Мәрҗани мәчетендә татар халкының күренекле шәхесләрен искә алдылар

Мәрҗани мәчетендә татар халкының күренекле шәхесләрен искә алдылар

Казанның Мәрҗани мәчетендә татар халкының олуг шәхесләренең рухларына багышлап Коръән уку мәҗлесе узды. Хөрмәтле затларыбыз Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, Фатыйх Кәрим, Муса Җәлил, Илһам Шакировны олуглап, хәзрәтләр һәм абыстайлар Кәлам Шәрифтән аять вә сүрәләр укырга җыелды.

Коръән укып искә алу мәҗлесен Мәрҗани мәчетенең имам-хатыйбы, Казан шәһәренең Аксакаллар шурасы рәисе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов ачып җибәрде. Ул “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” дигән мәкальне китереп, милләтнең горурлыгы булган шәхесләрне һәрвакыт дога кылып искә алу кирәклеген ассызыклады.

Алга таба Мәрҗани мәчете хәзрәтләре Коръәннән сүрәләр һәм аятьләр укыдылар, аннары Әнсар хәзрәт Мифтахов динебез, милләтебез өчен хезмәт куйган кардәшләребезнең исемнәрен атап дога кылды. Дин әһелләре, абыстайлар, остазбикәләр катнашында очрашу рухи-дини кыйммәтләрне саклау, үсеп килүче буынны ислам дине кушканча тәрбияләү, белем бирү, дәгъвәт эшчәнлеге алып баруның актуаль мәсьәләләре хакында фикер алышу белән дәвам итте. Катнашучылар татар халкында Коръән ашлары үткәрү гадәте киң таралуын билгеләп, әлеге матур гадәтне дәвам итү, гомумән, мәҗлесләр үткәрү тәртипләре буенча теләк-тәкъдимнәрен җиткерделәр.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар.   Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре...


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...