Мәдрәсәдә «Бал бәйрәме»

Мәдрәсәдә «Бал бәйрәме»

Казанда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсендә ел саен узучы «Бал бәйрәме» булды. Анда шәкертләр үзләренең умарталыкта эшләү осталыгын күрсәттеләр. Мондый гамәл мәдрәсәдә шәкертләрне умарта үрчетергә һәм умартачылык продуктлары алырга өйрәтергә мөмкинлек бирә. Бу киләчәктә яшь имамнарга өстәмә керем китерерлек ярдәмче күнекмә булып тора.

«Бал бәйрәме» мәртәбәле кунакларны - Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинны, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевны, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Камил Нугаев һәм Ркаил Зәйдуллинны, Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинны, шулай ук танылган язучыларны, җәмәгать эшлеклеләрен, мөга-ллимнәрне, мәдрәсә иганәчеләрен һәм башкаларны җыйды. Алар җәен шәкертләрне умартачы һөнәренә өйрәтү барышы белән таныштылар.

Мәдрәсә җитә-кчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин кунакларга мәдрәсәнең хуҗалык мәйданнарын: умарталыкны, яшелчә үстерү өчен теплицаларны, алма бакчасын күрсәтте. Егерме умартадан торган умартачылык комплексы уку йорты территориясендә урнашкан. Биредә мәдрәсә шәкертләре өчен ел саен бал, җитештерелеп, кышлыкка әзерләп куела. Әмма төп игътибар умарта кортларын карарга өйрәтүгә юнәлдерелә.

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре умартачы һөнәрен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы биргән лицензия нигезендә үзләштерәләр һәм таныклык алалар.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар.   Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре...


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...