Катарның иганәләр һәм ислам эшләре министры Казанга килде

Катарның иганәләр һәм ислам эшләре министры Казанга килде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Катар Дәүләтенең иганәләр һәм ислам эшләре министры Ганем Әл Ганим белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда шулай ук Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты, ул кичә хөрмәтле кунакны «Камил» мәчетендә рәсми булмаган шартларда кабул итте.

Ганем Әл Ганим Казанга «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI халыкара икътисади форумы чараларында катнашу өчен килде.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия белән Катар арасындагы мөнәсәбәтләр сәүдә-икътисади, мәдәни-гуманитар һәм фәнни-техник өлкәләрдә үсә. «Катар – Россиянең Якын Көнчыгыштагы мөһим һәм ышанычлы партнеры», - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Татарстан Республикасы белән Катар дәүләте арасындагы элемтәләрне ныгытуга зур өлеш керткән өчен Рөстәм Миңнеханов Ганем Әл Ганимга Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.

ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары буенча.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...