәрсә бирелергә тиеш?”, – дип сорар. Алар җавап итеп: “Аңа хезмәте өчен тулысынча хакын бирү тиешле”, – диярләр. Шунда Аллаһы Тәгалә әйтер: “Алайса шаһит булыгыз, аларның әҗере һәм хакы минем мәгъфирәтем (гөнаһларын гафу итүем) һәм ризалыгым!”

Мөбарәк рамазан ае безгә ризыкның, суның кадерен белергә, начар гадәтләрдән арынып, нәфесләребезне тыеп, изгелекләр кылырга өйрәтте, сабырлык, миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләде.

Әгәр үзебезне мөселман дип саныйбыз икән, рамазан аенда башланган игелекле гамәлләребезне, Аллаһ Раббыбызга шөкер итүләребезне изге ай тәмамлангач та дәвам итсәк иде, гөнаһлы гамәлләрдән, яман гадәтләрдән саклансак иде!

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...