Кыямәт көнендә Аллаһның рәхимлелеге аермачык булыр

Кыямәт көнендә Аллаһның рәхимлелеге аермачык булыр

Аллаһның рәхимлелек сыйфаты бәхәссез булачак. Кари Мөхәммәд Тайаб (Аллаһның рәхмәтендә булсын) болай дип язган: Кыямәт көнендә Аллаһның рәхимлелеге шулкадәр ачык күренер ки, хәтта шайтан да күзләрен күтәрер һәм бәлки, шулай ук гафу ителермен, дип уйлар. Аллаһның рәхимлелеге менә шулкадәр үк ачылыр! 

 

Болай дип әйтелгән: Аллаһ ике кешегә: “Сезнең яхшы гамәлләрегез әзрәк, ә сезнең начар гамәлләрегез күбрәк, җәһәннәмгә барыгыз”,- дип әйтер. Бу кешеләрнең берсе җәһәннәмгә йөгерер, ә икенчесе әкрен генә адым саен артына борылып карап барыр.

Аллаһ Тәгалә аларның икесен дә кире чакыртыр. Һәм беренче йөгереп киткән кешедән, Аллаһ аңа Җәһәннәмгә барырга әмер иткәч, ни өчен җәһәннәмгә йөгерүе торуында сорар. Бу кеше җавап биреп: “Әй Аллаһым, дөньяда мин Сиңа бик аз итәгать иттем, әмма хәзер Синнән соңгы әмерне алгач, мин Сиңа буйсынырга карар кылдым”, - дияр. Аллаһ аңа әйтер: “Хәзер, син Минем әмеремне шулкадәр хөрмәт иткәч, Мин сиңа җәннәтне бүләк итәм”.

Аллаһ Тәгалә икенче кешедән, ни өчен адым саен артына борылып карап баруы турында сорар. Бу кеше җавап биреп: “Әй Аллаһым, мин дөньяда яшәгәндә Синең рәхимлелегеңнән беркайчан да өмет өзмәдем, хәтта Син миңа җәһәннәмгә барырга әмер итсәң дә, атлаган саен артыма борылып карадым, бәлки Синең рәхимлелегең өстен чыгар (һәм Син мине гафу итәрсең) дип өметләндем”, - дияр. Аллаһ аңа әйтер: “Син шулкадәр Минем рәхимлелегемә тәвәккәлләгәнсең икән, Мин сиңа җәннәт бүләк итәм”.

Менә Аллаһ Тәгалә нинди Рәхимле!!!

 

Хөтбәләр китабы

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


СОРАУ-ҖАВАП

Аллаһны ничек яратырга? Бервакыт бөек шәех янына килеп: “Аллаһны ничек яратырга?” - дип сораганнар. Моңа каршы галим: “Синең хатыныңны, балаларыңны яратканың булдымы? Кемне булса да яраттыңмы?” - дип сораган. Бу кеше: “Юк”, - дигәч, “Әгәр синең бөтенләй дә...


“Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы” статусы кысаларында чаралар

Казанда тарихи әһәмияткә ия вакыйга булды – Казан кулъязма Коръәненең асыл нөсхәләре басмага бирелде. “Идел-Пресс” нәшриятының полиграфия-җитештерү станогын Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин; ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Кулъязма...


Хаҗ – Аллаһка якынаю юлы

Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров үзенең хаҗда булган кичерешләре белән уртаклаша:   Минем Мәккәдә алтынчы мәртәбә булуым. Бу юлы төркемдә Россиянең төрле төбәкләреннән – Татарстаннан, Оренбург шәһәреннән, Красноярскидан, Чиләбе, Самара, Тольяттидан төрле милләт кешеләре...


Сугыш чоры балалары

22 июнь – илебез тарихында иң коточкыч көннәрнең берсе, ул кара хәрефләр белән язылган хәтер һәм кайгы көне. Нәкъ шул иң озын көндә, дөресрәге – 1941 елның 22 июнь таңында фашистик Германия илебезгә бәреп керә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу канкойгыч сугышта безнең илебез 27...


Дөрес сүзнең файдасы

Нәзир машина төзәтүче булып эшли. Бервакыт җитәкчесе аңа кырыс кына итеп: «Нәзир! Син эшеңне эшлә дип, мин сиңа ничә тапкыр әйтергә тиеш? Сине күргән саен, мин синең вакыт әрәм итеп утырганыңны күрәм. Тагын шулай утырганыңны һәм вакытны әрәм иткәнеңне күрсәм, берәр җәзасын табармын, аннары...