Мөслимәләр матурлык өлкәсендәге товарлар һәм хезмәтләрнең турында фикер алышты

Мөслимәләр матурлык өлкәсендәге товарлар һәм хезмәтләрнең турында фикер алышты

Мөслимәләр матурлык өлкәсендәге товарлар һәм хезмәтләрнең турында фикер алышты

Татарстан мөфтияте бинасында “Шәригать кануннары буенча матурлык” дип исемләнгән чара үткәрелде. Аны Нәзарәт һәм Татарстан мөслимәләр берлеге оештырды. Әлеге чара илебездә игълан ителгән Гаилә елы һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында үтте.

Очрашуда катнашучылар “Бүгенге көндә ислам кануннары буенча яшәргә теләүчеләр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бармы?” дигән сорауга җавап эзләде.

Барлыгы 16 эксперт җыелган халыкка шәригать таләпләре буенча хезмәт күрсәтү үзенчәлекләре хакында аңлатып бирде, үз эшчәнлекләренең төп асылы белән таныштырды. Экспертлар арасында киемнәр тегүчеләр, матурлык салоны, ресторан, фитнес, медицина үзәге, хиҗама һ.б. бар иде. Хәләл хезмәтләрдән файдаланучылар кызыксындырган сорауларын бирде.

Очрашуга килүчеләр арасында матурлык өлкәсендәге товарлар һәм хезмәтләрдән файдаланучы 130лап мөслимә һәм активист бар иде.

Әлеге чара барышында хәләл эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылды. Барлыгы 12 кеше үзенең кул эшләрен тәкъдим итте.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар.   Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...