«Мөхәммәдия»дә чыгарылыш кичәсе

«Мөхәммәдия»дә чыгарылыш кичәсе

 

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә кичке бүлектә укыган чыгарылыш шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. 4 ел буе гыйлем алган шәкертләр дипломнарны Татарстан мөфтие, мәдрәсә директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин кулыннан алды. Быел урта дини һөнәри белем турындагы документны 108 кеше алды: 27 ир-ат һәм 81 хатын-кыз. Алар барысы да шәригать фәннәрен үзләштереп, имтиханнарны уңышлы тапшырды һәм диплом эшләрен яклады. Ирләргә «имам-хатыйб һәм ислам нигезләре мөгаллиме» дигән квалификация бирелде, хатын-кызларга — «мөгаллимә» дигән квалификация. Камил хәзрәт һәм башка остазлар әзерләнгән яңа белгечләрне нәсихәтләр һәм күркәм теләкләр белән озатты.

 

 

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...