Коръән Кәрим могҗизалары

Коръән Кәрим могҗизалары

Коръән Кәрим могҗизалары

Коръән Кәрим – ул Аллаһ Тәгаләнең кешелек өчен иңдерелгән сүзләре һәм кешеләрне әйдәп баручы Нур. Ул безне дөрес тормыш итәргә өйрәтә. Коръән Кәримне уку, тыңлау, аңлау, аңа өйрәтү һәм иң мөһиме аның буенча гамәл кылу – болар барысы да Аллаһка гыйбәдәт кылуның бер төре.

Магнит тимерне тартып китергән кебек Коръән Кәрим дә Аллаһның нигъмәтен һәм бәрәкәтен тартып китерә. Коръән Кәрим укыла торган мәҗлесләрне Аллаһның бәрәкәте камап ала. Бу гаҗәеп Китап, кызганычка каршы без аңардан ерагайдык.

Әгәр төрле романнар, әдәби әсәрләр укырга яратучының кулына Коръән Кәрим эләксә, ул бөтен кызыклы китапларын онытыр. Дөреслектә, Коръән Кәримне укып ләззәтләнүче бәндәләр иң бәхетле кешеләр!

Әгәр салкын тиеп борыны ис тоймаган кешегә хушбуй иснәтеп карасаң, ул аның хуш исен тоймас. Бу очракта хушбуйда гаеп юк, ә инде гаеп ул борынның ис тоймавында. Бүгенге көндә Коръән Кәрим безнең өйләребездә, әмма гөнаһларга батып яшәвебез сәбәпле, Коръән Кәрим укудан ләззәт таба алмыйбыз.

Безнең борынгы элгәрләребез төннәрен Коръән Кәрим укып үткәргәннәр. Фатыйма (Аллаһ Тәгалә аңардан разый булсын) намазларында сүрәләр уку белән шулкадәр тәэсирләнгән ки, хәтта вакыт үтүен дә сизмәгән. Бервакыт ул Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп: “Мин ике рәкәгать намаз укырга гына ниятләгән идем. Синең төннәрең шундый кыска, мин бары ике рәкәгать намаз гына укырга өлгердем”, - дигән. Мондый халәт бары тик Коръән Кәримнең хакыйкый бөеклеген таныган бәндәләрдә генә була ала.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында Мәдинә шәһәрендә, тәһәҗҗүд намазы вакытында, кешеләрнең Коръән укыган тавышларыннан шәһәр умарта корты оясы кебек шаулап торган. Алар өчен һәр төн Рамазан ае төне кебек булган. Алар бүгенге көндәге мөселманнар кебек булмаганнар. Әгәр без төнлә йоклмасак, иртәнге намазларыбызга тора алмыйбыз. Ул заманнарда алар көннәрен кәсеп итеп үткәрсәләр, төннәрен гыйбәдәт кылганнар. Коръән Кәрим укудан алар көч-куәт алганнар. Аларда булган күңел тынычлыгы ул дөрестән дә гаҗәеп, искиткеч. Бу халәтне чагыштырып, әни кешене мисал итеп алырга була, мәсәлән арып-талып ял итәргә яткан ананың баласы уйламаганда чит җирдән кайтып килсә, аның бөтен ару-талуы юкка чыга. Шулай ук Аллаһ Тәгаләгә якын булучылар да Коръән Кәрим укып үзләренең ару-талуларын бетерәләр.

Бүгенге көндә сәгатьләр буена фильмнар карап утырып, вакытның үткәнен сизмиләр. Шулай ук Коръән Кәримне укучылар да вакыт үткәнен сизмиләр. Фильмдагы картиналар кебек, җәннәт һәм җәһәннәм сурәтләре күзалланып бара. Җәннәт турындагы аятьләрне укыганда шатланалар, җәһәннәм турындагы аятьләрне укып елыйлар. Аларның төннәре шушы шатлану һәм курку мизгелләре белән үтә.

Коръән Кәрим – ул бүгенге көндә безнең кулыбыздагы бөек нигъмәт. Галимнәр фикеренчә, кешенең йөрәге дүрт нәрсәдән беркайчан ялыкмый.

Беренчесе – ул күк. Без һәркөнне шул бер үк күккә, йолдызларга, болытларга карыйбыз, әмма күпме карасак та, карап туймыйбыз.

Икенчесе – су. Кеше йөз яшькә җитсә дә су эчүдән ялыкмас. Ир кешеме, хатын-кызмы, яисә баламы, гомере буе су эчсә дә, беркем дә су эчеп арыдым дип әйтми.

Өченчесе – Аллаһның йортына, ягъни Кәгъбәгә карау. Аллаһ Тәгаләнең нигъмәте һәм бәрәкәте иңеп торган бу урынга караудан беркем дә ялыкмый. Дөреслектә, җир йөзендә бернәрсәне дә Аллаһның йорты белән чагыштырып булмый. Кешеләр вакытның тукталуын һәм Кәгъбәгә карауның даими булуын теләрләр иде. Бу сусау беркайчан да бетми, ә бары тик артып кына тора.

Кешенең йөрәген ялыктырмый торган дүртенче әйбер– ул Коръән Кәримне уку. Коръән укучылар гомерләрен Коръән укуга, аны ятлауга багышлыйлар, әмма беркайчан да моңардан армыйлар. Күбрәк укыган саен аларның теләкләре арта гына бара. Аллаһ Тәгалә бу Китапка күз алдына китерә алмаслык бәрәкәт салган.

Резидә Замалетдинова

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәр-ләре җыенының пленар утырышы булды

Әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылды. Җыенда катнашучы шәрәфле кунаклар арасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Россиянең 37 төбәгеннән барлыгы 900 делегат – кече бизнес вәкилләре, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр бар иде. Быелгы җыен Россия татар-мөселманнары...


Габдулла Тукай иҗатында дога мотивы

Шагыйрьнең тормышы һәм иҗатының илаһият кануннары белән тыгыз үрелгәнлеге, бу бергәлекнең иҗтимагый-тарихи шартлар, мәдәни багланышлар белән бәйлелеге турында инде шактый күп язылды. Әмма Тукайның җан халәте, Ходайның кодрәтенең чикләнмәгәнлеген кабул итүе, Аңа ышануы шагыйрь иҗатын күңел нечкәлеге...


Нурлат мөхтәсибәтендә “Яшь галим-2026” район бәйгесе узды

Нурлат шәһәрендә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман мәгариф үзәге бинасында “Яшь галим-2026” район бәйгесе үтте. Әлеге чарага 6-12 яшьлек 60тан артык бала җыелды. Бәйгене Нурлат мөхтәсибәте оештырды. Конкурс “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы”...


Каһирәдә татар дин галиме Муса Бигиев кабере янәшәсендә

Мисырга эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мөфти, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә Әл-Карафа Каһирә некрополендә күренекле татар дин галиме һәм фәлсәфәче Муса Бигиев каберен зиярәт кылды. Татарстан Мөфтие Коръән укыды һәм күренекле...


СОРАУ-ҖАВАП

Аллаһны ничек яратырга? Бервакыт бөек шәех янына килеп: “Аллаһны ничек яратырга?” - дип сораганнар. Моңа каршы галим: “Синең хатыныңны, балаларыңны яратканың булдымы? Кемне булса да яраттыңмы?” - дип сораган. Бу кеше: “Юк”, - дигәч, “Әгәр синең бөтенләй дә...