Мәчетләрдә Фәләстыйнга багышлап догалар кылынды

Мәчетләрдә Фәләстыйнга багышлап догалар кылынды

Мәчетләрдә Фәләстыйнга багышлап догалар кылынды

Бу көннәрдә бөтен дөнья кешеләренең күзләре Фәләс-тыйнда барган вакыйгаларга төбәлгән. Һәрбер мөселман бу вакыйгалар өчен кайгыра һәм намаз саен ялварып Аллаһтан ярдәм сорый. Имамнар мөнбәрләрдән мәхәллә кешеләренә “Әл-Акса” мәчетенең һәм изге Фәләстыйн җиренең өстенлекләре, аларның бөтен дөнья мөселманнары өчен әһәмияте, алар белән бәйле тарихи вакыйгалар турында сөйләде. Мөселманнар хәрби низаг барган көннәрдә Фәләстыйндагы дин кардәшләр белән булган фаҗигале хәлләргә бәйле рәвештә кайгы уртаклашу һәм теләктәшлек белдерәләр.

Фәләстыйндәге фаҗигале хәлләр уңаеннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать белән чыккан иде, аның боерыгы белән ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә һәм Татарстан мөхтәсибәтләрендә Фәләстыйн дин кардәшләргә теләктәшлек йөзеннән барлык тантаналы чараларны үткәрү туктатылды, ә мәчетләрдә һәр намаздан соң Фәләстыйнның иминлеге өчен догалар кылынды.

 

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...