Гомрә хаҗыннан алган тәэсирләрем

Гомрә хаҗыннан алган тәэсирләрем

Безнең Болгар җирлегендә хәзрәтебез Фәрхат Минкадыйр улы Минсәгыйров безгә мәчеттә вәгазь сөйләгәндә, аңлаешлы итеп хаҗ гамәлләренең савабы турында сөйләде. Без Рамазан айларында, уйлана-уйлана, йә Раббым Аллаһ, безгә дә насыйп булсын дип теләкләр теләдек. Күптәнге хыялым иде, әлбәттә. Аллаһ Тәгаләдән намаз саен исәлек-саулыкларым белән, эшләремнең уңышлы итеп алып барып, җитәрлек акча туплап, йә Раббым, синең йортың Кәгъбәтуллага баруларны насыйп ит дип тели идем.

 

Фәрхат хәзрәтебездән Аллаһ риза булсын, ул безгә этәргеч булды, юлын ачарга ярдәм итте, күңелебезгә ышаныч салды, сез булдырасыз, әйдәгез, быел барырга тырышыгыз дип, чит ил паспортларларын ясатканны күзаллап торды.

Әлхәмдүлилләһ! Менә безгә – Рокия ханым, Мәгълүмә апа (85 яшь) һәм миңа гомрә хаҗын кылырга насыйп булды. Барып кайттык бит, әлхәмдүлилләһ!!! Хәзрәт, рәхмәт сезгә.

... Очкычыбыз, Шарҗа шәһәреннән күтәрелеп, Мәдинә шәһәренә юл ала башлауга пилотыбыз, “Аллааһу Әкбәр! Аллааһу Әкбәр! Аллааһу Әкбәр!” дигән сүзләр белән башлап, дога кылды.

Мәдинәгә килеп җитеп, таулар күренә башлагач, күңел тәмам нечкәрде: күздән борчак-борчак яшь тәгәри башлады. “Әй Раббым, безгә насыйп иттең шушы изге җирләрне күрергә дә дип, шатлык күз яшьләре ага да ага. Мәдинә шәһәрендәге рухи тынычлык, Мөхәммәд пәйгамбәребезнең нинди шәфкатьле, мәрхәмәтле булганы бар җирдә дә сизелә. Мәчеттә шифалы зәм-зәм сулары, бөтен уңайлыклары булган намаз заллары һәм йөрәкләргә үтеп керүче сихри азан тавышы..

Йәә Раббым, шөкерана кылам бәхетле тормышыма, исәнлек-саулыгыма, Мәдинә шәһәрендә нык басып атлап, йөгерә-йөгерә, мәчеткә намазга ашыгуыма!!! Намаздан соң, әйтеп бетергесез күңел тынычлыгы белән, зәм-зәм суы эчә-эчә зикер кылуга...

Көн саен экскурсияләр бик файдалы һәм мәгънәле булды. Әйтерсең, Үхүд сугышында булган мөселманнар өчен сынаулар, әнә укчылар тавы, Аллаһ рәхмәте белән барлыкка килгән мәһабәт таулар сихри тынлыкта ул вакытта булган вакыйгаларны саклап, Аллаһка зикер әйтәләр кебек тоелды миңа...

Өч көн Мәдинә шәһәрендә булганнан соң, аерыласы килми генә, шәһәрләр анасы Мәккәгә юл тоттык, әлхәмдүлилләһ!

Ләббәйкә, Аллаһуммә, Ләббәйкә!

Күздән яшь ага, куллар зикердә тәсбих тарта, күңелдә мин Синең каршыңа барам, йә Раббым Аллаһ, Ләббәйкә! Юл озак тоелса да, тизрәк барып җитәсе, Кәгъбәтуллаһны күрәсе килеп, шатланып ашкына башлады... Ниһаять, әлхәмдүлилләһ, Мәккә! Хыялым тормышка ашты! Аллаһ Тәгалә насыйп итте Мәккә шәһәренең изге җирләренә аяк басарга! Ләббәйкә, Аллаһуммә, ләббәйкә! Тыным кысылып, йөрәгем дөп-дөп тибә, күзләремне зур мәһабәт бинадагы сәгатькә юнәлттем.

