Пакьстан шәехе Әсад әл-Мәдни Казанда кунакта

Пакьстан шәехе Әсад әл-Мәдни Казанда кунакта

Казанда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шәех, күренекле ислам галиме, Пакьстан голәмәләре шурасы әгъзасы Мөхәммәд Әсад Әл-Мәдни белән очрашты.

Очрашу барышында Мөфти Камил хәзрәт татар дин галимнәре калдырган мирасны өйрәнү һәм аны саклауның әһәмиятен билгеләп узды. Ул билгеләп үткәнчә, кичә Казанда Шиһабетдин Мәрҗанине искә алу чаралары үткәрелде.

Әңгәмә барышында Камил хәзрәт шәехкә Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗанинең әтисе – Баһаветдиннең кулъязмасын эзләп табуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, чөнки ул Пакьстанда сакланып калган булырга мөмкин дигән фараз бар. Камил хәзрәт шәехкә хәбәр иткәнчә, Мөфти Тәкый Усмани үзенең “Фәтхел Мөлхим фи шәрхи Мөслим” китабында (6нчы томда) Шиһабетдин Мәрҗанинең әтисе Коръән фәннәренә багышланган (бу китапның исеме әлегә билгеле түгел) китабын телгә алган.

Моннан тыш, мөхтәрәм кунак Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге, аерым алганда кадрлар әзерләү системасы белән танышты. Ул Камил хәзрәт белән әңгәмә корды, сораулар бирде. Мөхтәрәм кунак Казан мәдрәсәләрендә һәм мәчетләрдә булырга ниятли.

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


Корбан гаете

Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләгә чиксез хәмед һәм шөкраналарыбыз булса иде. Бөтен пәйгамбәрләрнең имамы булган, безгә бу дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булырга өйрәткән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле гаиләсенә,...


Каһирәдә татар дин галиме Муса Бигиев кабере янәшәсендә

Мисырга эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мөфти, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә Әл-Карафа Каһирә некрополендә күренекле татар дин галиме һәм фәлсәфәче Муса Бигиев каберен зиярәт кылды. Татарстан Мөфтие Коръән укыды һәм күренекле...


Хаҗ – Аллаһка якынаю юлы

Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров үзенең хаҗда булган кичерешләре белән уртаклаша:   Минем Мәккәдә алтынчы мәртәбә булуым. Бу юлы төркемдә Россиянең төрле төбәкләреннән – Татарстаннан, Оренбург шәһәреннән, Красноярскидан, Чиләбе, Самара, Тольяттидан төрле милләт кешеләре...


Сугыш чоры балалары

22 июнь – илебез тарихында иң коточкыч көннәрнең берсе, ул кара хәрефләр белән язылган хәтер һәм кайгы көне. Нәкъ шул иң озын көндә, дөресрәге – 1941 елның 22 июнь таңында фашистик Германия илебезгә бәреп керә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу канкойгыч сугышта безнең илебез 27...


Ислам мәдәнияте музее “Татар намазлыгы” күргәзмәсе өчен экспонатлар җыя

“Казан Кремле” музей-тыюлыгы татар намазлыгына багышланган уникаль күргәзмә әзерли. Экспозиция 2026нчы елның октябренә планлаштырылган һәм ул 2027нче елның февраленә кадәр “Кол Шәриф” мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда эшләячәк. Әлеге чара Россия халыклары...