Чистайда V Мөхәммәд-Закир Камалов (Чистави) укулары узды

Чистайда V Мөхәммәд-Закир Камалов (Чистави) укулары узды

Чистай мөхтәсибәтендә танылган дин галименең тормыш юлын һәм мирасын өйрәнүгә багышланган V Республикакүләм фәнни-гамәли конференция – “Мөхәммәд-Закир Камалов (Чистави)” укулары узды.

Фәнни җыен күренекле дин әһелләре, яшь галимнәр, мөгаллимнәр һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашында узды. Укуларда катнашучылар арасында шулай ук танылган филологлар, әдәбият белгечләре, дин әһелләре, төбәк тарихын өйрәнүчеләр, укытучылар, педагоглар һәм җәмәгать эшлеклеләре булды. Әлеге чара Россиядә игълан ителгән Гаилә елы, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында үткәрелде.

Мөхәммәд-Закир Камалов укулары Чистай шәһәренең тарихи зиратында дога уку белән башланды. Биредә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, конференцияне оештыручыларның берсе, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә (Казан шәһәре) җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов, шулай ук район имамнары, шәһәр халкы, кунаклар катнашты.

Аннары чарада катнашучылар Чистай шәһәренең Ислам үзәгендә конференциянең пленар утырышында катнашты.

Конференциядә катнашучылар 2012нче елдан үткәрелә башлаган укуларда (конференцияләрдә) мөселман җәмәгатьчелегенең кызыксынуын билгеләп үтте һәм әлеге конференцияне дәвам итәргә карар кылды.

 

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...