Кунакханәгә тиз генә урнаштык та, автобуска утырып Аллаһ йорты Кәгъбәтуллаһка таваф кылырга киттек. Безне алып баручы хәзрәтебез Алабуга имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов, безнең барыбызны да күз алдында тотып, аңлатып, әл-Хәрам мәчетендә урнашкан Кәгъбәтуллаһ янына таваф кылырга алып кереп китте. Йәә Раббым Аллаһ, бисмилләәһи Аллаһу әкбәрне әйтүгә, күздән яшьләр ага башлады. Тотынышып 7 кат әйләнгәндә, зикер, дога кылып, күңелне зур шатлык, сөенеч биләп алды, аяклар үзеннән-үзе атлыйлар. СүбехәәнАллааһ, Синең ярдәмеңне һәр мизгел тоябыз!!!Мәә шәә Аллаһ! Сафа һәм Мәрва таулары арасын да җиңеллек белән, догалар кылып, аятләр укып, зикерләр әйтеп, 7 кат йөреп чыктык... Йәә Аллаһ, минем шатлыгым күз яшьләрем булып ага.

Тагын Мәккә шәһәреннән зур автобусларда сәяхәтләрдә йөрдек. Рәхмәт сезгә Хәлим хәзрәт һәм оештыручы Нәзарәт хезмәткәрләре!

... Таиф шәһәренә бару күңелне искиткеч тетрәтте, кайчандыр Ислам дине тарала гына башлаган заманнарда сөекле Пәйгамбәребезне таш атып куган шәһәр гөлбакча эчендә утыра. Сөекле Пәйгамбәребезнең искиткеч рәхимле, шәфкатьле булганлыгын аңлап, башлар әйләнеп китте.

Кызыл диңгезгә бару да бик дулкынландырды. Диңгездә коенып, госел алып намаз укыганнан соң, Кәгъбәтуллаһка кайттык, әлхәмдүлилләһ! Тагын аның тирәли догалар, зикер әйтеп әйләнү, зәм-зәм суларын эчү. Сау бул, Бөек Аллаһ йорты Кәгъбәтуллаһ! Сау бул, бөтен дөньядагы шәһәрләрнең анасы Мәккә! Сау бул, нурлы, шәфкатьле Мәдинә! Йөрәгем сездә калды. Аллаһ тагын насыйп итсен сезнең белән күрешүләрне.

 

Зиннәтуллина Гүзәл

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


Габдулла Тукай иҗатында дога мотивы

Шагыйрьнең тормышы һәм иҗатының илаһият кануннары белән тыгыз үрелгәнлеге, бу бергәлекнең иҗтимагый-тарихи шартлар, мәдәни багланышлар белән бәйлелеге турында инде шактый күп язылды. Әмма Тукайның җан халәте, Ходайның кодрәтенең чикләнмәгәнлеген кабул итүе, Аңа ышануы шагыйрь иҗатын күңел нечкәлеге...


Себер мөфтие Мәскәүнең «Ярдәм» мәчетендә булды

Себер мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов Мәскәүгә эш сәфәре барышында Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты. Очрашуда Россия халыклары бердәмлеге елында планлаштырылган чаралар кысаларында уртак эш юнәлешләре...


Каһирәдә татар дин галиме Муса Бигиев кабере янәшәсендә

Мисырга эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мөфти, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә Әл-Карафа Каһирә некрополендә күренекле татар дин галиме һәм фәлсәфәче Муса Бигиев каберен зиярәт кылды. Татарстан Мөфтие Коръән укыды һәм күренекле...


Корбан гаете

Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләгә чиксез хәмед һәм шөкраналарыбыз булса иде. Бөтен пәйгамбәрләрнең имамы булган, безгә бу дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булырга өйрәткән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле гаиләсенә,...


СОРАУ-ҖАВАП

Аллаһны ничек яратырга? Бервакыт бөек шәех янына килеп: “Аллаһны ничек яратырга?” - дип сораганнар. Моңа каршы галим: “Синең хатыныңны, балаларыңны яратканың булдымы? Кемне булса да яраттыңмы?” - дип сораган. Бу кеше: “Юк”, - дигәч, “Әгәр синең бөтенләй дә...