Мөселман эшмәкәрләре азык-төлек җыелмалары таратты

Мөселман эшмәкәрләре азык-төлек җыелмалары таратты

Мөселман эшмәкәрләре азык-төлек җыелмалары таратты

Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе инвалид балаларның әниләренә азык-төлек җыелмалары өләште. Җыелмалар Казанның 50 гаиләсенә тапшырылды. Әлеге чара җомга намазыннан соң Казанның Апанай мәчетендә узды.

Азык-төлек җыелмаларын РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов шәхсән үзе өләште.

Һәр пакетка күпчелек гаиләләр рационының аерылгысыз өлеше булган төп продуктлар салынган иде. Аңа төрле ярмалар, токмач, колбасалар, тавык ите, үсемлек мае, куертылган сөт, консервалар, шикәр, чәй, җиләк-җимеш һәм прәннекләр керде.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар.   Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...