Кадер кичәсе – изге кичә

Кадер кичәсе – изге кичә

Рамазан ае – изге вә шәриф айдыр һәм ошбу айның һәр көне, һәр кичәсе мөэмин-мөселманнар өчен бик тә кадерле. Шулай да, бу изге айның бер кичен аеруча зурлап, олы җаваплылык вә тәкъвалык белән үткәрәләр.

 

Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны “Ләйләтүл кадер”, ягъни “Кадер кичәсе” дип билгеләп үтә. Сүрәнең башында ук: “Коръәнне шушы изге Кадер кичәсендә иңдердек”, - дип әйтелә. Шулай итеп, игелеккә, яктылыкка, пакьлеккә, яхшылыкка, ягъни бәхет-сәгадәткә илтә торган юлны күрсәтүче изге китап Рамазан аеның Кадер кичәсендә Ләүһүл-мәхфүздән күкләрнең беренче катына төшерелә.

Шушы серле кичнең шәрәфәте вә хикмәтен аңлатып, Аллаһ Сүбехәнәһү вә Тәгалә мөэминнәргә: “Кадер киче мең айдан да хәерлерәк”, - дигән сөенечле хәбәр бирә, ягъни ошбу кичтә кылынган гыйбадәт мең айлык (83 еллык!) гыйбадәтнең әҗереннән дә артыграк булуын аңлата.

“Кадер” сүрәсеннән белүебезчә, ошбу мөбарәк төндә Аллаһ әмере буенча җиргә бик күп фәрештәләр иңәр һәм алар белән Рух - Җәбраил фәрештә... Раббыбызның тугры мәхлуклары – фәрештәләр – гыйбадәт кылучы кешеләрне эзләрләр, шундыйларны тапсалар, аларга бәхет-изгелек теләп, гөнаһлары кичерелүен үтенеп, догалар кылырлар, “мөэмин-мөселманга сәләм!” дип дәшерләр һәм бу таң атканчыга кадәр дәвам итәр...

“Кадер кичәсе” гыйбарәсен, гадәттә, “Кодрәт киче” дип тәрҗемә итәләр, шулай ук “кадер” сүзен “тәкъдир” төшенчәсе белән бәйләп, шушы изге кичтә барлык Адәм балаларының алдагы елда булачак язмышлары каралыр дигән фикер белдерүчеләр дә бар: алар кешеләрнең Рамазан аендагы эш - гамәлләре, тоткан уразалары һәм, әлбәттә, бу изге төндә укыган намазлары, кылган догалары, белдергән теләк-үтенечләре киләсе елдагы тәкъдирләренә үз йогынтысын ясый, дип әйтәләр.

Галимнәр билгеләп үткәнчә, Кадер кичәсен кайбер галәмәтләрдән, шул кичкә хас булган аерым билгеләрдән тәгаенләргә мөмкин: бу кичә нурлы, тыныч һәм матур булыр; бик салкын да булмас, бик эссе дә булмас; ул кичтә

болытлар йөрмәс һәм җил исмәс, һавадан йолдызлар атылмас, яңгыр яумас, барча җиһанда тылсымлы тынгылык урнашыр...

Хәдисләрдәге мәгълүматка караганда, Кадер кичәсе Ураза аеның ахыргы ун көнендә була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (галәйһис-сәлам): “Әгәр әлеге мөбарәк кичәне табарга теләсәгез, аны Рамазанның ахыргы 7 так төнендә эзләгез”, - дигән. Гайшә (р.г.) риваять кылуы буенча, Мөхәммәд (галәйһис-сәлам) Рамазан аеның ахыргы 10 төнен йокламыйча гыйбадәттә үткәргән булган, гыйбадәтендә гадәттән тыш тырышлык күрсәтеп, шул дәвердә хатыннарын да уяткан һәм аларга бу вакытта җимаг (якынлык) һич тә кылмаган. Бервакыт мөэминнәр анасы Гайшә (р.г.) пәйгамбәребездән (галәйһис-сәлам) сорады: “Әгәр мин Кадер кичәсен белсәм, ул кичтә нинди дога кылыйм?”. Мөхәммәд (галәйһис-сәлам) җавап итеп аңа: “Аллаһүммә иннәкә гафуввүн, түхиббүл гафвә фә әгфүганни” (“Йә Аллаһ, дөреслектә Син гафу итүче, гафу итәргә яратасың, минем гөнаһларымны гафу ит”), - дигән доганы өйрәткән.

“...Йә Раббым Аллаһ! Син бит гафу итүче, гафу итәргә яратасың. Мине, гаҗиз колыңны, гафу ит, белеп вә белми кылган гөнаһларымны ярлыка, үземә дә, туганнарыма дә тәүфыйк-һидәят юлында булырга, дөнья һәм ахирәт бәхетенә ирешергә насыйп кыл! Мине ярдәмеңнән ташлама... Ташлама...”. Ошбу догалар һәм башка шундый сорау-үтенечләребез белән Аллаһка мөрәҗәгать итеп, изге Рамазан аенда, Кадер кичәсендә генә түгел – ел әйләнәсендә, тормышыбыз дәвамында – һәрдаим гыйбадәт әһеле булуыбызны белдереп, Раббыбызны зурлап, Аңа шөкер итеп һәм мәхәббәтебезне баглап яшәсәк – Яратучы вәгъдә иткән олуг дәрәҗәгә ирешүчеләрдән булырбыз. Ошбу олуг дәрәҗәне Аллаһы Тәгалә һәммәбезгә дә насыйп кылсын, әәмиин.

 

Ришат Курамшин

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...