Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең кайгыдан дәвалануга киңәшләре

Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең кайгыдан дәвалануга киңәшләре

Коръән Кәримдә әйтелгән: «Без сезне әле бер, әле икенче ысул белән сыныйбыз: курку, ачлык, мал җитмәү, малны, якыннарны һәм җиләк-җимеш уңышын югалту белән. Сабырларны шатландыр, кайгы килсә, яхшылык һәм начарлык Аллаһы Тәгаләдән булуына инанганнарны һәм: «Дөреслектә, без Аллаһының хакимлегендә, без Аңа гына кайтачакбыз! Без Аңа нигъмәтләр өчен шөкер итәбез һәм кайгы-хәсрәткә түзәбез», – дип әйтүчеләрне. Бу – Раббыларыннан ризалык һәм рәхмәт бирелгән кешеләр, һәм алар тугры юлдан баралар» (әлБакара сүрәсе, 155-157).

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм болай дигән: «Әгәр берәрегезгә бәла-каза килсә, ул: «Иннәә лилләәһи вә иннәә иләйһи рааҗигүүн. Аллаһүммә әҗирни фии мусыйбәти вәхълифни лии хайран минһә», ягъни «дөреслектә, без Аллаһның хакимлегендә, без Аңа гына кайтачакбыз! Әй Аллаһым! Минем башыма төшкән кайгы өчен миңа әҗерен насыйб ит һәм аны минем өчен хәерлегә алмаштыр», – дип дога кылсын. Шул вакытта Аллаһ аңа кайгысы өчен әҗер насыйп итәр һәм ул югалткан нәрсәне аның өчен хәерлерәк булган нәрсәгә алмаштырыр.

Хәдистәге сүзләр чыннан да нәтиҗәле һәм кешенең башына төшкән кайгы яки бәла-казадан дәвалану өчен файдалы ысул булып тора. Аларда ике мөһим асыл бар. Шуларны аңлау кешегә бәла-каза сәбәпле кичергән көчле тетрәнүдән котылырга мөмкинлек бирә. Беренчедән, кеше үзе, аның гаиләсе һәм малы бары тик Аллаһы Тәгаләнең милке булып тора. Әгәр Аллаһы Тәгалә кешедән берәр нәрсәне алса, димәк, Хуҗа Үзе ия булган нәрсәне кире алган дип аңларга кирәк.

Икенчедән, кешенең үзендә һәм мөлкәтендә булган нәрсәләр барысы да аңа вакытлыча файдаланырга гына бирелгән. Шуның өстенә кеше бу дөньядагы әйберләрне үзе барлыкка китермәгән һәм ул бөтен нәрсәнең хакыйкый иясе түгел, үзендә булган нәрсәләрне бөтенләй саклау аның көченнән килмәве турында әйтеп торасы да юк. Шуңа күрә, кешеләр аларга әмер ителгәнне үтәүче һәм аларга бирелгәнгә генә ия булучы ялланган хезмәткәрләргә тиң.

Ахыр чиктә, барлык кешеләр дә котылгысыз рәвештә үзләрен барлыкка китергән Раббылары хозурына кайталар, шулай булгач, иртәме-соңмы аларга бирелгән гомердән һәм барлык малларыннан аерылырга туры киләчәк. Кеше Аллаһы Тәгалә хозурына барлыкка китерелгән сурәтендә – мал-мөлкәтеннән башка, хатыныннан (иреннән), гаиләсеннән, милләтеннән башка – кайтарылачак. Анда булган бердәнбер нәрсә – аның изге яки яман гамәлләре. Шулай булгач, тәкәбберләнеп малың белән горурлануда яки аны югалтудан кайгыруда ни мәгънә? Әгәр кеше үзенең бу дөньяга ни өчен килгәнен һәм кайчан да булса китәчәген аңласа, фикерләсә, бу аңа теләсә нинди югалтуларны һәм бәла-казаларны җиңел кичерергә ярдәм итәчәк.

2026-03-01 (Шәүвәл 1447 ел.) №3.


Кадер кич

(Сүрәи кадердән)  Бу кадер кич елда бер кич — барча кичләр изгесе; Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе. Сафланыр ул, пакьләнер, — бик зур Ходайның дәүләте; Һәм төшәр ул көзгеләргә күк капугы шәүләсе. Шул капугъдан күндерермез Тәңремезгә без теләк, — Бер кадер кич Тәңре каршында мең...


«Аллаһ» сүзенең кешегә тәэсире

Пәйгамбәребез галәй-һиссәлам әйткән: «Аллаһның туксан тугыз исеме бар. Кем дә кем аларны саный һәм алар белән Аллаһы Тәгаләне зикер итә, аның алдында җәннәт ишекләре ачылыр».   Кайбер галимнәр әйтүенчә, алар туксан тугыз белән генә чикләнмиләр. Аллаһның исемнәре туксан тугыздан...


Чабыр үләне (чабрец, тимьян)

Чабыр үләненең русчасы — чабрец, тимьян обыкновенный. Ул иренчәчәклеләр (губоцветные) семьялыгына керә. Агачка әйләнә торган сабаклы, ярымкуак кебек хуш исле үсемлек. Аның бөтен өлешләрендә дә эфир майлары бар.   Чабыр үләне яфракларыннан ясалган сыек экстракт бронхит, бума ютәл кебек...


Казанда мәчет каршындагы татар теле курслары турында семинар узды

  Татарстанда мәчет каршындагы курслар һәм дини уку йортлары программалары кысаларында шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә мәктәп яшендәге балалар өчен «Без туган телне өйрәнәбез!» дәресләрен оештыру буенча семинар узды. Татар теле дәресләре 2 марттан 29 майга кадәр атнасына ике...


Ислам – сәламәт яшәү чыганагы

(Ата-аналар һәм яшүсмерләр белән әңгәмә)   Хәзерге заман гаҗәеп катлаулы, өстәвенә әле бик каршылыклы да. Урлашу, кеше үтерү, көчләүләр, эчкечеләр, наркоманнар саны арта бара. Иң хафага салганы – рухи һәм физик сәламәтлекнең кими баруы; бу, барыннан да элек, балалар, үсмерләр...