Көнчелек һәм нәфрәт

Көнчелек һәм нәфрәт

Көнчелек һәм нәфрәтнең асылы һәм нәтиҗәсе Хөсетлек, ягъни көнчелекнең нигезе – ул аллаһ тәгалә биргән нигъмәтләрдән риза булмау һәм икенче берәүдә булган бәхеттән көнләшеп, аның шул бәхетеннән мәхрүм калуын теләү. Нәфрәткә килгәндә, аның асылы – дошманлык, яманлык һәм кешеләр арасындагы мөгамәләне өзү.

Көнче кеше гаделсез һәм залим, ул беркемне дә кызганмый һәм тынычлыкта калдырмый. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм бөтен гөнаһларның да өч сыйфатка нигезләнүе турында хәбәр итеп болай диде: “Теләсә кайсы гөнаһның асылында өч сәбәп бар, алардан ерак торыгыз. Тәкәбберлектән сакланыгыз, дөреслектә, нәкъ шул сыйфат иблисне Раббысына буйсындырмады һәм Адәмгә сәҗдә кылдырмады. Көчле теләктән сакланыгыз, дөреслектә, нәкъ шул көчле теләге сәбәпле, җәннәттә Адәм галәйһиссәләм тыелган җимешне татып карады. Көнчелектән сакланыгыз, дөреслектә Адәм галәйһиссәләмнең улы Кабил көнләшүдән бертуган агасы Хабилне үтерде”.

Билгеле булганча, Аллаһ Тәгалә Давыт пәйгамбәрнең улы Сөләйман пәйгамбәргә вәхи иңдерде: “Минем тәкъвалы колларым турында гайбәт сөйләмә, беркайчан да Минем колларымнан көнләшмә”.

Шулай ук бер галим болай дигән: “Әгәр Аллаһ Тәгалә берәүгә яман дошманны җибәрергә теләсә, ул аның янына мәрхәмәтсез көнче кешене җибәрә”.

Көнчелек динне бетерә, диннең йөрәккә тәэсирен юк итә, шул көнчелек сәбәпле йөрәктә караңгылык һәм пәрдә барлыкка килә. Аллаһның Илчесе галәйһиссәләм әйтте: “Дөреслектә, әүвәлге кавемнәрнең көнчелек һәм нәфрәт кебек авырулары сезгә дә йокты. Бу сыйфатлар динне кырып ташлыйлар”.

Мәгърифәткә ирешкән бер бәндә әйтте: “Аллаһ Тәгалә өч төргә бүленгән кешеләрнең догаларын кабул итми: хәмер эчүченекен, нахак яла ягучыныкын һәм көнчелекле һәм нәфрәтле кешенекен”. Раббыбызның мондый сыйфатлы бәндәләрнең догаларын кабул итмәвенең хикмәте шунда ки, чөнки алар Аллаһның башка колларына биргән тәкъдиреннән канәгатьсезләр.

Көнче кеше белән ничек аралашырга

Көнче бәндәнең беркайчан да канәгать булмавына ишарәләп, сәхабәләр (Аллаһ алардан разый булсын) безгә андый кешеләрнең асылын аңлаттылар. Мөгавия (Аллаһ аңардан разый булсын): “Көнче кешедән башкаларны үз ягыңа каратып була. Көнче кеше исә бары тик Аллаһ биргән бәхеттән мәхрүм булганыңны белгәч кенә канәгатьләнер”.

Шулай ук Имам Шәфигый сүзләрен искә алып китик: “Көнче кешенең дошманлыгыннан башка, теләсә нинди дошманлык юк ителүенә өмет бар”.

Хикмәт ияләре көнче кеше белән яхшы мөгамәләдә булуга тырышлык куярга өндәмәделәр, чөнки бу мөмкин түгел. Алар: “Көнченең күңелен күрергә тырышма, чөнки ул синең яхшылыгыңны беркайчан да кабул итмәс. Әгәр син аның яманлыгыннан үзеңне сакларга теләсәң, үз халәтеңне аңардан яшер, шатлыгыңны һәм байгылыгыңны күрсәтмә”, - диделәр.

Дагыстан мөфтие Шәех Әхмәт хаҗи Абдуллаевның “Тәкъвалылар әхлагы” китабыннан

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


Себер мөфтие Мәскәүнең «Ярдәм» мәчетендә булды

Себер мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов Мәскәүгә эш сәфәре барышында Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты. Очрашуда Россия халыклары бердәмлеге елында планлаштырылган чаралар кысаларында уртак эш юнәлешләре...


СОРАУ-ҖАВАП

Аллаһны ничек яратырга? Бервакыт бөек шәех янына килеп: “Аллаһны ничек яратырга?” - дип сораганнар. Моңа каршы галим: “Синең хатыныңны, балаларыңны яратканың булдымы? Кемне булса да яраттыңмы?” - дип сораган. Бу кеше: “Юк”, - дигәч, “Әгәр синең бөтенләй дә...


Дөрес сүзнең файдасы

Нәзир машина төзәтүче булып эшли. Бервакыт җитәкчесе аңа кырыс кына итеп: «Нәзир! Син эшеңне эшлә дип, мин сиңа ничә тапкыр әйтергә тиеш? Сине күргән саен, мин синең вакыт әрәм итеп утырганыңны күрәм. Тагын шулай утырганыңны һәм вакытны әрәм иткәнеңне күрсәм, берәр җәзасын табармын, аннары...


Нурлат мөхтәсибәтендә “Яшь галим-2026” район бәйгесе узды

Нурлат шәһәрендә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман мәгариф үзәге бинасында “Яшь галим-2026” район бәйгесе үтте. Әлеге чарага 6-12 яшьлек 60тан артык бала җыелды. Бәйгене Нурлат мөхтәсибәте оештырды. Конкурс “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы”...


Габдулла Тукай иҗатында дога мотивы

Шагыйрьнең тормышы һәм иҗатының илаһият кануннары белән тыгыз үрелгәнлеге, бу бергәлекнең иҗтимагый-тарихи шартлар, мәдәни багланышлар белән бәйлелеге турында инде шактый күп язылды. Әмма Тукайның җан халәте, Ходайның кодрәтенең чикләнмәгәнлеген кабул итүе, Аңа ышануы шагыйрь иҗатын күңел нечкәлеге...