Лаеш районында яңа имам-мөхтәсиб

Лаеш районында яңа имам-мөхтәсиб

Лаеш районында яңа имам-мөхтәсиб

Лаеш мөхтәсибәтендә район имамнары җыелышы узды. Әлеге чара Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, республиканың көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров җитәкчелегендә үтте. Утырышта катнашучылардан шулай ук Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов бар иде.

Равил хәзрәт көн тәртибендә Лаешта имам-мөхтәсибне сайлау мәсьләләсен искә алды һәм моңарчы Норлат районында имам-мөхтәсиб булып хезмәт иткән Наил хәзрәт Әбелханов кандидатурасын тәкъдим итте. Район имамнары яңа мөхтәсиб кандидатурасы өчен бердәм тавыш бирде.

Наил хәзрәт мөхтәсиб булып хезмәт иткәндә 2019 нчы елда Норлат мөхтәсибәтендә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман мәгариф үзәге ачыла һәм анда тулы куәтенә уку-укыту, мәгариф, тәрбия, хәйрия эшчәнлеге киң җәелдерелә. Норлат мөхтәсибәтендә яңа туган балалары булган гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән “Бәхетле бала” акциясе, яшүсмерләр арасында төрледән-төрле спорт ярышлары, шәмаилләр күргәзмәсе, Мәгариф үзәгендә татар теле, логопед дәресләре, Коръән бәйгеләре, мохтаҗларны ашату, киемнәр тарату чаралары оештырыла.

Чыганак: dumrt.ru

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Җилне яманлауның тыелуы һәм ул каты исә башлагач нәрсә әйтергә кирәкле турында

Әбел-Мөнзир Гобәйй бине Кәгъб разыя-Ллаһу ганһү сүзләреннән риваять ителә:   Аллаһның Илчесе галәй-һиссәләм әйтте: “Җилне яманламагыз, ә әгәр сезгә ошамаган нәрсә күрсәгез (ягъни: әгәр аның артык каты исүен күрсәгез), әйтегез: “Әй Аллаһ, дөреслектә, без Синнән бу җилнең яхшылыгын...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...